Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: Баланы китапча үстереп буламы?

Авырлы вакытта тизрәк бәби алып кайтасы килә. Вакытны сәгатьләп түгел, минутлап саныйсың. Бала тугач, 9 ай дәвамында күңелне борчыган билгесезлек һәм курку кебек хис-кичерешләргә нокта куелыр кебек то...

Авырлы вакытта тизрәк бәби алып кайтасы килә. Вакытны сәгатьләп түгел, минутлап саныйсың. Бала тугач, 9 ай дәвамында күңелне борчыган билгесезлек һәм курку кебек хис-кичерешләргә нокта куелыр кебек тоела. Тик чынлыкта алай түгел икән шул...

Бала тудыру йортыннан кайтканнан соң мин чын мәгънәсендә паникага бирелдем. Ярый ла, роддомда бала тәҗрибәле табиблар карамагында иде. Ә бит өйдә берни белмәүче мин һәм иремнән башка кеше юк! Бәби алып кайту буенча курсларга йөргән вакытта яңа туган сабыйны дөрес итеп күтәрергә, күтен юарга, подгузник алыштырырга, коендырырга өйрәткәннәр иде өйрәтүен. Тик бәби тугач, әлеге киңәшләрнең барысы да ни өчендер баштан чыгып очкан! Көлсәң -көл, еласаң - ела.
“Әниеңнән сора, бәби алып кайткан кыз туганың, дусларың белән киңәш”, -дияр кайберәүләр. Беренче эш итеп, әлбәттә, мин аларга шалтыраттым. Тик телефон аша гына барысын да аңлап булса икән. Өстәвенә, алар биргән киңәшләрнең актуаль булуы да шикле – дөнья үзгәреп тора, яңа туган сабыйны үстерү буенча киңәшләр дә яңара бит.
Шуңа күрә мин иң уңайлы юлны сайладым – интернеттан язмалар укырга, видеолар карарга керештем. Икенче көнне исә иремне китап кибетенә озаттым. Бала тәрбияләү серләре турында иң кыйбатлы, иң яхшы китап алып кайтырга тиеш иде ул!
Әлбәттә, һәркемнең баласын китапча, дөрес итеп тәрбиялисе килә. Беренче көннәрдә ашау һәм йоклаудан башканы белмәгән нәни төенчекнең һөнәрләре арткан саен күңелдә горурлык хисе уяна, үзеңне дөньядагы иң бәхетле әни итеп тоясың. Әгәр дә инде, киресенчә,теге яки бу һөнәргә бала китапта күрсәтелгән вакытта өйрәнми икән, күңелне курку хисе “кимерә” башлый.
Белгечләргә ышансаң, бала төгәл өч айда аркадан бүксәгә әйләнә башларга, алты айда – рәхәтләнеп утырырга, 7 айда – үрмәләргә, 10 айда исә тәпи китәргә тиеш. Сөйләменә килгәндә, өч айда бала озаклап гүли, ә алты айда исә тартык авазлар белән “сөйләшә” башлый...

Китапта шулай, ә чынлыкта... чынлыкта исә барысы да күпкә катлаулырак. Барысы да син теләгәнчә генә бармый икән шул. Кемнеңдер баласы 2,5 айда ук әйләнә башласа, икенче берәүләрнеке исә, киресенчә, 6 айда да көчкә-көчкә генә күтен күтәрә. Кайбер нәниләр 8 айда гына үрмәләп китә. 1 яшьтә тәпи китмәгән балалар да бихисап...
Дөресен генә әйткәндә, сезнең алда хәзер генә акыл сатып утырам. Оят булса да әйтим, шәхсән мин беренче айларда балама махсус “үсү графигы” төзеп, стенага ябыштырып куйган идем. Кайсы көнне елмая башларга, кайсы атнада уенчыкка үрелергә, кайсы айда тартык аваз әйтергә тиеш, янәсе. Әгәр дә берәр пункт вакытында үтәлми калса, дөнья бетә. Бөтен интернетны актарып бетерәм, нәтиҗәдә икенче көнне үк невропатологка язылырлык дәрәҗәгә җитә идем (интернеттагы кирәкмәгән мәгълүмат әнә шулай тәэсир итә). Менә мин шундый ана-паникер инде! Ярый янымда барча карарларны уйлап кабул итүче ирем бар. Нишләр идем...
Шулай да, тиздән бу графикны төзегәндә ни дәрәҗәдә акылсыз булганлыгымны аңладым тагын. Бала беркемгә дә бернәрсә дә тиеш түгел икән бит. Кайчан утырырга, кайчан йөри башларга – ул барысын да үзе хәл итә! Ягъни, һәрнәрсәнең үз вакыты. Өстәвенә, балалар төрле. Алар берничек тә бертөрле генә үсә, камилләшә алмый....
Шуңа күрә, хәзер без махсус графикларсыз гына үсәбез. Юк-барга борчылып, елап утырсаң, балаңның үскәнен сизми дә калуың бар алайса...
Яшь әни язмаларыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев