Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: Бала белән ялга очабыз...

Хәтерләсәгез, бала белән ялга очу турында бер тапкыр язган идем инде. Бүген исә бу турыда тәфсилләбрәк сөйләшербез, чөнки мин сезгә үземнең “баштан кичкәннәр” турында бәян итәм. Һәр әни кеше шушы язма...

Хәтерләсәгез, бала белән ялга очу турында бер тапкыр язган идем инде. Бүген исә бу турыда тәфсилләбрәк сөйләшербез, чөнки мин сезгә үземнең “баштан кичкәннәр” турында бәян итәм. Һәр әни кеше шушы язмада үзе өчен файдалы мәгълүмат табыр дип ышанам.

Быелгы җәй җәй төсле булмады, җәмәгать. Шуңа күрә кояшлы, кызу диңгез ярына очу теләге аеруча көчле иде. Тик кая барырга? Әлбәттә, башта без күп кенә балалы гаиләләр кебек үк Төркияне сайларга теләгән идек. Тик коксаки вирусы бөтен хыялларыбызны чәлпәрәмә китерде. Шуңа күрә Сочи, Кырым, Греция кебек юнәлешләрне карарга уйладык. Әлбәттә, әлеге курортларда да ротовирус инфекциясе булу турында сөйләделәр. Шулай да, коксаки вирусыннан ныграк курыктык, ахрысы. Нәтиҗәдә, якын дусларыбыз безне Сочига очарга күндерде. Безгә шул гына кирәк тә – ризалаштык.

Чемодан тутырабыз...


Чемодан тутыру минем өчен иң авыр процесс булгандыр, мөгаен. Бу эшкә мин шактый озак әзерләндем. Нәрсә алып барырга? Бөтен әйберне ничек сыйдырырга? Төшемдә генә дә әлеге мескен чемоданны мең тапкыр тутырып, мең тапкыр бушаттым. Тик нәтиҗәдә иртәгә очабыз дигән көнне дә чемоданнар тутырыла башламаган иде әле. Шуңа күрә баламны тиз генә йоклаттым да, эшкә керештем. “Ярар, мин әйтәм, башта үземнең әйберләрне тутырам, аннары бала киемнәрен салам, калган урынны иргә бирәм...”. Аллага тапшырып эшкә керештем. Бу процесс миңа шулкадәр ошап китте, чемоданның шыплап тулганын сизми дә калганмын. Кем әйберләре белән дисезме, минекеләр белән! Балага исә ике-өч күлмәк сыярлык урын калган. Ир турында исә әйтеп тә тормыйм.

Юк, мин әйтәм, булмый бу болай. Чемодан тутыруны бала әйберләреннән башларга кирәк булган, ләбаса. Җәйге күлмәкләр, колготки, сандали, носкилар, свитерлар, җылы шапка, куртка, җылы аяк киеменә кадәр тутырдым. Ни булмас, көн кинәт суытып җибәрсә нишләмәк кирәк, әле бит кайтасы да бар. Кием-салым күп урын алмады шулай да. Су керү өчен махсус подгузниклар, 30-35 данә гади подгузник, бала ризыгы һәм дару-дару-дарулар!!! Дарулар тутырылган пакетларны күреп, ирем берара сүзсез торды. “Син Сочида аптека ачарга уйлыйсыңмы әллә?” – дип акылга килергә дә өндәп карады. Тик минем үз сүзем сүз иде. Дарулар һәрчак кул астында булса, күңел тыныч булачак, янәсе. Иремнең “чит илгә очмыйбыз бит, Россиядә. Даруханәгә чыктың, алдың”, - дигән сүзләре дә бер колактан керсә, икенчесеннән чыгып очты. Нәрсәләр тутырдыммы? Төрле яралардан - бинт, перекись, лейкопластырь, зеленка, марганцовка, йод, эч авыртулардан – смекта, күмер, регидрон, борын тыгылу һәм ютәлгә каршы дарулар. Әлбәттә, боларны даруханәдә дә сатып алу мөмкинлеге бар иде. Шулай да, чит илгә очсагыз, әлеге исемлектән файдаланырга киңәш итәм.

Коляска


Коляска никадәр җиңелрәк булса, шулкадәр яхшырак. Бер генә блоклы коляскага өстенлек бирегез. Әгәр дә берничә блок яки өлештән торган коляска икән, кайсыбер авиакомпанияләрдә бәйләнергә мөмкиннәр. Ягъни, бала коляскасы багаж булып саналмый һәм ул самолетта бушлай күчерелә. Ә менә кайбер авиакомпанияләр берничә өлешле зур коляскаларны багажга кертергә мөмкин. Шуңа күрә гади “коляска-трость”ка өстенлек бирергә киңәш итәм. Колясканы самолет бортына багажны биргәндә үк җибәрергә мөмкин. Без исә аны махсус хезмәткәрләргә самолет трапы янында гына тапшырдык. Тагын бер киңәш: әгәр дә багажыгыз зур икән, кайсыбер авыррак әйберләрне бала коляскасына салырга мөмкин. Чөнки балага аерым багаж урыны шулай ук каралган.

Самолет


Әлбәттә, мин самолет күккә күтәрелгәндә һәм төшкәндә бала үзен ничек хис итәр дип аеруча борчылдым. Басым үзгәрүне җиңелрәк кичерсен өчен күкрәктәге балаларга ими каптырырга, ә зуррак балаларны исә су белән “сыйларга” киңәш итәләр. Без инде күптән ими ашамыйбыз, шуңа күрә колагым томалана башлауны сизүгә үк балага су каптырдым. Аннары соң самолетка утыруга ук баланың борынын даруханәләрдә сатыла торган диңгез суы белән юдырып алырга кирәк. Чөнки коры һава балаларда, русчалатып әйтсәк, дискомфорт тудырырга мөмкин.
Әлбәттә, бала йокламаса, аны ничек тә булса уйнатырга, күңелен күрергә кирәк. Шуңа күрә самолетка күп итеп ризык, уенчыклар, китаплар алырга онытмагыз. Шулай иткәндә, әлеге вакыт сизелми дә узып китәчәк. Аннары соң сез бит ялга гаилә белән очасыз. Яныгызда ирегез бар. Икәүләп тырышканда, әлеге юл сизелмичә дә узып китә.
Яшь әни язмалары...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев