Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Чана һәм тюбинглар - таудан дөрес итеп шуарга өйрәнәбез

Балалар өчен кышның яме яңа ел, чыршы һәм кыш бабайда гына түгел, ә берсеннән-берсе биегрәк тауларда да. Шуңа күрә ата-аналар тауга үсә төшкән сабыйларын гына түгел, ә бер-ике яшьлек нәниләрне дә өсте...

Балалар өчен кышның яме яңа ел, чыршы һәм кыш бабайда гына түгел, ә берсеннән-берсе биегрәк тауларда да. Шуңа күрә ата-аналар тауга үсә төшкән сабыйларын гына түгел, ә бер-ике яшьлек нәниләрне дә өстерәп килә...
Фото: pixabay.com
Ә сабыйларның исә төрлесе бар. Кайберәүләр куркуның нәрсә икәнен дә белми. Башкалар исә, киресенчә, биеккә күтәрелүгә акырып елый башлый. Иң сәере, ата-аналарны бу туктатмый. “Нигә елыйсың? Син бит ир кеше! Тукта тиз бул!”, - дип улларын ачуланган әтиләрне күрү минем өчен чын мәгънәсендә сәер. Теләми икән, нигә баланы мәҗбүр итәргә??? Өстәвенә, тауларның күбесе баланың гына түгел, өлкәннәрнең сәламәтлеген дә куркыныч астына куя.
Акыл саткан булам булуын да, тик без шулай ук чыгарма түгел, билгеле. Җылы, матур көндә баланы чана шуарга алып бармасак, “ата-ана миссиясе” үтәлмәгән кебек тоела. Чана, тюбингны алабыз да тауга ашыгабыз.
Тик башка әниләрдән аермалы буларак, мин тау шуу мәсьәләсенә бик җитди карыйм. Юк, куркак әни булганга түгел. Чөнки кечкенә чакта үзем тау корбаны булган кеше. Әле дә хәтерлим, 8-9 нчы сыйныфта укыганда сыйныфташлар белән тау шуарга мендек. Пакет калдыгы табып, шуңа утырдык та, иң биек ноктадан аска “тәгәрәдек”. Иии, шуның рәхәтлеге...  Һаман исемдә. Тик бу сөенеч озакка бармады. Тау астына төшеп утыру булды, кайсысыныңдыр шыкраеп каткан аяк киеме  минем нәк сул күземә китереп бәрде. Башымнан очкыннар чыкты. Нәтиҗәдә, битем, күзләрем кап-кара янып, гөбе булып шеште. Мәктәпкә бармыйча, ике атна өйдә ятарга туры килде, хәтта.
Ышанасызмы-юкмы, шуннан бирле минем бер генә мәртәбә дә таудан шуып караганым юк. Куркам чөнки. Балам өчен дә шүрлим. Якын-тирәдә тау күренүгә йөрәгем дөп-дөп тибә башлый. Тик шул вакытта аңлыйм: баланы таудан мәхрүм итү шулай ук дөрес адым булмаячак. Шуңа күрә таудан шуу кагыйдәләрен яхшылап өйрәнергә булдым да инде. Ә алар шактый.
Беренче һәм төп кагыйдә: таудан төшү юлында гына түгел, хәтта якын-тирәдә дә бернинди каршылыклар  булмаска тиеш!  Әгәр дә күз уңында агачлар, бозлар, коймалар, ташлар, такталар яисә башка корылмалар бар икән, ул урында тау шуу катгый тыела!
Белгечләр боздан шуарга шулай ук киңәш итми. Чана, тюбинглар төшә торган урын тулысынча кар белән капланган булырга тиеш. Таудан төшү урынында чокырлар булмаса яхшы.
Әгәр дә башка шуучылар юлдан чыгып китәргә өлгермәгән икән, беркайчан да кузгалмагыз, дип кисәтә белгечләр. Бу фаҗига өчен иң уңайлы ысул дип белдерә алар. Шуңа күрә кеше күп урыннардан читтә булуың мең өлеш артык. 5 яшькә кадәр булган нәниләр исә, гомумән, башка балалардан аерым шусалар яхшы.
Һәм тагын бер мөһим киңәш: бактың исә, әгәр дә бала тюбингта  өлкәннәр белән бергә шуа икән, бу икеләтә куркыныч ди. Бу тизлекнең артуына китерә, нәтиҗәдә төрле җәрәхәтләр алу куркынычы бермә-бер арта. Ә мин киресенчә дип уйлый идем менә...
Тюбинг дигәннән, белгечләр 6 яшькә кадәрге балаларны әлеге “ватрушка”га утыртуны гомумән тыя. Ул иң куркыныч күңел ачу чарасы булып тора. Беренчедән, аның белән идарә итеп булмый. Икенчедән, тизлеге шулкадәр зур, ә тормозлары юк.
Менә шулай, җәмәгать. Тау шуу процессына бик җитди карарга кирә. Алайса интернет челтәре әлеге темага әллә нинди куркыныч видеолар белән тулган. Аллаһы Тәгалә : ”Сакланганны саклармын”, - дигәнме әле...
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев