Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Беренче адымнар... Аяк киеме сайлыйбыз!

Һәр ата-ана баласының тизрәк тәпи китүен көтә торгандыр, мөгаен. Нәкъ менә шул чагында сабый мөстәкыйль тормышка беренче адымнарын ясый, дөньяны башка яктан ача да инде. Шулай да, баланың тәпи киткәне...

Һәр ата-ана баласының тизрәк тәпи китүен көтә торгандыр, мөгаен. Нәкъ менә шул чагында сабый мөстәкыйль тормышка беренче адымнарын ясый, дөньяны башка яктан ача да инде. Шулай да, баланың тәпи киткәнен тыныч кына көтеп яту дөрес түгел икән бит. Тәҗрибәле әниләр бу вакыйгага алдан ук әзерләнеп куярга киңәш итә.

Фото: pixabay.com8-9 айлар тирәсендә бала караватына яисә урындыкка тотынып баса башлый. Аннары исә әкрен-әкрен генә аякларын бер урыннан икенче урынга күчерергә, ягъни тотынып йөрергә өйрәнә. Бу инде беренче мөстәкыйль адымнарга да күп калмаган дигән сүз.
Тотынып басып торырга өйрәнгәч, минем алга балама аяк киеме сатып алу бурычы килеп басты. Шул чагында мин чын-чынлап шок хәлендә калдым. Моңа кадәр оекбаштан битәр берни күрмәгән бу кеп-кечкенә тәпиләргә аяк киеме каян табарга? Аларны ничек дөрес итеп сайлап алырга?
Консультантлар ярдәм итми калмас дип, халык арасында аеруча популяр булган кибетләргә юл тоттым. Әлбәттә, башта интернетка кереп, әлеге аяк киеменең нинди булырга тиешлеге турында укыдым. Иң мөһиме, арткы ягы каты һәм биек булырга тиеш икән. Аннары табан астында яссы табанлылыкка каршы махсус “стелька” булса яхшы дип язганнар. Ә менә күннең чын яки ясалма булуы исә әллә ни мөһим түгел...
Тик кызганыч, әлеге сәүдә үзәкләрендә безнең аякка ярый торган бер генә размер да булмады. Шунда бер сатучы сандалиларны интернет аша заказга ясатырга киңәш итте. “Сезнең 10 сантиметрлы аякка кибеттә берни табылмаячак” – дип кырт кисте ул.

Әйе, интернетта сандалины баланың шәхси размерлары буенча эшләп бирә торган төркемнәр гаять күп. Тик әлеге аяк киеме бәяләрен күргәч, күзләрем шакмак булды. Күп дигәндә ике-өч айдан бәләкәйләнәчәк бу сандалилар өчен 1500 сум акча сорыйлар (!).
Юк, мин әйтәм, болай булмый – очсызлы аяк киеме эзләп карарга кирәк. Яңадан зур сәүдә үзәкләренә юл тоттым. Аллага шөкер, кибетләрнең берсендә яхшы консультан эләгеп, миңа ике төрле сандали сайлап бирде. Аларны балага кигереп карый-карый хәлдән тайдык – яңадан туй күлмәге сайлагандай булдым.
Фото: pixabay.com
Тик әлеге яңа, матур сандалиларга рәхәтләнеп сөенергә дә өлгермәдем, әллә каян гына килеп чыккан танышым – ике бала анасы – бөтен кәефемне кырды. “Кем инде беренче адымнар өчен балага шундый гади сандали ала? Махсус ортопедик аяк киеме кирәк”, - дип сүгеп ташлады бу мине. Аннары шундый аяк киемнәре белән сату итә торган кибеткә алып кереп китте. Андагы бәяләр исә мине тагын да шаккаттырды - 4-5 меңгә дә аяк киемнәре бар, хәтта.
Әлбәттә, ирем белән киңәшләшми торып, мондый кыйммәтле аяк киеме алырга батырчылык итмәдем. Теге ике сандаликны күтәреп кайтыр юлга чыктым. Төнлә дә шул сандалилар белән саташып чыктым. Төш тә күрдем әле: янәсе, бер зур капчык сандаликлар төяп, республиканың иң яхшы ортопеды янына киткәнмен икән. Капчыкны бушатканмын да, шулар арасыннан минем кызга туры килә торганын сайлап бирергә кушканмын...

“Менә бит проблеманы хәл итү юлы бар! Чыннан да, ортопедка язылырга кирәк...”, - дип, уянып киттем. Һәм шул ук кнне бер кулыма кызымны, икенчесенә сандаликларны кыстырып, табиб янына юл тоттым. Һәм, беләсезме, ул миңа нәрсә диде? Әгәр табиб күрсәтмәләре булмаса, балага ортопедик аяк киеме кидерү, киресенчә, зыянлы икән. Ә мин алган 500 сумлык сандалилар исә, русчалатып әйтсәк, “самое то” булып чыкты. (Уф... ярый теге кыйммәтле аяк киемен алмаганмын әле...)
Ниһаять, тынычландым, җәмәгать! Шуңа күрә сезгә төп киңәшем: балага беренче адымнары өчен аяк киеме сайлар алдыннан башта ортопедка күренеп кайтсагыз яхшы. Ул сезгә нинди аяк киеме кирәк икәнлеген тәфсилләп аңлатып бирәчәк. Бары тик шуннан соң гына кибетләргә ашыксагыз яхшы..
Яшь әни язмаларыннан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев