Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: Эпидураль анастезия ясатыргамы, юкмы?

Бәби табу турында әлегә уйламаучыларның бу сүзне иштекәннәре дә юктыр, мөгаен. Ә менә булачак әниләрнең күбесе исә әлеге темага сәгатьләр буе сөйләшергә әзер. Анастезиянең исемен дә алар матур итеп ке...

Бәби табу турында әлегә уйламаучыларның бу сүзне иштекәннәре дә юктыр, мөгаен. Ә менә булачак әниләрнең күбесе исә әлеге темага сәгатьләр буе сөйләшергә әзер. Анастезиянең исемен дә алар матур итеп кенә “эпидуралка” дип йөртә...

Билгеле булганча, бәби тапкан вакытта иң авыры - тулгак. Бала аналык юллары аша узганда да авырту ул кадәр көчле түгел. Ә менә аналык ачылганчы исә хатын-кызга чын мәгънәсендә сират күперен кичәргә туры килә торгандыр, мөгаен.
Эпидураль анастезияне дә юкка гына уйлап тапмаганнар бит инде. Бу - тулгак авыртуын басуның иң уңайлы һәм куркынычсыз чарасы булып санала. Анастезиолог булачак әнинең арка миенә махсус анестетик кертә. Нәтиҗәдә, хатын-кызның тулгак авыртуы басыла. Әле алай гына да түгел,әлеге дару балага бернинди дә начар тәэсир ясамый дип санала. “Препарат әни кеше өчен дә зарарсыз”, - дип ышандыра белгечләр.
Әлбәттә, эпидураль анастезия ясау өчен, беренче чиратта, табиб күрсәтмәсе булу кирәк. Аны, кагыйдә буларак, баласын вакытыннан алда табучыларга, кан басымы югары булган хатыннарга, кесарев кисеме ясаганда кадыйлар. Аннары соң кайчакларда тулгак тиешле нәтиҗә бирмәскә мөмкин: ягъни, авырту бик көчле, ә аналык ачылмый! Бу очракта шулай ук эпидураль анастезия ярдәмгә килә...
Күрсәтмәләр булса бер хәл. Тик хәзер бала табу процессы коммерциягә әверелеп барган заманда эпидураль анастезияне булачак әнинең махсус теләге буенча ясау очраклары да шактый артты. “Тормыш бер урында гына тормый. Тулгакны җиңеләйтү ысулы бар икән, нишләп әле файдаланмаска”, - ди алар. Акча түләп бәби табучыларга эпидуралканы табиблар үзләре үк тәкъдим итәргә мөмкин.

Әйтергә кирәк, әлеге хатыннарга каршы чыгучылар, әле алай гына да түгел, аларны гаепләүчеләр дә бихисап. Кагыйдә буларак, андыйлар табиб күрсәтмәсе була торып та, эпидуралкадан баш тарта. “Аргументлары нинди?”, - дисезме... Иң төп аргумент: эпидураль анастезия әни һәм бала арасындагы психологик бәйләнешне боза, имеш. “Бала табу – табигый күренеш. Бу эшкә кысылырга ярамый”, - дип саный алар. (Шәхсән мин әлеге фикер белән килешмим. Алайга китсә, кесарев кисеме ясау да ярамый булып чыга бит инде???)
Эпидураль анастезия ясатучы хатын-кыз үзен һәм баласын күпмедер дәрәҗәдә крукыныч астына куя, билгеле. Мәсәлән, әлеге анастезиянең дозасын дөрес сайлау кирәк. Әгәр анастезиолог арттырыбрак җибәрсә, хатын-кыз тулгакны гына түгел, ә бала туганын да сизмәскә мөмкин, Алла сакласын. Бу очракта инде аңарга тиз арада кесарев кисеме ясаячаклар. Аннары соң күпләр эпидураль анастезиядән соң баш, бил авыртуларыннан зарлана диләр. Ни дәрәҗәдә дөрестер...
Шуңа күрә мин булачак әниләргә бала табу йортына китәр алдыннан бу теманы тәфсилләп өйрәнергә киңәш итәм. Ничек кенә булмасын, аны ясату-ясатмау һәркемнең үз ихтыярында.
Яшь әни язмаларыннан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев