Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: “Инфекционка” – барысы да, кеше сөйләгәнчә, куркынычмы?

Бала белән ялга барып, рәхәтләнеп диңгездә коенып, кояш нурларында иркәләнеп кайттык-кайтуын. Тик кайтып ике көн дә узмады, кызым белән “инфекционка”га эләктек...“Инфекционка”... Казан әниләре Окольна...

Бала белән ялга барып, рәхәтләнеп диңгездә коенып, кояш нурларында иркәләнеп кайттык-кайтуын. Тик кайтып ике көн дә узмады, кызым белән “инфекционка”га эләктек...

“Инфекционка”... Казан әниләре Окольная урамында урнашкан балалар инфекцион хастаханәсен әнә шулай дип атап йөртә. Әлеге хастаханә турында нинди генә фикерләр ишетмәдем мин. Биредә булган аналарны тыңлагач, чәчләрем үрә тора иде, билләһи! Анда нинди генә вируслар юк. Алар сине әлеге больницаның һәр почмагында сагалап тора. Бирегә килеп эләксәң, тагын берничә төр “зараза” эләктерми чыкмыйсың. Алар бала гына түгел, әниләрне дә аяктан ега, янәсе. Хастаханә түгел, ә ниндидер куркыныч, пычрак урын...
Нәкъ менә шуңа күрә мин бу хастаханәгә бармас өчен җан тартыштым да инде. Хәер, барысын да җентекләбрәк сөйлим хәзер.
Көннәрдән бер көнне матур итеп кенә төнге йокыга талган балам косып уянды. Аны шул дәрәҗәдә каты итеп укшыта иде ки, без тиз генә ашыгыч ярдәмгә шалтыраттык. Температура юк, эч бармый. Коса да коса гына... Шуңа күрә алар безне ДРКБ га алып киттеләр. Төнне без шунда чыктык. Икенче көнне исә баламның хәле тагын да начарланды: ашказаны спазмнарына температура һәм диарея да кушылды. Әлбәттә инде безне инфекционкага җибәрү карары кабул ителде. “Юк, мин әйтәм, әлеге хастаханәгә аяк та атламыйм. Без өйгә кайтабыз да, шунда гына дәваланабыз”. Регидрон, смекта өйдә дә бар, янәсе.
Педиатр мине бүлек мөдире янына алып керә. Анысы мине эт итеп сүгә. “Балагыз турында уйлагыз. Күрәсез бит хәле юк...” – дип акылга килергә чакыра. Минем, һәрвакыттагыча, үз сүзем сүз. “Биредә калдырыгыз алайса. Инфекционкага барып, тагын да күбрәк авыру эләктереп кайту теләгем юк”, - дим.
Тик шул ук вакытта акылым белән табиб сүзләрендә дөреслек бар икәнлеген дә аңлыйм. Баламның хәле юк, ашый да алмый, йоклый да йоклый... Ә бу начар күренеш. Аннары ротовирус бит йогышлы нәрсә. Ә ДРКБ га көненә күпме бала килә... Тик шул ук вакытта әлеге инфекционка турындагы начар сүзләр, фикерләр дә баштан чыкмый. Нишләргә дә белмәссең...

Шулай да, мин икенче юлны сайладым. “Гаилә җыелышында” тиз арада инфекционкага китү карары кабул ителде. Җәһәннәм тишегендә урнашкан бу бинаны эзләп тапканчы, башымдагы бөтен чәчем агарып бетте бугай. Үземне иң начар сценарийга әзерлим: искереп беткән, сап-салкын, шыксыз бина, сиңа акырырга гына торучы ямьсез табиблар...
Менә без кабул итү бүлегенә барып керәбез. Җылы, рәхәт, матур... Каршыбызга шундук табиб чыга. Баланы тәфсилләп тикшерә, карый. Аннары исә безне шундук палатага озаталар. “Кабул итү бүлмәсе матур булырга тиеш инде ул! Палаталар ямьсез, шыксыз булачак”, - дигән уй белән мин табибтан түләүле палата сорыйм. Андый палаталар бар, тик буш түгел икән. Әлеге палаталарның берәрсе бушауга шундук хәбәр итәргә вәгъдә биреп, безне гади палатага озаталар. Без 4 нче катка өр-яңа, матур лифтта күтәреләбез. Коридорда кайнар һәм салкын су белән кулер тора. Шунда ук өстәлдә кайнаган су. Янында гына холодильник һәм микроволновка. Палатлар өч урынлык. Гади ятактан тыш балалар өчен махсус кроваткалар да бар. Палаталар якты һәм, иң мөһиме, чиста!
Икенче көнне исә безне түләүле палатага күчерәләр. Менә мин сезгә чын күңелдән киңәш бирәм: әгәр мөмкинлегегез бар икән, һичшиксез түләүле палата сорагыз. Беренчедән, душ һәм туалет аерым. Икенчедән, гади палатада өч бала. Билгеле ки, аларның эчләре авырта. Бер-бер артлы елыйлар.Аларга кушылып, без – әниләр дә - елыйбыз. Тынычлык турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Бала авыртудан гына түгел, йокысызлыктан да интегәчәк. Аннары соң әлеге хастаханәдә озак тотмыйлар. Бер атна торучылар да сирәктер, мөгаен. Күп очракта өч-дүрт көннән чыгарып җибәрәләр.
Персоналга килгәндә, табиблар шактый мөлаем. Барысын да тәфсилләп аңлаталар. Медсестралар да минут саен кереп чыга. Ашау мәсьәләсенә килгәндә, хастаханә ризыгын тәмле дип булмый, билгеле. Шулай да, биредәге ризыкны тәмсез дип тә булмый. Бала белән мәш килгәнеңне күрсәләр, ризыкны өстәлеңә кадәр китереп утырталар, хәтта.
Менә шулай. Күрәсез, мин әлеге хастаханә турында бер генә начар сүз дә әйтә алмыйм. Аннары соң, Аллага шөкер, без биредә озак тормадык. Ике-өч көндә өйгә озаттылар.
Нинди киңәш биримме? Түләүле палата турындагы иң төп киңәшне бирдем инде. Тагын бер мөһим момент: бала белән коридорга чыгып йөрмәскә тырышыгыз. Гомумән, баланың хәле бераз яхшыруга өйгә кайту ягын карарга кирәк. Чөнки балага хәл кергәч, аның уйныйсы, шаярасы килә башлый. Ул егыла, уенчыкларын төшереп җибәрә. Пычрак кулларын авызына тыга. Шуңа күрә мондый очракта вируслардан саклануның төп ысулы – өйгә кайтып китү дип саныйм... Әлбәттә, табиб белән киңәшләшү мөһим.
Тик ничек кенә булмасын, әлеге хастаханә нинди генә фикер калдырмасын, бирегә бүтән килергә язмасын, җәмәгать!!! Балалар сау-сәламәт булганда гына тормыш матур, яшәве рәхәт...
Яшь әни язмалары...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев