Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: Бала карарга өйрәтүчеләрдән ничек сакланырга...

Әле дә хәтерлим, психологлар безгә “Гаиләдә бала туу ир белән хатынның үзара мөнәсәбәтләренә зур йогынты ясый, кайчакларда үзара аңлашылмаучанлык лар да килеп чыгарга мөмкин...” - дип, әлеге конфликтл...

Әле дә хәтерлим, психологлар безгә “Гаиләдә бала туу ир белән хатынның үзара мөнәсәбәтләренә зур йогынты ясый, кайчакларда үзара аңлашылмаучанлык лар да килеп чыгарга мөмкин...” - дип, әлеге конфликтларны “җиңәргә” өйрәткәннәр иде. Тик ни өчендер берәү дә тагын да зуррак проблема – әти-әниләр һәм әби-бабайлар катнашында килеп туачак аңлашылмаучанлыклар турында кисәтергә ашыкмаган...
Әйе, әйе... сез дөрес ишетәсез! Бәби тугач, төп конфликт ир белән хатын арасында түгел, ә сиңа ярдәмгә ашыгучы әти-әни һәм әби-бабайлар катнашында килеп чыга икән бит! Декрет ялына чыккач, минем иң күп аралаша торган кешеләрем – үзем төсле үк балалы хатыннар. Һәм аларның барысы да (!!!) әнисе, әбисе яки иренең әнисеннән зарлана!

Кагыйдә буларак, беренче 30 көндә барысы да тыныч. Бала ашый да йоклый, йоклый да ашый. Көнгә бер тапкыр кич белән алдан кайнатып куелган суда юындырасың да, шуның белән эш бетә. Якынча 30 көн узгач, өлкән буын вәкилләреннән шундый сорау яңгырый: “Баланың чәчен кайчан аласыз?” Бактың исә, яңа туган баланың чәчен 40 көнгә кадәр алырга кирәк икән. Ярый әле бу мәсьәлә шәхсән безнең гаиләне читләтеп узды: әти-әни белән килешеп, тиз генә чәчне кыркып аттык. Ә бит баланың чәчен алырга теләмәгән гаиләләр дә бихисап. Андыйлар әти-әниләре, әби-бабайлары белән сугышып-талашып ук бетәләр. Бер генә мисал китерәм: бер танышым баласының чәчен алуга чын мәгънәсендә каршы иде. Дөрес итеп кыркымасаң, чәч тамырларына зыян килеп, бала пеләш калырга мөмкин, янәсе. Тик бу хатынның әти-әнисе әлеге проблеманы чишү юлын тиз тапкан: кызы белән киявен кинотеатрга “ял итәргә” җибәргәннәр дә, кайтуларына баланың башын рәхәтләндереп ялтыратып куйганнар... Менә сиңа мә! Монда ачуың чыкмый нишләсен???
Өлкән буын белән конфликтка китерә торган тагын бер сәбәп балага 4 ай тулгач барлыкка килә. Нәкъ менә шушы “яшьтә” әни һәм әбиләрнең баланы рәхәтләндереп ашатасылары килә башлый. Ә педиатрлар исә имидәге баланы бары тик 6 ай тулгач кына ашата башларга киңәш итә. Шул рәвешле, гаиләдә ике айлык сугыш башлана.

Әни һәм әбиләрнең аргументлары бихисап: “Син 4 айлык вакытта рәхәтләнеп сыер сөте эчә идең инде”, “Элек соскалар да булмаган әле, яңа туган балага чүпрәккә төреп ипи каптырганнар - үлмәгәннәр бит әле, исән!”, “Әнә, син ашаган ризыкка ничек нәүмизләнеп карап тора, ашыйсы килә баланың”, “Баланы ачтан үтерәсең, шулпа каптыр!” һ.б. һ.б. Аннары өстәп тә куялар әле: “Хәзерге яшьләрнең кеше төсле булмас инде. Ярар, үзегезчә тәрбияләгез алайса”. Үпкәлиләр, янәсе... Я, ничек, яшь әниләр, бу җөмләләрнең кайсысы сезгә аеруча таныш?
Иң кызыгы, әниләр һәм әбиләр баланы ашата башлагач та тынычланмый бит. Аларга ярау өчен балага барча ризыкны да үзең пешереп ашату кирәк. Кибет ризыгын ашатам дисәң, баш бетә! “Кибеттә сатыла торган яшелчәләр балалар өчен махсус әзерләнгән, боткалар да витаминнарга бай”, - дигән сүзләрне алар ишетергә дә теләми. Беләсезме, алар нәрсә дип җавап бирә? “Нинди балага ашарга пешерергә дә иренеп яту ди ул? Бер эшегез юк бит сезнең. Буклы ыштанны машина юа, күттә подгузник өстенә подгузник. Без баланы көненә фәлән тапкыр ыштан юып, ашарга пешереп, аннары шул пешкән әйберләрне фәлән мәртәбә ит турагычтан чыгарып карый идек”... Чыдасаң - чыда, чыдамасаң - юк!
Ашату проблемасын хәл итәргә дә өлгермисең, баланы утырту-утыртмау мәсьәләсе калка. Әни-әти, әби-бабайларның баланы 5 ай тулар-тулмас чакта ук утыртасы килә. Чөнки алар үз балаларын, ягъни безне шулай үстергәннәр. “Утыртмагыз!” дигән сүзне алар колакларына да элми... Син күрмәгәндә генә утыртып уйнаталар, батырраклары исә махсус рәвештә син күрсен өчен тырыша. “Иии, мескен бала, утырырга да ярамый бит сиңа. Әнә, әниең утыртмаска куша, нишләтергә инде бу әниеңне-е-е” дип яраңа тоз сибәргә генә торалар...

Әйтергә кирәк, бу - әледән-әле килеп туа торган аңлашылмаучанлык ларның кайберәүләре генә. Әни-әбиләрнең сезнең янда яшәү-яшәмәве дә әллә ни әһәмиятле түгел, хәтта. Бу төр аңлашылмаучанлык лар теләсәгез-теләмә сәгез дә ишек шакыячак.
Нинди киңәш бирәсең, дип сорыйсызмы? Мин психолог түгел, шуңа күрә нәрсә дияргә дә белмим. Шулай да, мин үзем өлкәннәр белән бәхәсләшмичә, тыныч кына тыңлап тору яклы. Тик түзеп калып булмаган вакытлар да булгалый... Булгалый гына түгел, бихисаптыр, мөгаен. Ничек кенә булмасын, иң мөһиме, шуны онытмагыз: әти-әниләр дә, әби-бабайлар да сезгә бары тик яхшылык кына тели. Шуңа күрә әлеге төр кечкенә генә конфликтларны зурга җибәрмичә, матур итеп хәл итәргә өйрәнергә кирәк.
Яшь әни язмаларыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев