Балага күкрәк сөте яки смесь – кайсы яхшырак?

Күкрәк сөте – яхшы, смесь – начар! Хәзерге вакытта педиатр һәм психологлар булачак әниләрнең баш миенә нәкъ менә шушы фикерне сеңдерә. Кызганыч, алар бу гамәлләренең начар нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкинлеге турында ни өчендер уйламый...
Әлбәттә, мин килешәм: яңа туган нәни балага әни сөтеннән дә кадерлерәк, әни сөтеннән дә файдалырак берни юк! Һәр ана үз баласын үзе ашатырга тиеш. Шулай да, кайчагында балага күкрәк сөте генә җитми башларга мөмкин. Кемгәдер билгеле бер сәбәпләр нәтиҗәсендә баласыннан аерылып торырга туры килә, икенче берәүләргә исә табиб рөхсәт итми... Нәкъ менә шул чагында ана кеше депрессиягә бирелә дә инде.

“Балага соска да, бутылочка да каптырмыйм!” Булачак әниләр өчен махсус курсларга йөргәннән соң, мин менә шундый катгый нәтиҗәгә килгән идем. Баламны китапта язылганча үстерәм, имеш... Башка әниләр ничектер, шәхсән мин соска каптырмыйча төгәл өч атна түздем. Ә менә бутылочканы исә, чыннан да, 4 айга кадәр авызга да алмадык. Тик кызганыч, балага 4 ай дигәндә, әнинең сөте кинәт кенә бетеп китте...
Менә шунда башланды да инде “рәхәт” тормыш! “Күкрәк сөте – бала һәм ана арасындагы алыштыргысыз элемтә. Бары тик шул очракта гына бала авыруның нәрсә икәнен дә белмичә, сау-сәламәт булып үсәчәк. Әлеге сөттәге витаминнарны берни белән дә алыштырып булмый...” Ышанасызмы-юкмы... психологларның шушы сүзләре һәркөн төшкә керә башлады. Бала алдында үземне шул дәрәҗәдә гаепле итеп тоя идем ки, депрессиягә бирелгәнемне сизми дә калдым. Еламаган көнем калмады. Сөт килүне яхшырту өчен нинди генә дарулар, смесьләр сатып алмадым, әлеге өлкә буенча махсус белгечкә дә мөрәҗәгать иттем хәтта. Күпме акча җилгә очты... файдасы гына булмады!
Хәзер мине шундый сорау борчый: ни өчен психологлар күкрәк сөтенең файдалы булуы турында сөйли, ә сөте булмаганнарга әлеге проблеманы хәл итәргә өйрәтми икән? Ни өчен алар булачак әниләрдә ясалма смесьларга карата шундый начар фикер тудыра? Аек акыл белән уйлап карасаң, балага смесь ашатуның бер зыяны да юк бит!

Кызганыч, моның шулай икәнен аңлау өчен миңа шактый озак вакыт кирәк булды. Укымаган китабым калмады, бу турыда фәнни эшләргә кадәр карап чыктым һәм шундый нәтиҗәгә килдем: табибларның смесьны “күрә алмауларының” төп сәбәбе – алар яшь әниләр балаларын имезүдән баш тартыр дип борчыла . Якынча дистә ел элек Россиядә нәкъ шулай булган. Балага үзе теләп күкрәк сөте имезүчеләрне бармак белән генә санаганнар. Шул чагында ясалма смесьларга сугыш игълан ителгән дә инде.
Әлбәттә, мин әлеге белгечләрне гаепләмим. Шулай да, булачак әниләрдә смеська карата шул дәрәҗәдә катгый фикер тәрбияләү дөрес түгел дип саныйм. Ярый ла, мин үземне тиз арада кулга алдым. Ә бит интернет челтәрен ачсаң, чәчләр үрә тора! Кемдер баласын үзе ашата алмаганга оялып, чит кешеләр белән күрешмәс булган. Икенче берәү исә үзен дөньядагы иң начар әни дип хис итүе турында яза. Әле алай гына да түгел, араларында “Мин ими ашатмыйм, балам чирле булачак инде”, - дип язучылары да очрый.
Ярый ла, әни кеше үзе генә борчылса... Ә бит хәзер җәмгыятьтә дә шундый фикер формалашты: ими ашатмый, димәк, бу ана – эгоист! Миңа кырын-кырын караучыларны хәзер дә һәркөн күреп торам әле.

Мондый очракларда ана кеше нишләргә тиеш икән? Шәхсән мин психолог түгел. “Баласын үзе туйдыра алмаган” гап-гади әни. Шулай булса да, сөте җитмәгән яшь әниләргә берничә киңәш бирә алам:
1. Күкрәк сөте белән бәйле лекцияләрне тыңлаганда, мәгълүматны “чистартып” кабул итәргә кирәк. Психолог сүзләрен 100 процент үтәргә кирәк дигән сүз юк.
2. Әни сөте бала өчен күпкә файдалырактыр. Аның каравы, смесь – витаминнарга, микроэлементларг а күпкә баерак.
3. Смесь ашатуның уңай якларын эзләргә кирәк. Ә алар чыннан да бихисап!

Яшь әни язмаларыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: