Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: Яшь әни өйдә утырырга тиешме?

Мин яшь әниләрне ике төркемгә бүлеп карыйм: көннәр буе бала белән өйдә утыручылар һәм, киресенчә, өйдә ятуны күтәрә алмаучылар. Иң мөһиме, безнең халык өчен беренче төркемгә керүчеләрдән дә яхшырак ан...

Мин яшь әниләрне ике төркемгә бүлеп карыйм: көннәр буе бала белән өйдә утыручылар һәм, киресенчә, өйдә ятуны күтәрә алмаучылар. Иң мөһиме, безнең халык өчен беренче төркемгә керүчеләрдән дә яхшырак аналар юк. Икенче төркем әниләргә исә ни өчендер гаепләп карыйлар...

Әлбәттә, бала тудыру йортыннан кайткач, сабый белән урамга чыгу ерып чыга алмаслык катлаулы эш кебек тоела. Саф һава суларга чыгар алдыннан мескен баланы киендерә алмыйча җәфалап бетергәнем һаман исемдә әле. Педиатр “баланы артык җылы киендереп, организмына зыян китермәгез”, - ди. Ә әни-әбиләр исә, киресенчә, “җылырак киендер, салкын тия алайса”, - дип җанга тия. Ничек дөресрәк икәнен исә, кагыйдә буларак, әни кеше хәл итәргә тиеш.
Бу проблема белән очрашучылар бер мин генә түгелдер, мөгаен. Табиблар “бала үзен уңайлы хис итсен өчен кигән киеме өлкәннәрнекеннән бер катка җылырак булырга тиеш”, -ди. Киңәш бирүе җиңел анысы, ә менә аны үтәү күпкә каталулырак. Шуңа күрә иң уңайлысы – беренче тапкыр урамга чыкканда, баланы җылырак итеп киендерүдер. Артык кызу кебек тоелса, икенче чыкканда бер катын салдырырга мөмкин...
Тагын читкә киттем инде! Төп тема бит бала белән өйдә ятучы һәм, киресенчә, өйдә утыруны күз алдына да китермәүче яшь аналар турында сөйләшү иде. Танышларым арасында бала белән урамга чыгарга иренеп, өйдә ятучылар бихисап. Урамга алар ял көннәрендә генә – ирләре өйдә булганда гына чыга. Аларны аңлап була: баланы киендерәсе, колясканы урамга алып чыгасы, аннары сәгать бу коляска тартасы бар... Әле бит үзеңне дә бераз рәткә китерергә кирәк. Урамга бичура кебек чыксаң, көт тә тор – берәр таныш кешең очрамый калмаячак! Ә өйдә яту уңайлы. Бала саф һаваны балконда да сулый ала...
 
Ә менә мин, ни сәбәпледер, беркая чыкмый ике көн өйдә утырсам, депрессиягә бирелә башлыйм. Шуңа күрә халык теле белән әйткәндә “баласыннан бигрәк үзе турында уйлаучы” әниләр рәтенә керәм. Кинәттән генә кәефем кырылса, тик торганнан иремә тавыш куптара башласам, шундук урамга чыгып китү ягын карыйм. Иремнең нервыларын саклау өчен (бигрәк игътибарлы хатын инде мин!) кыска вакыт эчендә тиз генә җыенып, урамга чыгып китү технологияләренә өйрәнергә туры килде. Беренче көннәрдә урамга чыгар өчен болгавырлана-болгавырлана ике сәгать җыенсам, хәзер исә ярты сәгать тә бик җитә. Үземне кеше хәленә китерәсе булса, озаграк вакыт кирәк, билгеле.

Казан урамнары буйлап 10-12 километр йөреп кайткач, рәхәт булып китә. Әле бит яңгырлы яки бик салкын көннәрдә дә өйдә утыра белмим: я кунакка китәм, яисә инде берәр сәүдә үзәгенә юл тотам...
Нәкъ менә минем кебек әниләргә җәмгыятьтә караш бик үк яхшы түгел инде. Ярар, урамда йөргәндә сүз әйтүче юк-югын. Ә менә нәни бала белән сәүдә үзәгенә барсаң яисә кафе-ресторанга керсәң, кырын-кырын караучылар табылып тора. “Нигә бу хатын мескен баланы тинтерәтеп йөртә инде?”, “Кеше арасына алып чыгып, инфекция җыеп йөрмәсәләр ни булган”, дип уйлаучылар бихисап. Әле шунда балаң елап та җибәрсә, хәлләр тагын да мөшкелләнә.
Өстәвенә, әти-әни дә ярага тоз сибеп кенә тора. “Өйдә утыра белмәсәң-белмәссең икән”, “Тагын кая алып киттең инде ул баланы”, “Җитте, барма беркая, утыр өйдә” дип телефоннан әйтеп кенә торалар.
Беренче вакытта, әлбәттә, читен иде. Үземне гаепле итеп хис итә идем. Тик кая барасың... әти-әни еракта, баланы калдырыр кеше юк. Депрессиягз бирелеп өйдә яту шулай ук дөрес түгел. Шуңа күрә яраклашырга туры килде. Кешедән куркып утыра торган заман түгел, иптәшләр! Өстәвенә, син балаңа ни кирәген башкаларга караганда яхшырак беләсең. Аннары күптән түгел бер дустым шундый җөмлә әйтте: “әгәр дә кемгәдер бала елавы ошамый икән, өйләрендә утырсыннар - анда тыныч”, янәсе. Уйлап карасаң, дөрес бит, әй... Нишләп яшь әни кеше сүзеннән куркып, өйдә ятарга тиеш ди әле? Ә сез ничек уйлыйсыз?

 
Яшь әни язмаларыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев