Гаилә психологиясе: Бала егыла-егыла... үсәме?

“Минем баламның бер генә тапкыр да карават яки диваннан тәгәрәп килеп төшкәне булмады!” Кайсы гына әни үз нарасые турында шулай дип әйтә ала икән? Андыйлар булса да, бармак белән генә санарлыктыр, мөгаен...

Бу теманы юкка гына күтәрмәдем, билгеле. Балага 3-4 айлар тулгач, әлеге “проблема” минем өчен аеруча актуальләште. Моңа кадәр бер урында тик кенә яткан бала төрле хәрәкәтләр ясарга, карават буйлап әйләнеп йөрергә өйрәнде. Мин исә аның яңа һөнәренә тиешенчә сөенергә дә өлгерми калдым - көннәрдән бер көнне ул караваттан идәнгә “очты”. Ничек кайгырган-борчылганымны үзем генә беләмдер... Ярый ла, баланың берүзен калдырып, башка бүлмәгә чыгып киткән булсам. Мин бит аның янында, нибары биш сантиметр ераклыкта утыра идем. Ничек күрми калганмын да, ничек тотып җитешмәгәнмен. “Дөньяда миннән дә начаррак әни юк”, -дип кычкырып-кычкырып елаганым һаман исемдә әле. Дөресен генә әйткәндә, бала йомшак паласка гына төшкән иде, шуңа күрә башта еларга уйламады да. Аның каравы, минем елаганны күргәч, түзмәде. Ул да кычкырып еларга тотынды...
Бераз тынычлангач, тәҗрибәле таныш-белешләремә шалтыраттым. Ә алар миннән кычкырып көлделәр генә! “Дөнья беткән дип торам! Бала караваттан егылып төште дип елап утыралармы инде? Башына шишка чыкса, күгәрсә бер хәл. Борчылма, балаң сау-сәламәт”, - дип юатты мине танышларымның берсе. Аның өч бала анасы икәнлеген исәпкә алсак, бу вакыйгага исе китмәве аңлашыла.
Икенче бер танышым исә гомумән дә шаккаттырды. “Баламның кечкенәсе безнең белән йоклый. Үрмәләргә өйрәнгәч, караваттан шуып төшә башлады. Төнлә идәннән табып ала идем”, -дип сүзсез калдырды ул. Менә сиңа мә, мин әйтәм! Бу турыда ничек шулай тыныч кына сөйләп була икән?

Әлеге тәҗрибәле әниләрнең сүзләренә ышансаң, бер тапкыр да егылмый үскән балалар дөньяда гомумән дә юк. “Бөтен бала да егыла. Бары тик әниләр генә бу турыда кычкырып сөйләп йөрергә яратмый. Оялалар...” – ди алар. Ничек оялмаска ди? Балаңны ек та, аннары шул утырда кычкырып сөйләп йөр, имеш.
Шулай итеп, баламның беренче тапкыр егылган көнен мин бик яхшы хәтерлим. Тик бу вакыйга мине бары тик бераз чыныктыру өчен генә булган икән бит! Алда мине тагын да зуррак борчулар көткән әле. Мәсәлән, үрмәли һәм тотынып басып тора башлагач, син балаңны егылудан теләсәң-теләмәсәң дә саклап кала алмыйсың икән. Ул фатирның иң куркыныч, ярамаган тишекләренә керә. Тотынып басу өчен дә аңарга нәкъ менә шундый куркыныч урын кирәк. Торып баса да, кулы шуып китеп, егыла да төшә. Яисә инде тотынмыйча басып тора белгән кебек ике кулын да ычкындыра һәм шап итеп күтенә утыра. Баш бәрелү турында исә әйтеп тә тормыйм. Идәнгә дә, шкафка да, уенчыкка да бәрә ул аны. Соңгы вакытта махсус каска сатып алу турында уйлана башладым, хәтта. Көлмәгез, андый каскаларны чыннан да бар диләр.
Баланы бәрелү-сугылулардан ничек сакларга соң, дисезме? Мин бу сорауга җавапны үзем дә белмим әлегә. Алар шулай егыла-егыла үсәләр инде, ди өлкән буын вәкилләре. Шулай да, әлеге егылулар белән бәйле берничә киңәш бирә алам.

Әгәр дә бала егылган икән, иң мөһиме, паникага бирелмәү. Салкын канлылык белән фикер йөртергә, әлеге егылуның ни дәрәҗәдә куркыныч булганлыгын бәяләргә кирәк. Әгәр дә башы күгәрсә яки шишка чыкса, табибларга күренү яхшырактыр. Шулай да, ашыгыч ярдәм чакырырга ашыкмагыз. Ни дәрәҗәдә дөрестер, алар бала егылу турында тиешле органнарга хәбәр итәргә тиеш дип сөйлиләр. Шуңа күрә безнең Казанда иң уңайлысы - ДРКБ га барып, тикшерелеп кайту. Балаң өчен җаның тыныч булачак...
Яшь әни язмаларыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: