Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Бер яшьлек баланы ашатабыз...

Минем язмаларны укып баручылар белә: баланы ашату мәсьәләсенә бик җитди карыйм. Нәрсә ашатырга ярый, кайчан һәм ничек – һәр пункт яхшылап язылган махсус исемлегем дә бар иде, хәтта. Тик әлеге исемлект...

Минем язмаларны укып баручылар белә: баланы ашату мәсьәләсенә бик җитди карыйм. Нәрсә ашатырга ярый, кайчан һәм ничек – һәр пункт яхшылап язылган махсус исемлегем дә бар иде, хәтта. Тик әлеге исемлектәге һәр пунктны дөрес итеп үтәү мин уйлаганнан күпкә каталулырак булып чыкты бит әле. Дөресрәге, кызым әлеге менюны русчалатып әйтсәк, “не оценила”.

Кызыма әле бер генә яшь һәм аның инде хәзердән үк күп нәрсәгә үз фикере бар. Ашау мәсьәләсендә бигрәк тә... Кечкенәрәк чакта күп ризыкны алдалап ашатып була иде әле. Тик хәзер исә барысы да каталулыланды. Тәме ошамаган нәрсәне капмас өчен кыр талаша. Әгәр дә инде Аллаһның рәхмәте белән әлеге ризык аның авызына эләгә икән, тиз генә йотып җибәрәсе урынга кире чыгара.
Суга ясалган боткалар, пешерелгән яшелчә – әлеге бала өчен файдалы ризыклардан без инде күптән баш тарттык. Чөнки ул аларны кабып та карамый – авызын йомып куя да, шулай утыра. Аның каравы, өлкәннәр ризыгын рәхәтләндереп ашый.
Беренче карашка барысы да яхшы кебек: токмачлы аш, шулпада пешкән ит, макарон, ипи һәм башка шундый зурлар ризыгын яраткан бала өчен ашарга аерым пешерәсе юк. Тик кайчакларда аның ашказаны өчен мин чын мәгънәсендә борчылам.
Мәсәлән, макарон һәм ипине генә алыйк... Педиатрлар әлеге ризыкны баланың ашказаны өчен шактый авыр продукт дип әйтә. Өстәвенә, бу яшьтә алар аны яхшылап чәйни алмый – күп очракта шул килеш йотып җибәрәләр. Кыздырылган әйберләр турында исә әйтеп тә торасы юк. Аларның зыянлы булуы көн кебек ачык...
Әлбәттә, минем бу сүзләрдән соң тәҗрибәле әниләрнең күбесе кычкырып көләчәк. Өлкән буын авәкилләре өчен дә бу җөмләләр шактый сәер яңгырарга мөмкин. Чөнки үземнең әниләр дә кызыма 7 ай вакытында “токмачлы аш ашата башла” дип колак итемне ашаганнар иде. Ник дигәндә,алар өчен иң мөһиме, бала ач булмасын.
Ә беләсезме, барыннан бигрәк ачуны нәрсә китерә? Баланы ашату мәсьәләсендә ирем минем яклы түгел. Аның үз мантыйгы. “Бала һәрнәрсәне әз-әзләп кабып карарга тиеш”, - ди дә, мин күрмәгәндә генә балага шоколад, майда кыздырылган ит, котлет суза. Үзе ни ашый, шуны каптыра! Минем ничек ачу килгәнне белсәгез икән!!! Соңгы арада шушы мәсьәлә аркасында рәхәтләнеп талашабыз.
Бер яшьлек балаларга колбаса, сосиски бирүче әниләр мине гомумән дә шаккаттыра. Ничек инде кеп-кечкенә сабыйга пешмәгән ит ашатырга мөмкин? Табиблар,гомумән, әлеге төр ризыклардан читтә торырга киңәш итә, 3 яшькә кадәр бигрәк тә!
Бер генә мисал китерәм. Күптән түгел бер әни белән сөйләшеп торырга туры килде Аның баласына 2-3 яшь кенә түгел, ә 5 (!) яшь. Реанимациядә ятып чыкканнар. Нәрсә булган дисезме? Бала кибетләрдә сатыла торган гриль тавыгын ашап караган. Нәтиҗәдә, организмына ниндидер бактерия кереп утырган. Бала авыр хәлдә реанимациягә китерелгән. Табиблар аның гомерен көч-хәл белән генә саклап калганнар...
Алла сакласын!!! Менә шундый хәлләрдән соң баланы ашату мәсьәләсенә ничек җиңел карап була икән? Ә бәлки мин артык чәүчәләктер? Ничек уйлыйсыз?
P.S. Соңгы арада балага кибет тавыгы бирүдән дә баш тарттым әле. Бер табиб балага кибет ите ашатып, организмын гормоннарга баетасыз диде. Миңа шул җитә калды...
Яшь әни язмаларыннан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев