Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: Баланың йокы режимын көйлибез...

Йокы – бала үстерү, тәрбияләүдә  аеруча мөһим урыннарның берсен тота икән бит, җәмәгать. Мин исә моны күптән түгел генә белдем, чөнки әлегә кадәр  йокы белән бәйле проблема безне урап узды. Ә менә бал...

Йокы – бала үстерү, тәрбияләүдә  аеруча мөһим урыннарның берсен тота икән бит, җәмәгать. Мин исә моны күптән түгел генә белдем, чөнки әлегә кадәр  йокы белән бәйле проблема безне урап узды. Ә менә балалары йокларга яратмаган әниләргә Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен икән...
Яңа туган балалар ике категориягә бүленә: «йокы чүлмәкләре»  һәм, киресенчә, йокларга яратмаучылар. Беренчеләре белән барысы да аңлашыла. Кагыйдә буларак, алар беренче өч айда көннәр буе йоклый: ашарга гына уянып алалар да, татлы йокыларын дәвам итәләр. Бераз үсә төшкәч исә  бала көненә – өч, аннары ике тапкыр йоклый башлый. Төннәрен исә ата-ана шулай ук йокысызлыкның нәрсә икәнен белми. Тик шулай булуга да карамастан, зарланырга яраталар. «Йокы туймый», «Бала иртәнге 8.00 дә торып утыра», «Көндез өч/ике  тапкыр берәр сәгать кенә йоклый» һ.б...
Менә мин шундый әниләр категориясенә керә идем дә инде. Кеше рәхәткә тиз күнегә дигәндәй, 21.00 дә йоклап киткән баланы 8.00 дә түгел, ә 9.00-10.00 гә кадәр йоклатасы килә. Көндезләрен дә берәр сәгать кенә түгел, ә 2-3 сәгать йокласын дип телисең. Иркенләп кенә өйдәге бар эшне бетереп куярга хыялланасың. Син шундый хыяллар белән янганда исә, башка әниләр иртән урын-җирләрен дә җыя алмыйча интегә.
«Нигә бу темага язасың соң алайса?» дисезме? Чөнки берничә ай элек әлеге мәсәлә белән мин дә күзгә-күз очраштым. Моңа кадәр бала режимы дип бер дә борчылганым булмады: үз вакыты белән йоклап китә дә, үз вакыты белән яхшы кәефтә уяна иде кызым. Тик кинәт кенә аны алыштырып куйдылармени...  Балама йоклап китү өчен озак вакыт кирәк була башлады. Көненә яртышар сәгать кенә йоклый. Шуңа күрә көне буе көйсезләнә. Йоклап киткәч тә сәгать саен уянып аптырата...
Нәкъ менә шул чагында мин  бу мәсьәләгә башкача карарга мәҗбүр булдым да инде. Йокларга яратмаучы балаларны карау-тәрбияләү күпкә катлаулырак икән бит.
Әлеге проблеманы хәл итүнең бердәнбер ысулы исә – бар игътибарны баланың режимын көйләүгә юнәлдерү, ди белгечләр. Әле алай гына да түгел, хәзер баланың йокысын көйләү буенча махсус курсларга кадәр бар икән, җәмәгать. Бәясе дә шактый кыйммәт – 10-12 мең тирәсендә тирбәлә. Биредә белгечләр баланың көнен дөрес итеп бүләргә, йокы вакытларын билгеләргә өйрәтә.  Андый курсларга ихтыяҗның ни дәрәҗәдә зур икәнен белсәгез икән сез? Үзем дә чүттән генә язылмый калдым. Һәм ярый әле язылмаганмын дип сөенәм хәзер!
Яхшылап уйласаң, аларның бер кирәге дә юк бит. Режимны көйләү өчен бераз тырышлык кына таләп ителә. Ә бу темага киңәшләрне исә китаплардан, интернет челтәреннән дә табарга мөмкин.
Мин шулай иттем дә. Көндез өч түгел, ә ике тапкыр гына йоклый башладык. Көннең беренче яртысында актив уеннар уйнасак, икенче яртысында исә балама тыныч мохит тудырырга тырыштым. Аннары соң төнге йокы алдыннан билгеле бер ритуал булдыру да ярдәм итте. Мәсәлән, без йокы алдыннан әкият укыйбыз хәзер. Аллага шөкер, йокыны җайга салып киләбез бугай.
Шуңа күрә миннән сезгә төп киңәш: баланың йокысын көйләүгә зур игътибар бирегез. Көне буе көйсез бала күтәреп йөрүгә караганда, бу мең өлеш артыграк. Өстәвенә, ана кешедә интуиция көчле була диләр. Балагызны сездән дә яхшырак аңлаучы барыбер табылмаячак.

Яшь әни язмаларыннан...  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев