Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Антибиотик - бирергәме, юкмы?

Антибиотик... Бу – бушлай поликлиникада эшләүче педиатрларның иң яраткан сүзе. Балада аз гына салкын тию симптомнары күренүгә кулга шундук антибиотик язылган кәгазь тоттыралар. Шуның белән бала өчен к...

Антибиотик... Бу – бушлай поликлиникада эшләүче педиатрларның иң яраткан сүзе. Балада аз гына салкын тию симптомнары күренүгә кулга шундук антибиотик язылган кәгазь тоттыралар. Шуның белән бала өчен күңелләре тыныч – нинди генә авыру булмасын, антибиотик ярдәм итәчәк, янәсе.

Алдагы язмаларымда инде бер кат әйтеп үткәнемчә, баштарак мин педиатрларның һәр җөмләсен закон дип кабул итә идем. Антибиотик кирәк икән, димәк шулай дөрес. Ашыга-ашыга даруханәгә чабам, аннары фәлән көн дәвамында баланың ашказанын шушы көчле дару белән сыныйм.
Ярый ла безнең антибиотик белән дуслык төрле начар нәтиҗәләрсез тәмамланды. Ә бер танышым исә антбиотиктан соң баласының ашказанын ике ай (!) дәвалады. Ике атна дәвам иткән диарея, баланың эч авыртудан акыра-акыра елаулары турында сөйләп шаккаттырды. Өстәвенә, ДРКБ табиблары да: “теләсә-нинди дару биреп, баланың ашказанын бозгансыз”, - дип ачуланып кайтарган. Биредәге педиатрлар сүзләренчә, 3 яшькә кадәрге балаларга антибиотикны хәлләре бик начар булган очракта гына бирергә ярый икән.

Шушы хәлдән соң мин антибиотикларга шактый шикләнеп карый башладым. Участок педиатрына исә гомумән дә ышанычым калмады. Ул язган дәвалау курсларын мең кабат иләк аша уздыра башладым. Әлеге супер-табиб белән сөйләшүләрнең күбесен искә төшергәч, хәзер дә “мин аңа ничек ышандым микән?” дип аптырап куям.
Менә бер генә мисал китерәм. Флемоксин дигән антибиотик яшь әниләргә яхшы таныштыр, мөгаен. Тамак төбе кызару, ютәлдән менә шушы антибиотик бик яхшы булыша, янәсе. Кызымның тән температурасы ике көн 39 тирәсендә торганнан соң, мин педиатр киңәше буенча, аны шушы антибиотик белән дәвалауга күчкән идем. Тик бер көннән баланың тәне кызыл тимгелләр белән капланды. Әлбәттә, дарудан шундук баш тарттык. “Ярар, бик дөрес эшләгәнсез. Ул бик юньле нәрсә түгел - көчле антибиотик, башкасын язармын”, - диде ул.
Ничек инде алай? Ничек инде “юньле нәрсә түгел”? Юньле нәрсә булмагач, нигә соң аны бер яше дә тулмаган балага эчертергә кирәк иде? Мин аңламадым...
Шулай да, ул чагында әлеге сүзләргә тиешле игътибар бирмәгәнмен, күрәсең. Аның каравы, хәзер бераз акыл керде һәм табиб әйтә дип кенә баланың организмын антибиотик белән тутырырга җыенмыйм. Гомумән, тәҗрибәле педиатрлар әлеге төр даруларны баланың хәле чыннан да бик начар һәм чирне антибиотиктан тыш дәвалап булмаган очракта гына бирергә киңәш итә.

Шуңа күрә, әгәр дә участок педиатры язып биргән даруларның дөреслегеннән шикләнәсез икән, тагын бер педиатрга мөрәҗәгать итеп карарга киңәш итәм. Мәсәлән, түләүле клиникаларда салкын тию, ютәл, хәтта бронхитны да антибиотиксыз дәвалый бала табиблары.
Иң мөһиме: антибиотикның кечкенә бала организмы өчен зыяны чыннан да зур булуны онытмагыз. Шуңа күрә алар белән саграк булганың хәерле.
Яшь әни язмаларыннан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев