Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: Яңа туган сабый йөзә-йөзә ныгый...

Моңа кадәр мин йөзү белән балалар 4-5 яшьтә генә шөгыльләнә башлый дип уйлый идем. Алай түгел икән шул. Акчаң булса, хәзер бер айлык сабыйны да йөзәргә өйрәтергә мөмкин икән. Әлеге “йөзәргә иртә өйрәт...

Моңа кадәр мин йөзү белән балалар 4-5 яшьтә генә шөгыльләнә башлый дип уйлый идем. Алай түгел икән шул. Акчаң булса, хәзер бер айлык сабыйны да йөзәргә өйрәтергә мөмкин икән. Әлеге “йөзәргә иртә өйрәтү мәктәпләре” ата-аналар арасында соңгы вакытта аеруча популярлашты...

Бу курслар турында беренче тапкыр ишеткәч, мин: “яңа туган сабыйны йөзәргә өйрәтү нигә кирәк? Нишләп мескен сабыйларны интектерәләр инде...” - дип уйлаган идем. Әле бит ул башын да тота белми, кул-аяклар белән ничек дөрес итеп хәрәкәтләнергә кирәк икәнен дә аңламый – ә аны йөзәргә өйрәтмәкче булалар. Әле анысы бер хәл, бәп-бәләкәй төргәкне үзең дә курка-курка гына күтәрәсең, ә биредә аны тренер кулына тапшырырырга туры килә... Уйлый башласаң, чәчләр үрә тора, җәмәгать.
Тик чынлыкта исә әлеге курслар – акча эшләү ысулы гына түгел икән бит. Бу дәресләр яңа туган сабыйның организмын ныгыта, чыныктыра, тонус белән көрәшергә ярдәм итә . Андый сабыйлар башкалар белән чагыштырганда иртәрәк үрмәли, утыра, йөри башлый, дип аңлата белгечләр. Тренерның төп максаты исә – баланы суга чумарга өйрәтү. “Өйрәтү” дип әйтү бик үк дөрес булмас, мөгаен. Чөнки, яңа туган сабый өчен су – таныш мохит. Карында вакытта ул нәкъ менә суда яши. Шуңа күрә тын алу системасы, кул-аяк хәрәкәтләре әлеге мохтикә күнеккән. Ягъни, яңа туган сабый су астында суламыйча тора белә. Тик вакыт барган саен ул әлеге сәләтен югалта. Әгәр дә инде бу сыйфатны камилләштерсәң, тренировкаларны даими үткәреп торсаң, баланың организмына зур файда килә. Нәкъ менә шуңа күрә дә инде белгечләр әлеге төр тренировкаларны бала 2-3 атналык вакытта ук башларга киңәш итә. Кендек ярасы төзәлгәнне генә көтәргә кирәк...

Казанда андый мәктәпләр саны 2-3 бугай, ялгышмасам. Иң мөһиме, аларга ихтыяҗ шул дәрәҗәдә зур ки, теге яки бу тренерга эләгү өчен чиратта да торырга туры килә, хәтта. Кагыйдә буларак, тренировкалар махсус ванналарда уздырыла. Әлбәттә инде суны һәр баладан соң алыштырып торалар. Әгәр дә акчагыз бераз күбрәк икән, тренерны өйгә дә чакырырга мөмкин. Бу очракта бала туңар, берәр вирус эләктерер дип куркасы юк.
Шәхсән мин, әлеге мәктәпләр турында ишеткәндә, баламны анда йөртергә мораль яктан бер дә әзер түгел идем. Шундый зур авырлык белән балаңны тудыр да, шундук бер белмәгән кешеләр кулына илтеп тапшыр. Аннары аларның нәнине суга батырганнарын тыныч кына карап тор, имеш.
Тик барча әниләр дә минем төсле куркак түгел шул. Танышларым арасында әлеге мәктәпкә йөрүчеләр берничә. Заманында алар бу тренировкаларның ни дәрәҗәдә файдалы булуы, нәниләренең суга чумган вакытта ничек сөенүләре турында сөйләп, бөтен колак итемне ашаганнар иде. Шул дәрәҗәдә кызыктырдылар ки, үз-үземне җиңеп, бер дәрескә барып карарга булдым бит, җәмәгать!

Тик... безне алмадылар. Соңга калганбыз икән. Яңа туган сабыйлар суламыйча тора алу сәләтләрен 3 айлар тирәсендә югалта ди. Шуңа күрә әлеге төр күнегүләр турында авырлы чакта ук уйлый башласагыз яхшы.
Яшь әни язмалары...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев