Гаилә психологиясе: Үзең генә елап утыру дөрес түгел!

Татарлар арасында Һади Такташның әниләр турында язып калдырган сүзләрен белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр, мөгаен. “Хатыннарның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда”, - ди ул. Әйе, бу чыннан да шулай.Дөньяда хатын-кыз өчен әни булудан да зуррак бәхет юктыр, мөгаен. Әлеге сүзләрнең мәгънәсен дә үзең әни булгач кына аңлый башлыйсың...

Хәер, әлеге блогта сүз бала табу, бәби үстерүнең ни дәрәҗәдә зур бәхет булуы турында бармаячак. Киресенчә, биредә мин әлеге бөтен кайгы-борчуларны оныттыра торган халәтнең икенче ягы турында язарга телим. Кагыйдә буларак, әлеге проблемалар хатын-кызларның күбесе өчен уртак. Шуңа күрә биредә һәр яшь әни үзенә туры килә торган юлларны һичшиксез табарга тиеш.

Яшь әни язмалары: Бала кайчан табасың..?


Хатын-кызга бу тормышта яшәүләре ай-һай авыр да соң... Ашарга хатын-кыз пешерә, өйне дә гүзәл затлар җыештыра. Кер юу, үтүкләү турында исә әйтеп тә торасы юк. Күпләр шушылар белән беррәттән эшкә йөрергә, акча эшләргә дә өлгерә, хәтта.


Ир-атлардан аермалы буларак, хатын-кызның тормышы гел игътибар үзәгендә. Кагыйдә буларак, аның язмышы турында әти-әнисе генә түгел, ә якын-тирәдәге таныш-белешләре дә “борчыла”. Яшь барган саен, андый “дуслар” саны да арта бара. Нәкъ менә шулар гүзәл затның тормышын тәмугка әйләндерә дә инде... Әйдәгез, бу проблема турында тәфсилләбрәк сөйләшик.

Кагыйдә буларак, 18 яше тулган һәр гүзәл зат тизрәк кияүгә чыгып, бала табу турында хыяллана. “Ир-ат көйләп ятасым юк әле”, “карьерамны кайгыртам”, “мәңге кияүгә чыкмыйм”, - дияргә яратучыларның да күңел төбендә бер генә фикер. “Кияүгә чыгасы иде...”, - дип уйлый алар. Өстәвенә, якын-тирәдәге халык та ярага тоз сибеп кенә тора: 25 яшьтә кияүгә чыкмый калсаң, беттең! Автомат рәвештә карт кызлар исемлегенә кертәләр дә куялар. Эй, башлана инде шуннан әлеге мескен кызга кияү эзләү “процессы”. Монысын да димлиләр, тегесен дә тәкъдим итеп карыйлар... сайлап кына җитеш!
Мин үзем кияүгә 23 яшьтә үк чыктым һәм “карт кыз” исеме мине читләтеп узды анысы. Тик шундук башка проблема белән очраштым. Бактың исә, мин кияүгә чыгуга ук балага узып, 9 айдан бәби алып кайтырга тиеш булганмын икән! Көлсәң-көл, еласаң-ела дигәндәй... якын-тирәдәге таныш-белешләр тарафыннан бу “эшкә” төгәл 9 ай вакыт бирелә. Вакытыннан алда тапсаң, “көмәнле килеш чыккан икән бу кияүгә”, “көмәнле булмаса, ирсез каласы булган”, “бала белән ирне үзенә бәйләгән!” дигәнрәк җөмләләр яңгыраячагы көн кебек ачык. Әгәр дә инде кияүгә чыгуга ук эчең үсә башламаса, “бәби алып кайта алмыйлар инде болар”, “балага уза алмый икән” дигәнрәк рухтагы җөмләләр ишетелә башлаячагын көт тә тор.

Андый чакларда таныш-белеш иң беренче синең эчеңә күз төшерә. Үсәме-юкмы... Аннары исә миллион тапкырлар бирелгән һаман шул бер үк сорау яңгырый: “кайчан бәби алып кайтасыз әле?”...
Бу өлкәдә шактый тәҗрибә туплаган хатын-кыз буларак шундый киңәш бирәм – беркайчан да “ашыкмыйбыз әле”, “үзебез өчен яшибез”, “акча җыябыз”, “фатир юк” дип әйтә күрмәгез. Әлеге затлар сезгә “һәр баланың үз ризыгы белән тууы”, “үзең өчен яшәүнең эгоистлыкның соңгы чиге” булуы турында лекция укыячак. Шуңа күрә мин мондый очракларда ярдәмгә киләчәк иң яхшы җаваплар исемлеген төзедем. Аларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәм (бәлки кирәге чыгар):
“Аллаһы Тәгалә кайчан бирә, шунда алып кайтабыз”.
“Тиздән”.
“Иртәгә үк бала тудыру йортына китәм”.
“9 ай гына көтәсе калды”.
“Кәбестә күчәрендә балаларга чират” һ.б... һ.б.

Ә иң яхшысы - сорауга сорау белән җавап бирү. “Кайчан алып кайтыйм соң?” дип сорасаң, каршыңдагы синең язмышың өчен борчылучы зат шактый авыр хәлдә калачак. Аннары инде аның тәкъдименә гади генә “ярар, синеңчә булыр” дип җавап бирергә мөмкин.
Тик алдан ук әйтеп куям, хатын-кыздан сорау алу балага узгач та бетми икән. “Кемне алып кайтасыз: кызмы, малаймы?”, “эчең бик очлы – малай инде бу”, “ай-яй, тазарып та куйгансың”, “исем сайладыгызмы әле?”... Сорауларга җавапларыңны әзерләп кенә җитеш. Араларында син әйткән исемне ошатмыйча, үз тәкъдимен кертүчеләр дә очрый, хәтта.
Шуңа күрә сезгә тагын бер киңәш: балага сайлаган исемне беркемгә дә әйтмәвең хәерле. Бала тугач, тиз генә кушыгыз да куегыз. Алайса баланың исемсез калу куркынычы бар.

Әле бит андый чакларда үзеңне кулда да тотарга кирәк. Йөклелек чорында гормоннарның шктый актив эшләвен исәпкә алсак, моның шактый катлаулы булуы көн кебек ачык.
Шәхсән мин йөклелек чорында бик тә нечкә күңеллегә әйләндем. Еламаган бер генә көнем дә юк иде бугай. Сезгә тагын бер киңәш бирәм: үзең генә елап утыру дөрес түгел. Елау вакытын ирең эштән кайткан сәгатькә туры китерсәң яхшы. Матур сүзләр әйтеп юатса, рәхәт булып китә бит. Тәмле әйберләр сатып алса, берәр матур киемгә акча бирсә, дөнья шундук түгәрәкләнә, түбәң күккә тия. Тагын шунысы да бар: көне буена бер тапкыр иреңнең нервысында уйнап алу зарар итмәс. Алайса алар болай да бик рәхәт яши.Бер кайгылары юк! Хатын-кызга гына яшәүләре ай-һай авыр...
Яшь әни язмаларыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: