Гаилә психологиясе: Яшь әни депрессиядә...

Яңа гына бәби алып кайткан хатын-кызлар арасында “послеродовая депрессия”нең нәрсә икәнен белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Әйе-әйе, күп кенә әниләр бала тудыру йортыннан кайткач, шатлык-сөенеч хисләре белән янып йөрми, ә нәкъ менә депрессия кичерә.
Әлбәттә, күпләр бу проблема турында кычкырып йөрергә яратмый. Яратмаудан бигрәк, ояла, читенсенә. Чөнки беренче карашка 9 ай буе йөрәк астыңда йөрткән нәниеңне, ниһаять, күрү, кочаклау, тәмле исен иснәп изрәү бәхетенә ирешү берничек тә депрессиягә илтә алмый кебек. Ә чынлыкта... чынлыкта ничек кенә илтә әле!!! Ирең генә түзсен...

Өйгә бала кайткач, дөньяның асты-өскә килә. Баш миендә сорау өстенә сорау: ничек чишендерергә, ничек киендерергә, ничек юындырырга, ничек имезергә, нигә елый, нигә һаман уянмый??? Төннәрен исә йоклый алмый чыгасың – минут саен торып, исәнме-юкмы икәнлеген тикшерәсең! Беренче айда төнгә будильник куеп, рәхәтләнеп йоклап яткан мескен баланы ике сәгать саен ашарга уятканым турында һаман да кешегә әйтергә оялып йөрим әле. Тәҗрибәле әниләр кычкырып көләчәк алайса...
Анысы бер хәл... Әле бит яныңда ирең дә буталып йөри. “Тамак ачты...”, “Нәрсә пешерәсең?” кебек җөмләләрне ишетү белән өйдә көчле буран куба торган иде. “Тамак ачты” түгел, “Тамагың ачмадымы, кадерлем?”; “Нәрсә пешерәсең?” түгел, “Нәрсә пешереп ашатыйм , бәхетем?” дияргә тиештер бит инде ул яңа гына бала табып кайткан бердәнбер сөекле хатынына! “Нәрсә пешерәсең”, имеш...
Өстәвенә, балада аллергия чыкмасын өчен, бернинди тәмле әйбер ашарга ярамый. Карабодай, дөге, ит һәм коры чәй... Ә ирең синең янда рәхәтләнеп кәнфит, шоколад ашап утыра. Нишлисең, аның авызына карап нәүмизләнеп утырудан ары китә алмыйсың. Менә, ничек ачуың чыкмасын инде?! Хәер, мин бу проблеманы хәл итү җаен тиз таптым: өйдәге барча тәмле әйберне яшереп куя башладым. Берүзе генә, мине мыскыл иткән кебек, иреннәрен чапылдата-чапылд ата кәнфит-печенье ашап утырмасын әле, янәсе...

Ашау мәсьәләсе бер хәл... Ә менә балага узганчы кигән ыштаннарың сыймаса... менә бу проблема! Нәкъ менә “мин таза” дигән уй хатын-кызларны депрессиягә илтә дә инде. Бер якка - чалбарларны, икенче якка өс киемнәрен салып, кычкыра-кычкыра елап утырган көннәрем һаман да исемдә. Ярар иде әле ирең мактап торса... Ул да бит “Роддомнан кайттың гына бит, нечкәрерсең әле, ник борчыласың...” - дип юата. Димәк, минем таза булуым белән килешә дигән сүз. Мин исә шуны аңлап тагын да кычкырыбрак елыйм. “Мин тазамы?” дигән сорауга үзе тагын “Юк, матур гына” дип өстәгән була. Ә чынлыкта ул алай уйламый. Юри генә, мине тынычландырыр өчен генә матур ди...
Депрессиягә илтә торган тагын бер сәбәп: беркая бара, беркая чыга алмыйча көне буе өйдә яту. Таралмаган чәч, йокы туймаган кысык күзләр... Маникюр, педикюр турында исә әйтеп тә торасы юк. Сабын күбеге тутырылган ваннада рәхәтләнеп ял итеп яткан чаклар да онытылган инде. Нинди ванна, нинди күбек??? Атнага бер душ эләксә яхшы. Анысында да әледән-әле юпь-юеш килеш балаң йоклаган бүлмәгә атылып чыгасың. Чөнки колагыңа минут саен бала елаган тавыш ишетелә. Я, әйтегез, кайсыгыз шушындый хәлдә үзен дөньядагы иң бәхетле хатын-кыз итеп хис итә ала?

Әйе, яңа гына бәби тапкан хатын-кызларның күбесе шулай уйлый торгандыр. Хәзер исә үземнең шул чагымны искә төшереп көлеп утырам. Бактың исә, бу очракта иң мөһиме үзеңне тиз арада кулга алу икән. Беренче вакытта гына читен, аннары билгеле бер режим барлыкка килгәч, барысы да үз урынына утыра. Гәүдә авырлыгы да үз урынына кайта. Шуңа күрә минем бу язманы укып, бәби алып кайтырга куркып утыра күрмәгез тагын! Ничек кенә булмасын, әни булу хатын-кызны тагын да чибәррәк, матуррак, мөлаемрак итә бит!
Яшь әни язмаларыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: