Декретка “дөрес” итеп чык...


Авырлы икәнлеге турында белүгә һәр хатын-кыз диярлек “тизрәк декретка чыгарга иде...” дип йөри башлый. Юуук, моның сәбәбе эшлисе килмәүдә түгел, билгеле. Бу чорда организм шактый зур үзгәрешләргә дучар ителә. Шуңа күрә хатын-кызның хәле күпмедер дәрәҗәдә начараерга мөмкин. Хис-кичерешләр, яңа төр эмоцияләр турында исә әйтеп тә торасы юк...
Декретка чыгар вакыт килеп җиткәч исә, хатын-кыз бер мәлгә аптырап кала. Өстәвенә, бухгалтер да ниндидер “больничный”, аннары отпуск турында сөйләп башны бутый. Чыннан да, бу өлкәдә берни белмәгән хатын-кыз өчен әлеге мәсьәләләр ерып чыгып булмастай кара урман кебек тоела. Ярар ла, эш урынындагы бухгалтер сиңа барысын да тәфсилләп аңлатырга вакыт тапса... Ә бит аларның да төрлесе бар!
Хәер, бу язмам эшләүче хатыннардан бигрәк рәсми эш урыны булмаган авырлы гүзәл затлар өчен файдалы булыр, мөгаен. Кагыйдә буларак, аларга декретка чыгарга кирәк түгел. Билгеле инде, эшләүчеләргә бирелә торган “больничный” пособиесеннән дә мәхрүм калалар. Ә менә бала карау-тәрбияләү белән бәйле отпускка килгәндә исә, мин аларга бу өлкәне җентекләп өйрәнергә киңәш итәм.
Кагыйдә буларак, эшләмәүче хатын-кызларга әлеге төр отпуск өчен бирелә торган акча күләме бик кечкенә – нибары 4-5 мең, ахрысы. Әлеге акча күләме зуррак булсын дисәгез, әлеге төр отпускны үзегез түгел, ә ирегез алсын! Әйе-әйе... бу - гаилә хәлен бераз булса да яхшырту өчен менә дигән мөмкинлек! Мәсәлән, сез эшләмисез, ә ирегез аена рәсми рәвештә 30-40 мең сум акча ала ди. Әгәр дә ул бала карау буенча отпускны үз исеменә эшләтсә, гаилә бюджеты аена 5-6 түгел, ә ким дигәндә 15 мең сумга “баеп” барачак.
Әлбәттә, әлеге тәкъдимем белән мин беркем өчен дә “Америка ачмадым”. Бу күптән билгеле факт. Тик менә ни өчендер гаиләләрнең күбесе бу турыда белми. Белгәннәрен дә эштәге бухгалтерлары “юк-бар сөйлисең” дип кире бора. Яисә инде әлеге гаиләләр үзләре артык куркак.
Чынлыкта исә, куркырга кирәкми. Бу – әти кеше отпускка чыгып, балага 1,5 яшь тулганчы өйдә утырырга тиеш дигән сүз түгел. Ул бары тик эш вакытын бер-ике сәгатькә кыскарта. Бердәнбер кимчелек – хезмәт хакы һәм эш урыныннан бирелә торган отпуск күләме генә бераз азрак булырга мөмкин.
Бала карау буенча отпускны ир-атка теркәү, беләсезме, тагын кемнәр өчен отышлы? Баланы бер-бер артлы алып кайтучы парлар өчен... Хәзер андыйлар шактый – беренче балаларын табып 3-4 ай да узмый, тагын балага узалар. Нәтиҗәдә, хатын-кыз икенче сабыен беренче баласы белән декретта килеш таба. Нәкъ менә шундый чакта отпускны ир-ат исеменә теркәсәң яхшы: син дә, ирең дә декретта булып чыга.
Саный китсәң, декретка чыгуның нюанслары әллә никадәр. Шуңа күрә минем киңәш – бала тапканчы, бу өлкәне яхшылап өйрәнегез! Тишек тагарак алдында калып, аннары үкенерлек булмасын. Чөнки танышларым арасында андыйлар бихисап. Хәзерге тормышта декретка “дөрес итеп” чыга белергә кирәк, җәмәгать…
Яшь әни язмалары...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Кызара инде куралар Җәй – җиләк чоры.  Кура җиләгеннән тәмле пирог та әзерик әле. Бу ризыкны бигрәк тә балалар үз итәчәк.
    2613
    0
    1