Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Дусларың белән дөрес аралашасыңмы?

9 июнь – Халыкара дуслар көне


9 июнь – Халыкара дуслар көне

Әдәпленең күлмәге сәдәфле, үзе матур гадәтле, ди безнең халык. Итәгатьле, матур, әдәпле итеп сөйләшә белү баланың тәрбиялелегеннән тора. Дустым! Яшьтәшләрең белән мөнәсәбәтең күп очракта сиңа бәйле. Син бик гыйлемле, эрудицияле була аласың. Тик дусларың белән аралаша белмәсәң, алар белән уртак тел таба алмаска да мөмкинсең. Һәр кешегә, ничә яшьтә булуга карамастан, тәрбияле, әдәпле кеше белән аралашу күңелле. Шуңа да аралашу кагыйдәләрен искә төшерү зыян итмәс.

Әйтик, партадашыңның дәфтәреннән күчерү матур гадәт түгел. Кешенең шәхси әйберләренә рөхсәтсез кагылырга, хатларны, көндәлекләрне укырга ярамый. Компьтерда эшләгән кешенең артында басып тору, шулай ук, әдәпсезлек билгесе. Дусларыңа кушаматлар тагып, исемне ямьсезләп эндәшү дә начар гадәт.

Дусларың һәм классташларың белән мөнәсәбәтләреңнең яхшы булуын теләсәң, безнең киңәшләргә колак сал.

  • Дусларыңа һәм сыйныфташларыңа һәрчак игътибарлы бул, кылган гамәлләрең, әйткән сүзләрең аларны үпкәләтерлек булмасын.
  • Беркайчан да дусларыңның физик җитешсезлекләреннән көлмә.
  • Үзеңнән кечкенәләргә һәрвакыт ярдәм ит.
  • Дустың берәр яхшылык эшләсә, рәхмәт әйтергә онытма.
  • Дустыңнан берәр әйбер алып торган булсаң, вакытында кайтарып бир.
  • Һәрвакыт сүзеңдә тор, вәгъдәңне үтә.
  • Дустың сиңа сер итеп сөйләгән сүзне берәүгә дә сөйләмә. Ул сиңа ышанган. Сиң аның ышанычын акларга тиешсең. Сиңа һәрчак таяна алуын дустың белеп торсын.
  • Һәр эштә төгәл булырга тырыш. Очрашуларга соңга калма. Төгәлсезлек әдәпсезлек турында сөйли.
  • •Беркайчан да кешеләргә ихтирамсызлык күрсәтмә, әңгәмәдәшең белән дорфа сөйләшмә.

Дустым! Бу кагыйдәләр беренче карашка бик җиңел кебек тоелса да, күп тырышлык таләп итә. Син тырыш бит, шулаймы?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев