Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Җәмәгать урыннарында бала имезәбез...

Күптән түгел генә миңа әлеге темага “багышланган” дискуссиядә катнашырга туры килде. Яшь әниләр “җәмәгать урыннарында бала имезергә ярыймы” дигән сорауга бәхәс куерттылар. Һәм беләсезме, күпләр өчен ч...

Күптән түгел генә миңа әлеге темага “багышланган” дискуссиядә катнашырга туры килде. Яшь әниләр “җәмәгать урыннарында бала имезергә ярыймы” дигән сорауга бәхәс куерттылар. Һәм беләсезме, күпләр өчен чит кешеләр алдында балага күкрәк чыгарып каптыру гадәти хәл икән бит. Шәхсән минем өчен бу шактый сәер күренеш...

Әлбәттә, әлеге яшь әниләрне күпмедер дәрәҗәдә аңлап та була торгандыр. Күз алдына гына китерегез: сез көне буе бала янында мәш киләсез - аны ашатасыз, төрле уеннар уйныйсыз, буклы ыштаннарын юасыз. Баланы имезү исә үзенә күрә бер ләззәт. Баланың тырыша-тырыша, мышный-мышный сөт ашавы шул дәрәҗәдә зур рәхәтлек бирә ки, үзеңне дөньядагы иң бәхетле кеше итеп тоясың. Вакыт барган саен бу хис юкка чыга. Бала имезү ниндидер интим процесс түгел, ә гадәти хәл итеп кабул ителә башлый. Бала көйсезләнәме – ими каптырырга кирәк. Елый икән, шулай ук ими сорый дигән сүз. Мескен ана нишләсен, күкрәген чыгара да бирә инде...Көне буе имигә асылынган баланы башкача ничек тынычландырмак кирәк???
Әлбәттә, баштарак җәмәгать урыннарында бала имезергә кирәк булса, әни кеше махсус бүлмәләргә юл тота. Андый бүлмә юк икән инде, кеше йөрми торган урыннарны эзли. Күкрәген чыгарыр алдыннан исә яхшылап каплана. Тик бик тиздән ул үзе дә сизмәстән “артык хәрәкәтләргә” игътибар итми башлый. Бала ими сорауга ук күкрәген чыгара да, баланың авызына тыга. “Мине кем күрсен соң? Мин кемгә кирәк?” - янәсе.
Әйе, безгә – әниләргә бу, чыннан да, шактый гадәти хәл кебек тоела торгандыр. Тик мин сезгә шуны әйтәм, читтән караганда бу бер дә матур күренеш түгел. Әни булганчыга кадәр андый хатыннар мине чын мәгънәсендә шаккаттыра иде. Үзем әни булгач, мин аларның хәлен аңладым-аңлавын. Тик шулай да, үз-үземә “баламны беркайчан да чит кешеләр алдында имезеп утырмаячакмын”, - дип сүз бирдем.

Күптән түгел тагын бер кызыклы мәгълүмат әйттеләр әле. Бактың исә, җәмәгать урыннарында бала имезеп утыру күренеше күп очракта нәкъ менә россиялеләргә хас ди. Ни дәрәҗәдә дөрестер, Европа илләрендә андый хатыннар бик сирәк очрый диләр. Мөселман илләрен исә әйтеп тә торасы юк. Мәсәлән, күптән түгел генә танышларым кечкенә бала белән Гарәп Әмирлекләрендә ял итеп кайттылар. Бактың исә, аларны кунакханәгә килеп керүгә үк “урамда, кафе-рестораннарда бала имезергә ярамый” дип кисәтеп куйганнар икән.
Шуңа күрә, әниләр, балаларыгызны җәмәгать урыннарында имезеп утырудан туктагыз сез. Сезгә ул гадәти күренеш булып тоелса да, чынлыкта исә бу – бик тә интим процесс. Аннары соң бу күренеш сезне хатын-кыз буларак бер дә бизәми. Әни булу бит әле ул сез гүзәл зат булудан туктыйсыз дигән сүз түгел...
Яшь әни язмалары...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев