Гаилә психологиясе: Уен мәйданчыклары – балалардан битәр аналар “сугыша”...

Әйе-әйе... сез дөрес ишетәсез! Әгәр күңелегез яңа эмоцияләргә сусаган икән, һичшиксез балалар мәйданчыгына рәхим итегез! Монда күрмәгәнеңне күрсәтәләр...

Моңа кадәр, әлбәттә, балалар мәйданчыкларына барып, нәниләрнең уйнаганнарын карап утырганым юк иде. Әлеге урыннарны, киресенчә, урап узарга тырыштым. Кагыйдә буларак, әлеге комлыкларда халык бик күп була. Балалар исә бер-берсен уздырырга теләгәндәй йөгерешә. Тавышлары исә әллә кайларга кадәр ишетелеп тора. Балаларны үлеп яраткан кеше дә андый урында озак тора алмый дип уйлый идем мин...
Ә бала тугач, дөньялар үзгәрә икән. Киресенчә, әлеге мәйданчыклар синең иң яраткан урыныңа әверелә дә куя. Балаларның рәхәтләнеп уйнаганын күрәсең дә, “иии, минем балам да тизрәк тәпи китсен иде. Гел шушында йөрер идек”, - дип уйлыйсың.
Бактың исә, биредә хәлләр ерактан гына “ал да гөл” булып тоела икән. Чынлыкта исә комлыкка барыр алдыннан психолог дәресләре алу, ким дигәндә, интернет челтәрен актару кирәктер, мөгаен. Нигә, дисезме? Хәзер аңлатам...

Билгеле булганча, һәр баланың үз холкы. Тыныч балалар белән беррәттән аеруча актив, һәр урында лидер булырга омтылучылары да бар. Шуңа күрә уен мәйданыкларында бер-береңне этү-төртү, елату, сугыш-талаш гадәти хәл. Мине, беләсезме, нәрсә шаккаттыра? Мондый очракларга балалардан бигрәк ата-аналар әзер түгел! Балалары арасында туган конфликтларны алар дөрес итеп чишә белми.
Бер генә мисал китерәм. Балалар мәйданчыкларына без күптән түгел генә йөри башладык әле. Булса, шул 3-4 тапкыр булганбыздыр. Тик шушы вакыт эчендә мин балаларның әти-әниләре арасындагы ике низагка тап булдым. Беренче очракта ике әни үзара бәхәсләшеп кенә калса, икенче юлы исә балалары турында онытып, бер-берсенә әшәке сүзләр яудыра ук башладылар. Җитди сәбәбе булса бер хәл иде - балалары үзара атынгыч бүлешә алмаган икән.
Әлбәттә, бер генә ата-ананың да үз баласын рәнҗеттерәсе килми. Һәркем өчен аның гына баласы дөрес һәм хаклы. Тик бу очракта баланы яклаудан бигрәк кешелек сыйфатлары турында да онытырга ярамыйдыр бит.
www.barcroftindia.com
Әлбәттә, бу өлкәдә мин, русчалатып әйтсәк, үзем дә “новичок”. Шуңа күрә андый хәлгә калсам, нишләячәгемне әйтә алмыйм. Тик шулай да әлеге аналар кебек оятка каласым килми. Шуңа күрә кайту белән интернетка утырдым да, балалар арасындагы низагларны матур итеп кенә хәл итәргә өйрәнә башладым. Бактың исә, Казанда әлеге темага багышлап махсус лекцияләр дә укыйлар икән. “Комлыкта үз-үзеңне тоту серләре” дигән курс балаларга түгел, ә әниләргә багышланган. Шушы курсны тыңлаганнан соң бала мәйданчыкларындагы низагларга нокта куелачак, имеш.
Әлбәттә, билгеле бер кагыйдәләрне белеп тору зыян итмәс. Шулай да, биредә иң мөһиме, үзеңнең балалар арасында икәнеңне онытмаудыр, мөгаен. Теләсә-кайсы проблеманы тыныч кына хәл итеп була бит. Теләк кенә кирәк... Ә сез ничек уйлыйсыз? Тәҗрибәле әниләр киңәше кирәк миңа.
Яшь әни язмаларыннан...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Тышлыкта – уен! "Сабантуй"да шәп яңалык: журналның март саны тышлыгында өстәл уены дөнья күрә!
    25
    0
    0