Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: Яңа туган интернет йолдызлары...

Социаль челтәрләр кеше тормышын тамырдан үзгәртте. Хәзер үзара хәл-әхвәл белешү өчен күрешеп сөйләшү дә кирәк түгел – теге яки бу танышыңның интернеттагы битенә кереп, фотоларын карап чыгу да җитә. Ар...

Социаль челтәрләр кеше тормышын тамырдан үзгәртте. Хәзер үзара хәл-әхвәл белешү өчен күрешеп сөйләшү дә кирәк түгел – теге яки бу танышыңның интернеттагы битенә кереп, фотоларын карап чыгу да җитә. Аралашуның әлеге төрен аеруча үз итүчеләр социаль челтәрләрдә яңа туган сабыйларының да үз шәхси битен булдыра, хәтта...

Сүземне ерактан – йөклелек чорыннан ук башлыйм әле. Яшь әниләрне мин социаль челтәрләргә бәйле рәвештә ике төргә бүләм. Беренчеләре әлеге матур чорның үз серлелеге бар дип уйлый. Үзенең тиздән әни булачагы турында бар дөньяга белгертәсе килсә дә, аңарга бу турыда кычкырып йөрү урынсыз кебек тоела. “Бәхетемә күзләр генә тия күрмәсен”, - дип уйлый алар... Кагыйдә буларак, аларның бәби алып кайтулары турында 9 айдан соң гына беләсең.
Икенче категориягә керүчеләр исә, киресенчә, әлеге яңалык турында тизрәк хәбәр итәргә ашыга. Әлбәттә, ул моны социаль челтәрдәге бите аша эшли. Әлегә бернинди дә үзгәреш кичермәгән корсагын фотога төшерә дә, интернетка урнаштыра. Фото астына “безгә бүген 5 атна”, - дип язып куя. Шул көннән башлап, әлеге булачак әнинең социаль челтәрендә корсак фотолары артканнан-арта. Әлеге шәхеснең тормышы белән кызыксынучылар исә булачак әнинең һәр адымыннан хәбәрдар тора. Эче кайсы айда үсә башлаган да, роддомга киткәндә корсагының зурлыгы нинди булган – барысы турында да сөйли интернет.
Бу хәл бала тугач та дәвам итә. Беренче категориягә керүче куркак әниләр социаль челтәрдәге битләренә балаларының бер генә фотосын да урнаштырмый. Әгәр дә урнаштыра икән, нәнинең йөзен каплап куя. Икенче категория әниләр исә, киресенчә, халыкны яңа туган сабые белән бала тудыру йортында ук таныштыра. Шул рәвешле, әлеге кечкенә кешенең социаль челтәрдәге популяр тормышы башлана...

Беренче карашка яңа туган сабыйны чит-ятларга күрсәтү-күрсәтмәү һәр кешенең үз эше кебек тоела. Тик соңгы вакытта бу тема шул дәрәҗәдә популярлашты ки, ул халыкта берсеннән-берсе көчлерәк бәхәсләр уята. Кагыйдә буларак, әлеге үзара капма-каршы фикердәге яшь әниләр бер-берләрен күралмый! Һәркемнең үз сүзе сүз. Күз тиюдән куркучы әниләр социаль челтәрләрнең яңа туган йолдызларына кызганып карый. “Бу ана ни йөрәге белән баласын чит-ятларга күрсәтә инде”, “шулай итеп баласының тормышын бозмаса булмый микән”, - дип уйлый алар. Ә менә икенче категория әниләрнең ачуын исә, киресенчә, куркак әниләр чыгара. “Бала йөзен хайван рәсемнәре белән каплыйлармы инде...”, “болай оятка калганчы, ул фотоны гомумән урнаштырмаса булмый микән”, “туйдырды бу йөзе капланган бала фотолары”, - ди алар.
Әлбәттә, Ислам кануннары буенча тәрбияләнгән яшь әниләрнең күбесе баланың йөзен чит-ятларга күрсәтмәү яклы. Гомумән, 40 көнгә кадәр яңа туган сабыйны якыннарга күрсәтү дә ярамый, хәтта. Өстәвенә, күз тию дигән нәрсә дә юк түгел... “Сакланганны саклармын”, - дигән Аллаһы Тәгалә.

Хәер, баласының тормышы турында сөйләргә яратучы аналарны да гаепләп булмый. Алар шул рәвешле үз шатлыклары белән уртаклаша. “Күз тию” дигән сүзгә исә алар гомумән дә ышанмый. Яисә инде “күзне чит-ятлар тигерә алмый, аларга синең балаң ник кирәк, күзне нәкъ менә якын туганнар тигерә”, - дип белдерә.
Нәкъ менә шуңа күрә дә мин бу бәхәсләрнең максатын гомумән дә аңламыйм. Бәлки, аларга нокта куяр вакыт җиткәндер. Ә сез ничек уйлыйсыз?
Яшь әни язмаларыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев