Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: Исем сайлау гына димә...

“Балага исем эзләү бала табудан да катлаулырак”... Элегрәк моның ише җөмләләрне ишетүгә, көлемсери идем. Исем табуның ние бар - китапларны актарып чыгасың да, күңелеңә хуш килгәнен сайлап куясың, янәс...

“Балага исем эзләү бала табудан да катлаулырак”... Элегрәк моның ише җөмләләрне ишетүгә, көлемсери идем. Исем табуның ние бар - китапларны актарып чыгасың да, күңелеңә хуш килгәнен сайлап куясың, янәсе...

Әйе, балага исем табу беренче карашка бик тә гади һәм җиңел эш сыман тоела. Тик чынлыкта, бу – бик тә авыр, бөтен нервыларны бетерә торган процесс икән. Әле алай гына да түгел, мин исем сайлауны – ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрнең ныклыгын тагын бер кат сыный торган чор дип әйтер идем. Бу катлаулы процесска әби-бабай, туган-тумача да кысыла башласа, гомумән дә, дөнья бетәргә мөмкин.
Әлбәттә, һәр әти-әнинең баласына матур исем кушасы килә. Эчтәлеге дә яхшы булсын, татарча да, русча да матур да яңгырасын. Малай көтүчеләр исемне фамилиягә һәм әтисенең исеменә туры китереп сайларга тырыша. Ә менә кыз кешегә исә әтисенең исеменә туры китерү дә җитә. Ник дигәндә, кияүгә чыккач, барыбер фамилиясен үзгәртәчәк дип уйлыйсың. Тагын бер таләп – гадәти булмаган, киң таралыш алмаган исем табарга теләүдер, мөгаен.
Кагыйдә буларак, бу “эшчәнлек” бик тә матур башлана. Икеңә дә уңайлы вакыт табып, йомшак кәнәфигә килеп утырасың. Берең китап актарса, икенчең исә интернет челтәрен өйрәнә. Тик көлешә-көлешә исем эзләү тиз арада бер-берең белән әйткәләшү, талашуга кадәр барып җитә. Сиңа ошаган исем – иреңә, ә иреңнең күңеленә хуш килгәне – сиңа ошамый. Бер уртак нәтиҗәгә килә алмагач исә, исем эзләү вакытын бераз кичектерү карары кабул ителә... Һәм бу процесс бала туганчыга кадәр шулай дәвам итә.
Иң кызыгы, баланың булачак исеме ата-анадан тыш барча туганнарны, дусларны да кызыксындыра. Матур итеп кенә “нинди исем кушарга уйлыйсыз соң?” дип сораштыра алар. Менә мин сезгә шундый киңәш бирәм: туганнарга, танышларга БЕРКАЙЧАН ДА күңелегездә йөрткән исем турында белгертмәгез. Нигә, дисезме? Чөнки араларында бу исемне ошатмаган берәрәсе табылмый калмаячак! “Шушы да булдымы исем...” дип үз вариантларын тәкъдим итүдән дә тартынмаячак алар. Бу очракта иң яхшысы – “тапмадык әле, эзлибез”, дип кенә җавап бирү.

Исем сайлашуга әби-бабайлар аеруча хирыс була. Күптән түгел генә бер танышым зарланып торды. Кызларына “Әминә” дип исем кушарга уйлаганнар. Моны ишеткәч, каенанасы килене белән бер ай (!) сөйләшмәгән. “Нинди Әминә? Ева, Оливия, Милия... матур исемнәр шундый була ул”, - дип әйтә ди. Кхм... нәкъ татар гаиләләренә хас исемнәр шул...
Әлбәттә, туган-тумача һәм дуслар исем сайлашканда сезгә бары тик яхшылык кына телидер. Тик чынлыкта аларның әйткән һәр сүзе сезнең ирегез белән мөнәсәбәтләргә зур йогынты ясарга мөмкин бит. Бу мәсьәләдә болай да уртак фикергә киленмәгән, өстәвенә, чит-ятлар да ярага тоз сибә.
Кызганыч, исем сайлау эшчәнлеген җиренә җиткереп башкарып чыга алмаган парлар да юк түгел. Мәсәлән, танышларым арасында баласына үзлегеннән исем кушкан әниләр дә бар. Ничек, дисезме? Билгеле булганча, хәзер туу турында таныклыкны бала тудыру йортында ук ясап бирәләр. Әни кеше шунда бара да, таныклыкка үзенә ошаган исемне яздырта. Әгәр дә таныклыкны роддомда ясатып өлгермәсәң, андый мөмкинлеккә ир-ат та ия була. Син бала белән өйдә утырганда, тиз генә үзенә ошый торган исемне яздыртып кайта...
Шәхсән минем өчен бу бик тә сәер күренеш сыман. Ничек кенә авыр булмасын, мондый карарлар бер-береңнең ризалыгы аша гына кабул ителергә тиештер бит.
Яшь әни язмаларыннан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев