Гаилә психологиясе: “Үземнең беркатлы булуымны хәзер генә аңладым”

Хәтерләсәгез, алдагы язмамда авырлы хатын-кызларның бик тә нечкә күңелле, тиз рәнҗи торганга әйләнүе турында әйтеп киткән идем. Өстәвенә, бу чорда бала өчен борчылулар, “яхшы әни була алырмынмы инде” кебегрәк уй-фикерләр дә тынгылык бирми. Шуңа күрә үзең кебек авырлы хатыннар белән сөйләшкәч, рәхәт булып китә. Тик менә икенче баласын алып кайтучыларны гына урап узарга тырыштым. Өченчесе белән авырлы хатыннар янында гәп куертудан исә Аллаһы Тәгалә үзе сакласын, дип теләдем. Нигә дисезме? Хәзер барысын да аңлатам.

Балага узгач, дөнья шундук үзгәрә дә куя икән. Башны мең төрле уй биләп ала: УЗИга кая барырга, бәбине кайда табарга, ничек киендерергә, күтен ничек юарга... Уф, шулар турында уйлап кайчакларда төне буе йоклый алмый чыга идем. Ә менә икенче баласын алып кайтучыларга шулай дип әйтеп кара... шундук оятка каласың. “Уф, тапкансың кайгырыр нәрсә! Рәхәтләнеп йоклап кал, йокысыз төннәрең алда әле”, - диләр дә мәзәк кенә көлемсериләр иде. Әлбәттә, мин аларны аңлыйм: алар тәҗрибәле аналар, минем кебек “чәйнекләр” түгел. Шуңа күрә безнең янда корсакларын киереп (икенче баласын алып кайтучыларның корсагы зуррак була), башларын югары күтәреп патшабикә кебек йөриләр дә инде.
Әлбәттә, сезнең миннән “бала алып кайтырга җыенучы шулкадәр күп хатынны каян табып бетердең”, - дип сорыйсыгыз килер. Кайда булсын, хатын-кызлар поликлинкасында инде. Гади поликлиникага әбиләр хуҗа булса, биредә исә кабинет төпләрен корсаклы ханымнар саклый. Нәкъ менә шунда таныштым да инде булачак әниләр белән. Өстәвенә, бер ай дәвамында бала табу, тәрбияләү буенча махсус курсларга йөрдем. Шуңа игътибар иттем: минем кебек “чәйнек”ләр биредә дөрес итеп бала табарга, аны дөрес итеп карарга өйрәнсә, тәҗрибәле аналар исә бирегә үзләрен күрсәтергә, тәнәфес вакытында безгә аерым лекцияләр укырга дип махсус йөриләр иде кебек.


Мәсәлән, психолог безгә “бала белән ана үзара күренми торган җепләр белән бәйләнгән; күкрәк сөтеннән дә файдалырак берни юк; яңа туган балага бернинди соска, бернинди бутылочка каптыра күрмәгез”, дип сөйләсә, әлеге хатыннар исә тәнәфестә: “Психолог ни әйтмәс, беренче көннән үк соскага өйрәтегез. Кабасы килмәсә, пустышканы баланың авызына тыгып, яулык белән бәйләп куегыз. Мин шулай итә идем”, - дип шаккатыралар иде. Ул чагында әлеге хатыннарның авызын шыплап ябып куясы килә иде. Тик бала табып ике атна узгач, әлеге сүзләрнең дөреслегенә инандым. Кибеттән “пустышка” сатып алып, юл буе “капса гына ярар иде...” дип тели-тели кайтканым һаман да истә әле.
Анысы бер хәл, миңа бала тудыру йортында да икенче баласын алып кайткан хатыннар белән бер палатада ятарга туры килде. Ышанасызмы-юкмы... чүт сугышып үлмәдек. Билгеле булганча, һәр бала табу йортында “ана һәм бала” палаталары бар. Билгеле булганча, анда әни кеше яңа туган сабые белән бергә ята. Ә башка палаталарда исә баланы имезергә генә алып киләләр. Әни исә рәхәтләнеп ял итә: ыштан алыштыру, төрү кебек эшләрне башкарасы түгел. Психологлар исә бу дөрес түгел дип белдерә. Әни белән бала һәрчак бергә булырга тиеш! Шуңа күрә мин бала тудыру йортына барганда “һичшиксез ана һәм бала палатасына ятам” дип бардым. Аерым торуны күз алдыма да китерә алмый идем, шуңа күрә табибтан мине нәкъ менә әлеге палаталарга күчерүен үтендем. Минем шул сүзләремне ишетүгә теге ике хатын үзара пышылдаша башлады. Колагым яхшы ишетә минем: “И-и-и, җүләр кызый, рәхәтләнеп ял итәсе урында баласы янына омтыла”, “Ярар, кысылма, дөнья өйрәтә аны” кебек сүзләре чыгырымнан чыгарды. 10 сәгать буе бала тап та, чит кешедән карат, имеш... Эндәшми калган булыр идем әле, врач чыгып китүгә алар мине “акылга килергә” өнди башлады. “Балаңны караучы булганда, рәхәтләнеп ял итеп кал, йокламаска өлгерерсең әле” диештеләр.
Эх, бу сүзләрнең дөреслеген хәзер генә аңлыйм шул. Ә ул чагында мин әлеге кызларны “балаларына карата битараф булулары”, “алар өчен борчылмаулары” өчен гаепләгән идем. Аларны акылга китерергә теләп, бер сәгать лекция укыганым да хәтердә. Үземнең ни дәрәҗәдә беркатлы булуымны хәзер генә аңлыйм шул. Хәзер түгел, “ана һәм бала” палатасына күчеп, өч көн һәм өч төн йоклый алмыйча бала янында утырып чыккан көнне үк аңлаган идем лә... Терсәк якын, тешләп булмый шул.


Иң мөһиме, хәзер мин дә – тәҗрибәле әни. Беренче баласын алып кайтырга җыенучылар янында башымны югары күтәреп, аларның ачуын китереп йөриселәрем алда әле минем дә. Башта минем төсле үк ачуланырлар... аннары гына рәхмәт укырлар, мөгаен... Шәхсән мин хәзер икенче тапкыр әни булган хатыннар киңәше буенча гына яшим. Алай уңайлырак, шулай дөресрәк кебек...
Бәхетле һәм зирәк яшь әни

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: