Гаилә психологиясе: Бала белән аерым йокларгамы, бергәме?

Күптән түгел генә миңа яшь әниләрнең шушы темага үзара бәхәсләшкәннәрен тыңлап торырга туры килде. Сабыйлары белән бергә йоклаучы аналар көндәшләрен “йөрәксез” дип атады, ә аерым йоклауны хуплаучылар исә аларны “ялкау” аналар рәтенә кертте...

Чыннан да, бу шактый катлаулы сорау. Инде ничә тапкыр күзәткәнем бар, әлеге темага сөйләшүләр дөрестән дә бәхәскә китерә. Һәр як бары тик үзен генә дөрес дип саный. Ә мин исә бу темага бәхәсләшү гомумән дә урынсыз дип уйлыйм. Шәхсән без беренче көннән бирле аерым йоклыйбыз. Тик бу минем күңелдә баласы белән бергә йоклаучы аналарга карата ниндидер начар фикер туган дигән сүз түгел.
Гомумән, авырлы чакта мин балам белән бергә йокларга дип әзерләндем. Ни өчендер 9 ай буе йөрәк астында йөрткән сабыемны үземнән аерып алып, ят урын-җиргә салу мәзәк хәл кебек тоела иде. Бөтен караватка җәелеп йокларга яратучы иремне дә алдан әзерләп куйдым, хәтта - кызыбыз туганда, стенага “сыланып” йокларга өйрәнеп беткән иде инде.
Тик бала тудыру йортыннан кайткан көнне үк бөтен хыялларым чәлпәрәмә килде дә куйды. Төне буе күзләремне йома алмый чыктым. Нигә, дисезме? Әлеге кечкенә генә, бәп-бәләкәй төргәкне ялгыш кына сытарбыз дип курыктым. Йокы аралаш аның өстенә кулны, я булмаса аякны китереп салсаң ни була??? Алла сакласын!
Нәкъ менә шуңа күрә икенче көнне үк баланы үз кроваткасына күчерү карары кабул ителде. Төнлә уянган саен кроваткасыннан алып имезәм, йоклап киткәч, яңадан шунда илтеп салам. Үзем исә йокы аралаш: “башка әниләр сыман баланы имезә-имезә йоклап ятып булмады инде, куркак хатын” дип уфтанам. Тик миңа шулай тынычрак та, рәхәтрәк тә иде. Иң мөһиме, бала уянулары арасындагы 2-3 сәгатьне тәмләп йокладым.

Туган-тумача, дуслар, таныш-белешләр аптырады, билгеле. “Ничек инде, аерым йоклыйсыз? Алай ярамый...” диючеләр дә булды. Тик мин бу сүзләргә игътибар итмәскә тырыштым.
Хәер, миңа гаепләп караучыларны да аңларга була. Мәсәлән, психологлар, чыннан да, әниләргә беренче вакытларда бала белән бергә йокларга киңәш итә. “Карында вакытта бала әни кешенең йөрәк тибешен тыңлап йоклап китә, шул тавышны ишетеп уяна. Дөньяга тугач исә ул көчле стресс кичерә, шуңа күрә бу чорда әни кешенең һәрвакыт баласы янында булуы зарур. Сабый үзен саклауларын, яклауларын сизсен”, - дип аңлата психологлар.
Икенче берәүләр исә, киресенчә, әти-әни белән йоклаган балада мөстәкыйльлек шактый соң формалаша, дип әйтергә ярата. Шуңа күрә бергә йоклаудан күпме иртәрәк читләштерсәң, шулкадәр яхшырак дип аңлаталар. Кемгә ышанырга да белмәссең...

Тик ничек кенә булмасын, сабый белән бергә йоклау-йокламау һәр ата-ананың шәхси карары. Һәр ана үз баласы өчен нәрсә яхшырак, ә ничек начаррак булачагын яхшы белә. Шуңа күрә бу темага бәхәсләшүнең бер файдасы да юктыр, мөгаен... Ә сез ничек уйлыйсыз??
Яшь әни язмаларыннан...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: