Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: Поликлиникага барып, грипп йоктырып кайтмас өчен...

Шәхсән мин балалар поликлиникасына барасы көннәрне бер дә яратмыйм. Юк-юк, чират мәсьәләсе мине бер дә куркытмый - теләсә-кайсы дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесендәг е кебек үк чиратта утырырга ту...

Шәхсән мин балалар поликлиникасына барасы көннәрне бер дә яратмыйм. Юк-юк, чират мәсьәләсе мине бер дә куркытмый - теләсә-кайсы дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесендәг е кебек үк чиратта утырырга туры киләчәге көн кебек ачык һәм мин моңа тулысынча әзер. Биредә проблема гомумән башкада...
Билгеле булганча, кыш җитте исә мәгълүмат чаралары халыкны ОРВИ, грипп белән куркыта башлый. Гриппның яңа төре чыккан, йоктырсаң тиз генә терелә алмыйсың, янәсе... Әлеге авырулар балага йога калса, гомумән дә паникага бирелергә кирәк! Яшь организм вируслардан тиешенчә саклана алмый икән...
Быел ОРВИ һәм грипп сезоны аеруча иртә – ноябрьдә үк башланды һәм... һаман да дәвам итә. Телевизорны ачмавың, карамавың мең өлеш артык. Андагы куркыныч мисаллардан чәчләрең үрә тора.

Иң кызыгы, шундый “экстремаль” шартларда яшь әниләр яңа туган сабыен күтәреп, ай саен поликлиникага йөрергә тиеш! Әлбәттә, әлеге нәниләр өчен поликлиникада махсус “сәламәт бала көннәре” бар-барын. Тик Сәламәтлек саклау министрлыгында утыручыларга шуны әйтәсем килә: бу схема гомумән дә эшләми, бәлки бу өлкәгә яңа үзгәреш кертергә вакыттыр! Сәламәт бала көнендә бардың ни дә, гадәти көндә ни – бер аерма да юк! Син яңа туган сабыеңны күтәреп чиратта басып торганда, яныңда бер бала булса да я төчкереп, я корык-корык ютәлләп басып торачак. 5 яшьлеге дә, 15 яшьлеге дә... Мәсәлән, бер генә мисал китерәм. Күптән түгел генә поликлиникада бер танышымны очраттым. Өч яшьлек баласын җитәкләгән. “Ай, грипп йоктырдык бит, малай. Көчкә күтәреп алып килдем үзен. Температура, борыныннан ага. Гади салкын тию дип уйлаган идем...”, - ди. Я, менә бу кешегә ни әйтәсең! Сүзем юк...
Тагын бер кагыйдә: яшь бала күтәргән әниләр педиатрга да, кан бирергә дә чиратсыз керергә тиеш! “Тиеш..” дип әйтүе генә җиңел, син башта кереп кара! Чиратта утыручы әниләр әрлән кебек ябышачак... Кайчакларда әле аларга әти кешеләр дә кушыла. Монысы инде бер кысага да сыймый, минемчә.
Беләсезме, мине нәрсә шаккаттыра??? Әлеге сиңа җикеренергә генә торучы аналарның балалары да күптән түгел генә ике, өч, дүрт айлык булгандыр бит! Алар үзләре дә шундый ук проблема, шундый ук мөнәсәбәт белән очрашканнардыр. Күптән түгел генә бәби алып кайткан яшь әнинең хисләрен алардан да яхшырак аңлаучы булмаска тиеш кебек тә бит. Алай түгел икән шул...
Әлбәттә, монда ата-аналарны гына гаепләү дә дөрес түгел, минемчә. Билгеле булганча, хәзер дәүләт хезмәтләре порталында теләсә-кайсы табибка алдан язылып була. Сәламәт бала көнендә педиатр янына килүчеләрнең дә күбесе – нәкъ менә шундый әниләр. Тагын бер генә сорау туа: сәламәт бала сәгатьләрендә чиратка язылу системасы нигә эшли? Билгеле булганча, балага бер яшь тулганчы без поликлиникага бернинди язылусыз йөрергә хаклы...

Ярар, гаеплене эзләп утырудан бер файда да булмас. Декабрь аенда поликлиникага барып, салкын тидергән балалар янында ярты сәгать басып торып кайтканнан соң , үз-үземә “яз җитмичә, бирегә бер адым да атламыйм”, - дип сүз бирдем. Педиатрыбыз безнең юклыкны сизмәс тә дип уйладым. Тик алай түгел икән шул! Ике айдан соң исләренә төштек. “Кая югалдыгыз?”, - дип шалтыраттылар. Әлбәттә, мин “поликлиникага барып, вирус эләктереп йөрмибез әле”, - дип җавап бирдем. “Яз җиткәч, килербез. Бик кирәк булса, үзегез килеп карагыз”, - мин әйтәм. Тырыша торгач, күндерделәр анысы. “Бер минут та чиратта утыртмаячакбыз”, - дигәч, тиз генә киендек тә чыгып киттек. Чыннан да, ишекләрен ачып, “без килдек”, - диюгә чакырып та керттеләр, тиз генә карап, кайтарып та җибәрделәр. Әй,күңелләрем булды да соң!!! Безнең педиатрдан да яхшырагы юк икән дип көне буе рәхмәт укып йөрдем үзенә.
Шул рәвешле, хәзер без поликлиникага кадерле кунаклар кебек махсус чакыру буенча гына йөрибез. Грипп чоры узгач ничек булыр, анысын инде вакыт күрсәтер... Тик ничек кенә булмасын, иң мөһиме, барчабызга да табиблар янына сәламәт икәнлекне раслау өчен генә йөрергә туры килсен иде.
Яшь әни язмаларыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев