Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: Дөрес тәрбия нинди була?

Бала тәрбиясе... Бу турыда уйлый башласам, дөресен генә әйткәндә, кәефем төшә, күңелемә шом тула. Шушы кечкенә генә йомгакны ничек дөрес итеп үстерергә дә, ничек кенә аңардан әхлаклы, иманлы кеше ясар...

Бала тәрбиясе... Бу турыда уйлый башласам, дөресен генә әйткәндә, кәефем төшә, күңелемә шом тула. Шушы кечкенә генә йомгакны ничек дөрес итеп үстерергә дә, ничек кенә аңардан әхлаклы, иманлы кеше ясарга?

Коръәндә баланы ана карынында вакытта ук тәрбияли башларга кушылган. Дөрес яшәү рәвеше алып бару, матур уйлар уйлау, файдалы гамәлләр кылу – карындагы баланы тәрбияләү әллә ни катлаулы түгел анысы. Ә менә бәби туганнан соң аны кайчан һәм ничек итеп тәрбияли башларга – бу сорауга җавапны мин һаман да төгәл генә белмим әле.
Әлбәттә, беренче елда игътибарны нигездә баланы камилләштерү, һөнәрләрен арттыруга юнәлтәсеңдер, мөгаен. Баланың режимын көйләү, төнлә уянмый йокларга өйрәтү, уенчыкларга кызыксыну уяту, соңрак сүзләргә әвереләчәк авазларны әйттерү – беренче баласын алып кайткан яшь әти-әнигә болары да шактый катлаулы кебек тоела шул. Нәкъ менә шуңа күрә мин китапларга мөрәҗәгать итәргә булдым да инде.
Китап кибетендә бала тәрбияләүгә багышланган китаплар саны мин уйлаганнан да күбрәк булып чыкты. Кайсын сайларга белми бик озак басып тордым. Нәтиҗәдә, аеруча кызык һәм файдалы кебек тоелган ике китапны кыстырдым да, өйгә ашыктым. Баланы китапча тәрбиялим, имеш.
Әллә миңа гына шундый китаплар эләкте, аларны укый башлауга чәчләрем үрә торды. Мәсәлән, китапларның берсендәге баланың йокысын көйләү белән бәйле өлешне генә алыйк. Язучыга ышансаң, Франциядә балалар бик тә мөстәкыйль, тәрбияле булып үсәләр икән. Нигә дисезме, чөнки аларда яңа туган баланы әти-әни белән бергә йоклату дигән нәрсә юк – ул аерым бүлмәдә яшәргә тиеш. Әле алай гына да түгел, бала уянып елый башласа, аның янына килү дә катгый тыела, хәтта. 10 минут елаганнан соң да туктамаса, барсаң була... Китапның әлеге өлешенә җитүгә мин аны шыплап ябып куйдым. Ничек инде үзеңнең иң кадерле йөрәк парәңне елатып яткырасың ди?

Икенче китап исә шулай ук минем хыялларымны акламады. Күкрәк сөте иммәгән балага үзлегеңнән смесь ясарга өйрәткән урыннары мине шаккаттырды. Узган гасырда язылган китап диярсең...
Шуңа күрә мин китаплар белән саубуллаштым да, тәрбия мәсьәләсендә үз әниемә мөрәҗәгать итәргә булдым. Беләсезме, аның беренче җөмләсе нинди булды? “Иң беренче чиратта телефоннарыгызны болгап чыгарып атыгыз! Икең дә телефонда утырып, бала тәрбияләп булмый ул”, - диде әни. Дөресен генә әйткәндә, мин үземне озаклап телефонда утыра торган кешегә санамый идем. Шулай да, әни белән әйткәләшмичә генә аның киңәшенә колак салып карарга булдым. Ышанасызмы-юкмы, телефонны кулга алмаган чакларда балага вакыт чыннан да күбрәк кала икән бит! Гомумән, соңгы елларда интернет шул дәрәҗәдә киң таралыш алды ки, күпләребез үз көнен аңардан башка күз алдына да китерә алмый. Кемдер языша, кемдер көннәр буе социаль челтәрләрдә утыра. Бу турыда уйлый башласам, баламның киләчәге өчен куркыныч булып китә! Ул да шулай көннәр буе уен уйнап телефон, планшетта утыра башласа кая барырсың? “Үзеңне брак”... диячәк әни!
Акчалары ташып торган һәм үз ирекләре белән саубуллашырга теләмәүче әниләр исә балаларын иртә камилләшү мәктәпләренә бирә ала. Әлеге курсларга өч айдан ук йөрү мөмкинлеге бар. Әйе-әйе, сез дөрес ишетәсез, хәзер баланы шушы “яшьтән” үк укыта башлыйлар, өйрәтәләр. Дөресен генә әйткәндә, әлеге курсларда шул бер үк күнегүләр, шул бер үк төрле гимнастика! Төп аерма – әлеге күнегүләрне өйрәнеп интегәсе юк. Тиз генә барасың да, баланы камилләштереп кайтасың... Үзеңә вакыт күп кала.

Йомгак ясап нәрсә әйтәсем килә? Бала тәрбияләү мәсьәләләрендә оста булмасам да, бер нәрсәне аңлый башладым кебек. Бу эштә иң мөһиме, балага үзең үрнәк булудадыр. Моның өчен исә, беренче чиратта, үзеңне тәрбияләргә кирәктер, мөгаен.
Яшь әни язмаларыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев