Гаилә психологиясе: Остеопатка йөрү модамы, файдамы?

Әлеге тылсымчы-белгечләр турында ишетмәгән кеше калмагандыр инде. Соңгы бер-ике елда алар шул дәрәҗәдә популярлашты ки, хәтта тәҗрибәле остеопатларга эләгү өчен кесәңдә шактый түгәрәк сумма булу мөһим. Әле алай гына да түгел, балалар белән эшләүчеләренә су буе чират – ике-өч ай көтәргә туры килә.

Шәхсән мин остеопат дигән белгеч турында беренче мәртәбә авырлы чакта ишеттем. Бала табу буенча курсларга йөргән вакытта белгечләрнең берсе бәбиләрне туу белән, иң беренче чиратта, остеопатка күрсәтергә киңәш итте. Тулгак вакытында алган зур һәм кечкенә җәрәхәтләрнең барысын да эзләп табып тиз арада хәл итеп бирәчәк икән. Бу исә баланың дөрес камилләшүе өчен аеруча мөһим.
Кем соң ул остеопат? Әлеге белгеч күпмедер дәрәҗәдә мануаль терапевтны хәтерләтә. Тик, аннан аермалы буларак, остеопат гәүдәне төрле якка бөтерми, сөякләрне шыгырдатмый. Ә киресенчә, тәннең проблемалы урыннарына кулларын куя да... шуның белән эше бетә, авыру да китә! Әгәр дә проблеманы бер генә сеанс ярдәмендә хәл итеп булмаса, өч, хәтта биш тапкыр күренергә кирәк. Менә шундый могҗиза.
Дөресен әйтим, мин бу сүзләргә ышанмадым. Шуңа күрә остеопатка бару уе башыма кереп тә чыкмады. Шулай да, балама өч ай вакытта невропатолог безгә остеопатка күренергә киңәш итте. Баланың муен мускуллары тонуста, янәсе.
Мин уйга калдым... Озак кына фикерләгәч, ышанычлы невропатологыбыз белми әйтмәс дип, әлеге тылсымчы-белгечкә күренеп карарга кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Бөтен интернетны актарып озак кына “отзывлар” укыганнан соң, араларыннан берсен сайлап тиз генә язылып та куйдым.
Тик әлеге бегечкә эләгү насыйп булмаган икән. “Иртәгә барабыз”, – дигән көнне генә бер шактый сәер “отзыв”ка тап булдым һәм бу остеопатка бару теләгем гомумән дә юкка чыкты. Андагы сүзләрне сезгә дә китерәм: “Остеопат безне бик җылы кабул итте. Тик бүлмәгә керүгә балам кычкырып елый башлады, тиз генә тынычландыра алмадым. Остеопат исә миңа борчылмаска кушты. Баланың проблемалы урыннарын ул минем, ягъни баланың әнисе аша да эзләп таба ала икән. Шулай диде дә, минем муенга кулын куйды. Баланы минем аша дәвалый, имеш...”

Нәрсә диим? Шәхсән мин әлеге төр “методика”ларга ышанмыйм! Әгәр әлеге хатын урынында булсам, кычкырып көлеп җибәргән булыр идем, мөгаен.
Шулай итеп, мин әлеге остеопаттан баш тартып, үзебезнең невропатолог тәкъдим иткән белгечкә күренеп карарга булдым. “Невропатолог белми әйтмәс, табиб башы белән шарлатаннар белән эшләмәс”, – дигән уй күңелемне җылытты.
Ышанасызмы-юкмы, беренче сеанстан соң мин әлеге карарыма чын-чынлап сөендем. Остеопатның монысы энергия белән эшләми, ә бары тик китаптагы белемнәргә генә таяна булып чыкты. Бер сеанс якынча ярты сәгать дәвам итте. Остеопат баламның аяклары, куллары, умыртка баганасы яннарын тикшереп чыкты. Белгечнең куллары муен өлешенә җитүгә исә, моңа кадәр елмаеп-көлеп яткан кызым кычкырып елап җибәрде. “Чыннан да тонусы бар”, – дип нәтиҗә чыгарды белгеч. Әлеге проблеманы хәл итү өчен тагын ике сеанс кирәк булачагын да әйтте. Бер сеансның 1500 сум торганлыгын исәпкә алсак, остеопатка якынча 5000 сум акча туздырганбыз икән.
Ә иң кызыгы беләсезме нәрсә? Соңгы – өченче прием вакытында моңа кадәр шыр-шыр акырган кызым елау турында уйламады да. Киресенчә, табибның куллары муен өлешенә җитүгә елмаеп-көлеп җибәрде. Мин исә 5 мең сум акчамның җилгә очмаганына сөенеп елмайдым...

Нәтиҗә ясап нәрсә диим? Шәхсән мин остеопатлар арасында үз эшенең чын осталары барлыгына инандым. Тик шулай да, сезгә саграк булырга киңәш итәр идем. Араларында ялган белгечләр бихисап диләр...
P.S. Хәер, мин сезгә бер киңәш бирә алам икән бит. Россиядә остеопатларның бердәм милли реестры бар. Остеопатка язылыр алдыннан әлеге реестрга кереп, белгечнең исемлектә бармы-юкмы икәнлеген тикшерергә онытмагыз!
Яшь әни язмаларыннан...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: