Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: Табибка бушлай эләгү өчен тимер “нервы”лар кирәк!

Хәтерлисез микән, күптән түгел генә бала белән 1 яшьтә үтелә торган медосмотрны әллә ни авырлыкларсыз гына бушлай узып чыгуыбыз турында язган идем. Түләүле клиникаларга барып та торасы юк, янәсе. Тик...

Хәтерлисез микән, күптән түгел генә бала белән 1 яшьтә үтелә торган медосмотрны әллә ни авырлыкларсыз гына бушлай узып чыгуыбыз турында язган идем. Түләүле клиникаларга барып та торасы юк, янәсе. Тик бушлай медицинаны сезгә иртә мактаганмын икән...

Поликлинкаларда кайсыбер белгечләргә эләгү шактый катлаулы булып чыкты бит әле. Кабинет төбенә барып утырганчы, сират күперен кичәргә кирәк, билләһи. Теләсәң-теләмәсәң дә, түләүле клиникага бару турында уйлый башлыйсың. Анда, ичмасам, акча бирәсең дә, нервың тыныч! Өстәвенә, табибны да сайлау мөмкинлеге бар...
Ярар, барысын да башыннан сөйлим. Көннәрдән бер көнне мин балам белән эндокринологка барып кайтырга карар кылдым. Әлбәттә, башка килгән беренче уй – түләүле белгечне сайлау иде. Тик соңрак фикеремне үзгәрттем. “Туктале, - мин әйтәм, - балалар поликлиникасы өйдән ике адымда урнашкан, өстәвенә, медосмотрны да уңышлы гына уздык, бу белгечкә дә бушлай эләгеп карыйм”, янәсе.
Шундый уйлар белән поликлиникага юл тоттым. Бактың исә, поликлиникада андый белгеч юк икән, шуңа күрә әллә кайдагы клиникага җибәрәләр. Тик моның өчен башта педиатрдан юнәлеш алырга кирәк. Бу кәгазьгә педиатрдан тыш, поликлиника мөдире дә кул куярга тиеш. Аннары шуның белән регистратурага барасың. Анда бу “кыйммәтле” кәгазьгә тагын бер төрле мөһер куялар һәм балаңның исемен аерым бер журналга теркиләр. Шушы рәвешле син эндокринологка чиратка басасың. Чиратның кайчан җитәчәге исә билгеле түгел. Хәер, мине, ким дигәндә, ике атна көтәргә туры киләчәк дип кайтарып җибәрделәр.
Монысы белән дә килештем, җәмәгать. “Ашыгыч түгел, көтәрбез”, янәсе. Чиратка басып, якынча ике атна вакыт узгач, ниһаять, миңа шалтыратып, табиб кабул итәчәк көн һәм вакытны әйттеләр. “Юк, - мин әйтәм, - бала бераз чирләп тора, шуңа күрә без бу көнне килә алмыйбыз. Башка көнгә языгыз”...
Иң кызыгы менә шунда башланды, җәмәгать! Бактың исә, әгәр без билгеләнгән көн һәм вакытка килә алмыйбыз икән, табибка эләгү өчен кәгазь тутыру процедурасын өр-яңадан башкарырга туры килә!!! Ягъни, башта педиатрга, аннары поликлиника мөдиренә, аннары регистратурага барасы да, яңадан ике атна чиратта утырасы. Рәхәәәәт...
“Юк, алай итеп йөри алмыйм. Записьне башка көнгә күчереп, язып куегыз. Шул сезнең өчен авырмы?” – дип тә әйтеп карадым. Юк, барыбер язмадылар. Мыскыл итеп тә куялар инде, ә... Менә шундый хәлләрдән соң бушлай медицинага хөрмәт була ала микән? Түләүле клиникага барып кайтканың мең өлеш артык.
Тагын бер проблема бар әле: инде ике ай буе стоматологка эләгә алмый йөрибез. Анысына шулай ук башка поликлиникага, җәһәннәм тишегенә кадәр барырга кирәк. Педиатрга рәхәт, регистратурада язылыгыз, ди. Ә регистратурада утыручылар шул поликлинкага шалтыратып, үзегез язылыгыз диләр. Ә ул сәламәтлек саклау учреждениесендә исә телефонга җавап бирүче юк. Нишләргә? Бу мәсьәләдән чыгуның бары тик ике ысулы бар. Беренчесе, кат-кат педиатрга шатыратып, регистратурада утыручыларның теңкәсенә тиеп, бөтен нервыны бетереп, ниһаять, стоматологка бушлай эләгү бәхетенә ирешү. Икенче исә – шул ук түләүле клиника: акчаң булса, нервың янга кала.
Менә шундый хәлләр, җәмәгать. Бушлай медицинаны мактаганыма үкенеп утырам. Бары тик бер генә теләк: Аллаһы Тәгалә үзе сакласын, табибтан табибка йөрисе булмасын берүк!!!
Яшь әни язмалары...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев