Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: Кышын баланы урамга ничек киендерергә?

Уф, кышкы һава торышына болай да мөкиббән китми идем, быел гомумән дә яратмый башлармын кебек тоела. Кызым белән урамга чыгып киткәндә, өй бомба төшкәндәй булып кала. Мәш килеп киенгәндә, ул да, мин д...

Уф, кышкы һава торышына болай да мөкиббән китми идем, быел гомумән дә яратмый башлармын кебек тоела. Кызым белән урамга чыгып киткәндә, өй бомба төшкәндәй булып кала. Мәш килеп киенгәндә, ул да, мин дә кызып пешәбез. Андый чакларда ике балалы хатыннарның урамга җыенуын күз алдына китереп, чәчләрем үрә тора, җәмәгать.

Аның каравы, кызым кышны аеруча яратты, ахрысы. Иртүк уянуга өй буйлап кышкы аяк киемен күтәреп йөри башлый. Кагыйдә буларак, урамга төшке аштан соң, ирне эшкә озаткач, җыена башлыйбыз. Башта үзем киенәм, аннары иң катлаулысы – баланы киендерү процессы башлана!
Хәтерләсәгез, узган ел балама нибары 4-5 ай вакытта урамга чыгып китә алмый җәфа чигәбез, дип бер тапкыр зарланган идем инде. Тик узган елгы кыш быелгысы белән чагыштырганда җәннәт булган икән бит! Бала бер урында гына ята, рәхәтләнеп киендер бит инде, ә мин әле зарланырга да вакыт тапканмын. Ә менә хәзер... Хәзер күрәм күрмәгәнемне! Саф һавага җыену процессы минем бөтен энергиямне суыра! Беренчедән, кызым минем төсле үк кышкы өс киемнәрен яратмый, аларны күрүгә йөгерә-кача, елый башлый. Мин исә аның артыннан чабам. Шапка кию, шарф бәйләү эше шулай ук бик авырлык белән бара. Кайчакларда беркая да чыкмый, өйдә генә утырасы килгән моментлар да була, хәтта! “Әй, кадалыплар китсен бу саф һава! Шәһәрдә нинди саф һава инде ул. Урамга чыктың ни, өйдә утырдың ни, барыбер бер үк һаваны сулыйсың...” дигәнрәк фикерләр дә кереп чыга башка. Тик мин үземне бик тиз кулга алам. Мин бит бик яхшы әни булырга тиеш, дим үземә.
Анысы бер хәл. Кыш көне урамга йөрергә чыгу белән бәйле икенче, күпкә җитдирәк проблема бар. Баланы ничек киендерергә? Әлбәттә, кышкы комбинезон кигерергә кирәк икәнлеген беләм инде. Ә эчтән нәрсә ? Педиатрлар бит бала туңарга гына түгел, кызып пешәргә дә тиеш түгел ди – тегеләй дә, болай да салкын тигерәчәк, имеш.
Шуңа күрә мин бу мәсьәләне яхшылап өйрәнергә булдым. Интернетта бу темага язмаларның очы-кырые юк. Тик менә аларның төгәл аңлашыла торганнары гына аз. Андагы бөтен киңәшләрне истә калдыра башласаң, баш миендә уйларга урын гомумән дә калмас иде, мөгаен.
Менә карагыз: курткалардагы җылыта торган материаллар да фәлән төрле хәзер. Холлофайбер, тинсулейт, файбертек, тек-полифилл... Шуның өстенә яшь әниләрнең авызыннан мембрана комбинезоннар яхшы дигән сүз дә еш ишетелә. Аңлап кына җитеш!

Шуңа күрә бүген сезгә кышкы комбинезон төрләре турында сөйләп тормыйм. Үземнең тәҗрибәм белән генә уртаклашам. Баланы кыш көне ничек киендерергә дигән сорауга әллә ни зур игътибар да бирмәс идем, мөгаен. Шулай да, күптән түгел шундый мәгълүматка тап булдым: бактың исә, балаларның 80 проценты салкын тию белән иммунитет түбән булганга түгел, ә әти-әниләрнең аларны урамга дөрес итеп киендерә белмәве нәтиҗәсендә чирли икән. Мәсәлән, быел без мембрана комбинезон сатып алдык. Ә белгечләр әгәр урамда температура -10 градустан җылырак икән, бу кием астына колготки һәм юка кофта кигерү белән чикләнергә киңәш итә. Аннары соң әлеге эчке кием тулысынча мамык һәм тулысынча синтетика булмаска тиеш икән. Югыйсә, баланың туңуы яки тирләве ихтимал.
Дөресен генә әйткәндә, бу сүзләр мине бераз шаккаттырды. Мин башка бик күп әниләр кебек үк баланы никадәр калынрак киендерсәң, шулкадәр яхшырак дип уйлый идем, ләбаса. Хәзер исә үземнең бу мәсьәләгә карашымны үзгәртергә туры килә! Балама колготки, озын җиңле футболка кигерәм дә, өстеннән кышкы комбинезонны элеп урамга ашыгабыз. Андый чакларда үз-үземә баласын салкын тигерергә алып чыккан юләр әни булып тоелам. Тик шаккаткыч, әлегә бер тапкыр да чирләп карамадык әле. Белгечләрнең сүзләрендә дөреслек бар, ахрысы.
Көннәр әкренләп суыта. Ә мин үз-үземне үзгәртү өстендә эшлим. Тулысынча барып чыгармы, юкмы, әлегә белмим. Урамга чыгудан гомумән баш тартып өйдә генә утыра башламасак ярый инде...

Яшь әни язмалары...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев