Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: “Newborn” яки 15-30 меңлек фотосессия кирәкме?

Фотосессиянең бу төре турында ишетмәгән кеше калмагандыр да инде. Соңгы бер-ике елда әлеге юнәлеш шул дәрәҗәдә популярлашты ки, “кесә тулы акча” белән мактана алмаган гаиләләр дә яңа туган сабыйларын...

Фотосессиянең бу төре турында ишетмәгән кеше калмагандыр да инде. Соңгы бер-ике елда әлеге юнәлеш шул дәрәҗәдә популярлашты ки, “кесә тулы акча” белән мактана алмаган гаиләләр дә яңа туган сабыйларын фотога төшерү өчен дип акча җыя. Әйе-әйе... бу фотолар шактый кыйммәт йөри хәзер.

Бүген без фотосессияләр турында сөйләшербез. Сезнең игътибар иткәнегез бармы: хәзер һәр икенче кеше фотограф. Бу профессиягә укып та торасы юк – кыйммәтле фотоаппарат сатып алалар да, рәхәтләнеп фотограф булып йөриләр. Ихтыяҗ бар, ахрысы. Әгәр фотога төшәргә теләүчеләр аз булса, фотографлар да яңгырдан соңгы гөмбәләр кебек бер-бер артлы калкып тормаслар иде, мөгаен. “Ярар, йөрсеннәр, төшерсеннәр – сиңа аннан ни зыян”, – дирсез сез. Ә бит зыян бар! Фотограф булып йөрүчеләр күп булгач, үз эшенең осталарына эләгү шактый катлаулылана. “Так себе” фотографлар бер сәгатьлек эш өчен 2-3 мең алса, профессионаллар исә ике тапкырга кыйммәткәрәк эшли... Бу язмада сүз барачак “newborn” фотосессиясе турында исә әйтеп тә торасы юк.

Булачак әниләр арасында исә ике төр фотосессия популяр. Авырлы вакытта борын төбенә кадәр җиткән корсаклары белән фотога төшсәләр, бәби тугач исә “newborn” фотосессиясе ясыйлар. Берничә ел элек кенә хатыннар йөклелек чоры фотосессиясенә кияргә кием таба алмый азапланса, хәзер исә бу проблема да бик җиңел хәл ителә. Озын, берсеннән-берсе матуррак күлмәкләр, эчке кием тәкъдим итүче салоннар гаять күбәйде. Күлмәкне акчаң күп булса сатып аласың, әгәр юк икән инде арендага да алып торырга мөмкин. “Бәяләр ничек?”, - дип сорарсыз сез. Монысы инде сезнең теләк-тәкъдимнәрдән тора. Стандарт бәя менә мондыйрак: студия – 1000 сум, фотограф – 2000-3000 сум, күлмәк – 1000 сум, макияж/прическа өчен исә тагын 1000-1500 сум акча бирергә туры киләчәк. Аңлыйсыз инде: әлеге пунктларның теләсә-кайсын төшереп калдырырга мөмкин...
Бүгенге көндә аеруча популяр фотосессиянең тагын бер төре – “Newborn”. Яңа туган сабыйны төрле матур киемнәргә төреп, берсеннән-берсе гүзәлрәк фонда фотога төшерәләр. Бу - гади фотосессия генә түгел. Шуңа күрә ул бер генә сәгать түгел, ә 4-5 сәгать дәвам итәргә мөмкин, хәтта. Сабыйның йоклаган вакытын туры китерү, аннары аны төрле позаларга кертә белү кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә бәя дә шактый кыйммәт. Бу төр фотосессияләр белән яңа гына шөгыльләнә башлаган фотографлар да якынча 5 мең сум ала. Уртача бәя исә – 10-15 мең (!). Күзләрегез шар булдымы? Тик моның белән генә бетми әле. Казанда әлеге төр фотосессияне аеруча оста башкаручы профессионаллар бар. Әгәр дә аларны чакырырга теләсәгез, 30 мең сум (!) акча кирәк дип сөйлиләр. Ни дәрәҗәдә дөрестер...

Кисәтеп куям: әгәр фотосессиянең бу төре күңелегезгә хуш килә икән, бәби туганны көтеп ятмагыз. Яңа туган сабыегызның профессиональ фотолары белән хозурланырга теләсәгез, фотографны ике-өч ай алдан сайлап кую мөһим. Югыйсә соңга калуыгыз бар. Чөнки “newborn” фотосессиясен бала туганнан соңгы беренче 10-15 көндә генә ясыйлар. Беренче атнада ук ясый алсагыз аеруча яхшы.
Я, ничек, кызыктыгызмы? Кызыксагыз, акча җыя башлагыз. Заманында мин дә кызыккан идем. Тик ирем рөхсәт итмәде. “Яңа туган балада болай да стресс. Ә син аны фотосессиягә алып бармакчы буласың!”, - дип кырт кисте. Бәлки сезнең ирләрегез минекенә карый йомшаграктыр...

Яшь әни язмаларыннан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев