Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Әтиләр бала тәрбияли беләме?

Бу сорау беренче карашка шактый сәер булып тоелырга мөмкин. Ничек инде әти кеше үз баласын карый, тәрбияли алмасын ди?! Тик чынлыкта исә яшь әниләрнең күбесе нәниләрен баланың атасына ышанып тапшырырг...

Бу сорау беренче карашка шактый сәер булып тоелырга мөмкин. Ничек инде әти кеше үз баласын карый, тәрбияли алмасын ди?! Тик чынлыкта исә яшь әниләрнең күбесе нәниләрен баланың атасына ышанып тапшырырга курка. “Ул бала карый белми”, - янәсе...

Шәхсән мин бу фикер белән гомумән дә килешмим. Баланың әтисе турында шулай дип әйтергә, әйтергә генә түгел, уйларга мөмкин микәнни соң? Тик кызганыч, таныш-белешләрем, поликлиника, комлыктагы башка әниләр авызыннан әлеге җөмлә көннән-көн ешрак яңгырый.
Әлбәттә, беренче тапкыр әни булган хатынның күңелендәге курку хисләре миңа да таныш. Беренче вакытта әлеге нәни төргәктән кала башка берни турында да уйлый алмыйсың - подгузник алмаштыру, баланың күтен юу, коендыру кебек көндәлек эшләргә бик тырышып өйрәнергә туры килә. Әгәр дә шундый чакта ирең синең янда бөтерелеп йөри, ничек тә булса ярдәм итәргә тырыша икән, димәк синнән дә бәхетлерәк хатын юк! Әлеге җаваплы эшләрне бергәләшеп башкарсаң аеруча рәхәт бит.
Тик кызганыч, күп хатыннар әлеге рәхәтлекнең нәрсә икәнен аңламый. Аларның яраткан сүзе: “Юк, үзем!”. Әлеге гүзәл затлар бала карау, тәрбияләүгә шулкадәр нык бирелгәннәр ки, бу эшкә ир дә катнашырга тиеш дигән фикер аларның башына кереп тә чыкмый. Барысын да үзләре эшләргә омтылалар. Ә ир кешегә шул гына кирәк тә – алар рәхәткә тиз күнегә. Эштән кайтып, тамагы тук, өсте бөтен бала белән ярты сәгать уйныйлар да эшләре бетә. Нәтиҗәдә, ир акча эшли, хатын бала карый булып чыга.

Әлбәттә, тиздән әлеге хатын-кызның да бала караудан тыш, дуслары белән күрешәсе, фитнес, бассейнга йөрисе, кибетләргә барып кайтасы килә башлый. Тик баласын иренә калдырып китәргә курка. Ничек инде калдырсын, “ул бит бала карый белми...”.
Юууук, мин психолог түгел. Гап-гади әни кеше һәм ир хатыны. Әлеге язмада исә үз күргән-ишеткәннәрем һәм шулар нәтиҗәсендә башымда туган уй-фикерләр белән генә уртаклашам. Кем белә бит, бәлки иренә баласын калдырырга куркучы әниләргә бераз булса да ярдәмем тияр.
Үз тәҗрибәмнән чыгып исә шуны әйтә алам: иң мөһиме, КУРЫКМАГЫЗ! Кайсыбер очракларда әтиләр әниләргә караганда да игътибарлырак әле. Без бала караган арада табак-савытын да юабыз, ашарга да пешерәбез, өй дә җыештырырга җитешәбез. Ә ирләр исә берничә эшне берьюлы башкара алмый. Шулай булгач, бөтен вакытларын бала карап уздырачаклары көн кебек ачык.

Хәер, моның өчен берничә киңәшне истә тотарга кирәк. Беренчедән, роддомнан кайтып керешкә үк, ирне бала карау эшенә тарта башлау сорала. Ярар, буклы ыштаннарын алыштырмасалар да сүз юк. Ә менә күлмәк кигерү, коендыру кебек эшләрдә исә алар алыштыргысыз ярдәмче. Мәсәлән, минем кызымны ирдән башка бер генә мәртәбә дә юындырганым юк. Гомумән, бездә бу эш өчен күптән инде ирем җавап бирә.
Икенчедән, ял көннәрендә баланы әтисе белән бергә саф һава суларга чыгарып җибәрә башлагыз. Икесе генә рәхәтләнеп йөреп кайтсыннар. Сез исә шул арада өйдәге эшләрегез белән мәшгуль була аласыз.
Һәм инде өченче, иң мөһим пункт! Балага 6 ай тирәләрендә баланы әтисенә тапшырып, берәр җиргә барып кайта башлагыз. Башта тиз генә якындагы кибеткә чыгып керегез. Икенче юлы исә ерактаграк кибетне сайлагыз. Шулай итсәгез, бик тиздән ирегез сезне дусларыгыз белән дә җибәрә башлаячак.
“Бөтен ирләр дә бертөрле түгел шул! Минеке баланы күтәрергә дә курка”, - дисезме? Ә менә психологлар сезнең белән килешми. Алар фикеренчә, ир кешене бала карарга өйрәтү берни тормый. Хатын-кыздан бары тик осталык һәм бераз гына хәйләкәрлек сорала...
Яшь әни язмалары...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев