Гаилә психологиясе: Баланы күкрәктән ничек аерырга?

Бездә психологлар булачак әниләргә бала имезүнең ни дәрәҗәдә зур ләззәт икәнлеге, аның файдасы турында сөйли, бу чорны онытылмаслык итеп уздырырга өйрәтә. Ә менә баланы күкрәктән аеру турында исә ни өчендер гомумән дә дәшмиләр. Янәсе, андый проблема юк... Ә чынлыкта исә бу - сабый гына түгел, ә хатын-кызның үзе өчен дә чын мәгънәсендә баш бәласенә әверелергә мөмкин.

Шәхсән мин кызымны 4 ай гына имездем. Баланы смеська күчерү чорын исә гомумән дә искә төшерергә яратмыйм. Чөнки авырлы чакта алган психолог дәресләре (хәтерләсәгез, хатын-кыз консультацияләрендә уза торган әлеге дәресләр турында язган идем...) минем аңга “баласын имезмәгән ана – ана түгел!” дигән фикерне сеңдергән иде. Баланы имезүне саклап калу, бу матур чорны озынайту өчен ниләр генә эшләмәдем ул чагында. Махсус белгечләргә дә мөрәҗәгать итеп карадым, хәтта. Тик файдасы гына булмады. Балам гади тел белән әйткәндә “ими ашарга” теләмәде.
Шул рәвешле, баланы күкрәктән аеру кебек зур эш мине читләтеп узачак. Шулай булуга да карамастан, бу чорның әни өчен дә, бала өчен дә ни дәрәҗәдә катлаулы вакыт икәнлеген яхшы беләм. Чөнки мин көннәр буе үзем төсле үк әниләр белән аралашам. Ә аларның авызында һаман бер сүз: “иии, сиңа рәхәт, балаңны күкрәктән аерасың юк...”
Шул ук вакытта аларның бала имезүнең ни дәрәҗәдә зур бәхет, ләззәт икәнлеге турында сөйләгән психологларга да үпкәсе юк түгел. “Баланы имезергә өйрәттеләр-өйрәтүен дә, ә ничек аерырырга? Бу турыда бер сүз әйтүче булмады...”, - дип зарлана әниләр.

Чыннан да, психологлар бу турыда сөйләргә яратмый. Әйтерсең, бала вакыты җиткәч имине үзе ташлый. Ә чынлыкта исә бала үскән саен аны имидән аеру катлаулана бара. Өстәвенә, хатын-кызга бу процесс рәхәтлек бирми башлый. “Уф, туйдым инде бала имезеп. Ул бит көне буе имидә. Ачуымны китерә...” кебек җөмләләрне ишетү минем - баласын имезеп туймаган хатын – өчен бик сәер иде. Тик хәзер баласы 1,5 яшен тутырган һәр икенче хатын-кыз шул турыда сөйли...
Димәк, бу - күп хатын-кызларга хас хис-кичерешләр. Шулай булгач, ни өчен психологлар булачак әниләргә бу турыда сөйләүне кирәксенми икән соң? “Я, гомумән, бала имезүдән баш тартырлар”, дип шүрлиләрдер, мөгаен.
Нәтиҗәдә, күпләр баланы күкрәктән аеруның шул борынгы әби-бабай ысулларын кулланырга мәҗбүр була. Кемдер күкрәген кысып бәйләп куя да, аннары ай буе мастит, лактостаз кебек афәттән интегә. Башка берәүләр исә балаларын әтисе, әби-бабасы ихтыярына калдырып, ике-өч көнгә кая да булса китеп югала. Әйе-әйе, баласын шундый стресска дучар итүчеләр дә юк түгел. Күкрәк башына тәмсез әйберләр сылау кебек ысул турында исә әйтеп тә тормым - анысы аеруча популяр.

Мин белгеч түгел. Шуңа күрә бу темага төпле киңәш көтмәгез. Тик шунысы сүзсез дә аңлашыла: баланы күкрәктән кайчан һәм ничек аерырыга икәнлекне хатын-кыз бары тик үзе генә хәл итәргә тиеш. Бу адымны махсус белгечләр киңәшенә колак салып башкарса, тагын да яхшырак булачак бит...
Яшь әни язмаларыннан...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: