Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: Баланы “няня”ларга ышанып калдырырга ярыймы?

Соңгы вакытта нянялар темасы аеруча популярлашты кебек. Хатын-кызлар декретта озаклап утырмыйча, тизрәк эшкә чыгу җаен карый хәзер. Балалар бакчасына су буе чират булу исә әти-әниләрне шәхси садик яис...

Соңгы вакытта нянялар темасы аеруча популярлашты кебек. Хатын-кызлар декретта озаклап утырмыйча, тизрәк эшкә чыгу җаен карый хәзер. Балалар бакчасына су буе чират булу исә әти-әниләрне шәхси садик яисә нәкъ менә нянялар эзләргә этәрә.

Хәер, няня эзләүнең төп сәбәбе – эшкә чыгасы килү генә түгел. Танышларым арасында балага 3-4 ай вакытта ук бала белән өйдә ятып туйган, “иреккә сусаган” әниләр бар. Алар атнага берничә тапкыр 3-4 сәгатькә няня чакырталар да, дуслары белән күрешәләр яисә инде шоппингка баралар. Аларның девизы – балага күңелле, позитив әни кирәк. Ә өйдә яту кешене бетерә, имеш... Әлбәттә, биредә сүз әби-бабайлары оныктан еракта булган очраклар турында бара.
Шулай да, няня яллаучыларга караганда әлеге төр хезмәттән уттан курыккан кебек куркучы аналар күбрәктер, мөгаен. Ничек инде баланы бер белмәгән кешегә калдырып китәсең ди? Өстәвенә, интернет челтәрендә тыңламаган өчен баланы кыйнаган нянялар турындагы яңалыклар әледән-әле килеп чыгып тора. Йөрәккә шом тула, билгеле.
Нәкъ менә шуңа күрә күпләр әлеге хезмәттән баш тартып, баласын шәхси садикка бирүне кулайрак күрә дә инде. Бала үз яшьтәшләре белән аралашса, тизрәк үсә, камилләшә, янәсе.

Әлбәттә, бу сүзләрдә дөреслек бар. Шулай да, психологлар нәни баланы шәхси садикка биргәнче, няняга калдыру кулайрак дип саный. Нигә дисезме? Бактың исә, өч яшькә кадәр бала игътибарга аеруча мохтаҗ була икән. Ул тизрәк камилләшсен өчен аңарга һәрвакыт янында булучы, яңа җиңүләренә сөенүче, мактап торучы кеше, ягъни әни кирәк. Тизрәк эшкә чыгарга ашыккан әнине исә нәкъ менә няня алыштыра да инде.
Аннары тагын бер әйбер бар. Әти-әниләр балаларына шелтә белдергән, аларны ачуланган кешеләрне яратмый. Беркем дә аларның нәниенә каты сүз әйтергә тиеш түгел. Ә менә үзләре исә ни өчендер бу кагыйдәне үтәми. Кәефе булмаса яки берәр кешегә ачуы килгән булса, бөтен тискәре эмоцияләрен балаларына чыгарырга гына торалар. “Ә менә няняларның исә алай итәргә хакы юк”, - ди психологлар. Алар махсус инструкцияләр буенча гына эш итә. Әгәр дә ул чын мәгънәсендә үз эшенең остасы булса, баланың җан дустына әверелергә сәләтле икән.

Менә шулай, җәмәгать. Тик дөресен әйтим, шәхсән миндә бу сүзләр барыбер әллә ни ышаныч тудырмый. Ничек кенә булмасын, баламны няняга ышанып тапшыра алмас идем, мөгаен. Баланы чит кешегә ташла да, үзең рәхәтләнеп ял ит, имеш... Ничек итсәм итәм, баланы үзем белән йөртәм мин. Алай рәхәтрәк, алай күңел тыныч. Балага няня түгел, ә әни кирәк! Шуңа күрә иң яхшысы – әби-бабайларның, абый-апаларның якында булуыдыр, мөгаен. Теләгән җиреңә чыгасың, чакырган җиргә бара аласың.
Бу минем шәхси фикер. Ә сез ничек уйлыйсыз?
Яшь әни язмалары...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев