Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Балага массаж ясатыргамы, юкмы?

Шушы турыда язарга җыенуымны белгәч, бер танышым кычкырып көлде. “Бу темага нәрсә язмакчы буласың? Әлбәттә, ясатырга кирәк. Тагын нинди вариантлар бар?”, - диде ул аптырап. Әйе, бер яшькә кадәрге бала...

Шушы турыда язарга җыенуымны белгәч, бер танышым кычкырып көлде. “Бу темага нәрсә язмакчы буласың? Әлбәттә, ясатырга кирәк. Тагын нинди вариантлар бар?”, - диде ул аптырап. Әйе, бер яшькә кадәрге балаларга массаж ясату хәзер модада. Ә чынлыкта бу терапияне табиб күрсәтмәләреннән тыш кына башкару зыянлы түгел микән соң?

Билгеле булганча, яңа гына дөньяга аваз салган сабыйның куллары, аяк мускуллары көчле тонуста була. Аннары исә әлеге тонус әкрен-әкрен генә бетә башлый. Нәниләр арасында, киресенчә, мускуллары йомшак балалар да очрый. Әлеге проблемаларны хәл итәргә исә нәкъ менә массаж ярдәм итә.
Табиблар яңа туган сабыйга беренче массажны бары тик 3 ай тулгач кына ясатырга рөхсәт итә. Моңа кадәр исә бала организмы дөньяга, яңа шартларга ияләшергә тиеш – аңарга комачаулау исә дөрес түгел.

Көтә-көтә бала үсеп җитә...


Сабый үзенең тәүге медосомотрын 3 айда уза. Беренчеләрдән булып, аны аеруча мөһим табиб – невропатолог карый. Нәкъ менә ул баланың ничек үсүен, камилләшүен күзәтә, кирәк икән массаж ясатырга киңәш итә. Шушы вакытта әни кеше Казанның һәр поликлиникасы өчен актуаль проблема белән очраша. Бушлай массаж ясату өчен якынча 2-3 ай (!) чиратта утырырга кирәк. Өстәвенә, үз чиратларын, ниһаять, көтеп җиткереп, массажга йөргән әниләр әлеге төр терапиянең сыйфатсыз булуыннан зарлана. Кайсыбер массажистлар 55 минут дәвам итәргә тиешле массажны 15-20 минутта тәмамлыйлар, имеш... Ни дәрәҗәдә дөрестер.
Хәер, аларның үз эшенә салкын караулары аңлашыла. Нигә дисезме? Чөнки хәзер әлеге хезмәт чын мәгънәсендә түләүлегә әверелде. Поликлиникада бушка массаж ясап ятканчы, алар өйдән-өйгә йөреп акча эшләүне кулайрак күрә. Ә өч ай буе чиратта утырыр чарасы булмаган ата-ана исә әлеге массаж өчен сөенә-сөенә акча түли.

Файдамы, зыянмы?


Ә массажистларга шул гына кирәк тә. Аларның саны көннән-көн арта гына бара. Массаж ясау курсларында бер ай укып кайталар да, массажист булып куялар. Аннары исә өйдән-өйгә йөреп акча эшлисе генә кала. Өстәвенә, хәзер яшь ата-аналар да ни өчендер 1 яшькә кадәрге күкрәк баласына массаж, ким дигәндә, 3 тапкыр ясалырга тиеш дип саный. Өч, алты һәм тугыз айда... “Массажның бер зыяны да юк. Ә киресенчә, бала тизрәк камилләшәчәк”, - дип уйлый алар. Шуңа күрә табиб белән киңәшләшүне кирәк санамыйлар.
Ә чынлыкта исә балага массаж бары тик невропатологтан махсус күрсәтмә булган очракта гына ясалырга тиеш! “Син каян беләсең?” – дип сорарсыз сез. Минем җавабым әзер. Һәркемгә мәгълүмдер, Казанда 8 нче номерлы балалар хастаханәсе бар. Анда неврология ягыннан проблемалары булган балалар дәвалана. Һәм, әлбәттә инде, республиканың иң яхшы невропатолог һәм массажистлары биредә эшли. Андагы массажистлар нәнигә невропатолог күрсәтмәсеннән башка гына беркайчан да массаж ясамаячак. “Күрсәтмәләр булмаган көенчә массаж ясау зыянлы”, - ди алар.
Шунысын да әйтеп узам: балага массаж ясату өчен шактый гына акча сарыф итәргә туры киләчәк. Бүгенге көндә Казанда бер сәгатьлек массажның уртача бәясе – 700 сум. Массажны ким дигәндә 10 көн ясатырга кирәк булуын исәпкә алсак, барлыгы 7000 сум акча кирәк дигән сүз. Өч, алты һәм тугыз айда да ясатырга туры килсә, 21 мең сум ака әзерләргә кирәк булачак.

Әлбәттә, баланың сәламәтлеге өчен бернинди акча да жәл түгел. Шулай да, массаж мәсьәләсендә бераз саграк булу да зыян итмәс. Баланы кайгыртам дип, аңарга, киресенчә, зыян килә күрмәсен...
Яшь әни язмаларыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев