Финзия Газизова: “Австралиядә балаларны мөстәкыйльлеккә өйрәтәләр”

“Әни блогерлар” проектында катнашкан Автралиядә яшәүче Финзия Газизова белән әңгәмәдән өзек.

 

–Финзия, Австралиядә ничә ел яшисең? Анда ничек килеп эләктең?

–Мин Австралиягә кияүгә чыктым, иптәшем – Австралия татары. Бирегә килеп яши башлавыма ике ел булды. Хәзерге вакытта ничек яшәвемне, Австралиянең матурлыгын, табигатен төшереп, үземнең аккаунтка да куеп барам. Дөньяның төрле почмакларына сибелгән татарлардан бик күп рәхмәт хатлары алам. Шуңа да бу эшемне, биредәге тормыш-көнкүреш белән таныштыруны дәвам итәм.

–Тел мәсьәләсе ничек?

–Инглиз телен өйрәнәм. Биредә читтән килеп яшәүчеләр өчен бушлай тел өйрәнү курслары оештырыла. Мин ике төрле мәктәпкә йөрим. Пандемия вакытында укулар интернет аша узды. Укыту дәрәҗәләре бик югары,  уку әсбаплары бушлай бирелә. Карантин вакытында хәтта өемә дә китаплар китереп киттеләр. Шулай ук балалар үзәгенә дә инглиз телен өйрәнергә йөрим. Балалар өчен анда махсус бүлмә, караучы бар, балаларны шунда калдырам да, башка әниләр белән тел өйрәнергә кереп китәбез. Ә инде Австралиядә яшәү хокукын алам икән, Австралия Хөкүмәте университетта 500 сәгать бушлай инглиз телен өйрәнү мөмкинлеген бирә.

–Австралиядә татарча сөйләшүче бармы соң?

–Австралия татарлары телләрен бик яхшы саклап калган. Алар арасында Кытайдан килгән татарлар да күп. Телләре безнеке шикелле түгел, борынгы татар теле, элеккеге телне саклап калганнар. Без дә гаиләдә бары тик татар телендә генә аралашабыз. Мәктәптә инде балалар, мисал өчен, минем кызым, инглиз телендә белем ала.

–Эмилиягә, белүемчә, биш кенә яшь, инде мәктәптә укыймы? Балалар бакчасына йөрдеме?

–Әйе. Биредә балалар мәктәпкә биш яшьтән керә. Унөч ел укыйлар. Биш яшьтә ресепшн дип аталган мәктәпкә баралар. Хөкүмәт мәктәбендә уку бушлай, без хәзер түләүсез укыйбыз. Мәктәпкә кергәнче балалар бер ел балалар бакчасына йөри. Шунысы кызык, биредәге балалар бакчасында сабыйларны мөстәкыйльлеккә өйрәтәләр. Мисал өчен, тәрбиячеләр балаларны җитәкләп кибеткә баралар, анда азык-төлек сатып алалар. Бакчага кайткач, бергәләшеп ризыкларны бушаталар. Бәрәңгеләрне юалар, аннары балаларга пычак тоттырып чистарттыралар. Соңыннан шуны мичкә куеп бергәләшеп пешерәләр, аннары ашыйлар. Барысы да бик ошый. Тик бер ягы бар: балаларга мәктәптә кайнар ризык бирүче юк. Без аларга көн саен үзләре белән контейнерларга кайнар ризык тутырып җибәрәбез.

–Балалар татар телендә кайда аралаша ала?

–Биредә Зөһрә Садрый исемле ханым бар. Ял көне саен без биредәге әниләр белән җыелышып балаларны җитәкләп аның янына барабыз. Пикникларга чыгабыз. Ул балалар өчен татар җырларын, татар әкиятләрен куя. Без үзебез дә аларга “Шүрәле”, “Су анасы” кебек татар әкиятләрен куеп, сөйлибез. Шулай итеп кечкенәдән балаларны татар мәдәнияте, милләте белән таныштырабыз.

Әңгәмә бик тиз үтеп китте. Финзия Аделаида татарлары белән ничек очрашып торулары, бик еракта яшәп тә телне саклап калу, читтә үз эшеңне булдыру  турында сөйләде. Интервьюның тулы вариантын биредә карый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Тимераяклар кайчан барлыкка килгән? Иң борынгы тимераякларны Швейцариядәге күл төбеннән табып алганнар. Алар сөяктән эшләнгәннәр, аякка бәйләп куяр өчен юка күн тасмалары да булган. XV гасырда Даниядә металл пластиналар беркетелгән агач...
    503
    0
    0
  • Баланың йокы урыны дөресме? Дөрес сайланган карават һәм матрас баланың йокысы әйбәт булсын өчен генә түгел, сәламәтлеге өчен дә бик мөһим.
    823
    0
    0