Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гөлназ Сәфәрова: “Хисләрем белән идарә итәргә өйрәндем”

Гөлназ Сәфәрова белән әңгәмәдән өзек.

Гөлназ Сәфәрова белән без бик күптәннән таныш. Әңгәмәләр дә, уртак проектлар да аз булмады. Нәкъ менә “Әни блогерлар” проекты кысаларында күрешеп сөйләшү аеруча рәхәт, ихлас тоелды миңа. Әңгәмәнең бер өлешен сезгә дә тәкъдим итәбез.

– Хәлләрең ничек, Гөлназ? Кайларда, нәрсәләр эшләп йөрисең?

– Улым Айдан белән тешләрне каратып йөреш әле. Мин һаман да үзизоляция вакытындагы кебек өйдән торып эшлим. Сирәк кенә эшкә барып кайтам, анысы. Тик каядыр читкә чыгу, җәй җитте дип, ял итәргә бару турында уйлаганым да юк.

– Быелгы җәйдә, чыннан да, читкә китеп йөреп булмас инде ул. Моңа борчыласыңмы?

– Дөресен генә әйткәндә, өйдә ятып туйган кешеләрнең диңгезгә ял итәргә баруын бөтенләй аңламыйм. Әлбәттә, без дә гел Казанда гына тормыйбыз, авылга кайтып киләбез. Тик ничек кенә ял итәсе килмәсен, мин кайдадыр барып ятуга каршы. Ирем киләсе атнада экоотельгә булса да барып ял итик, дип тәкъдим итте. Баштарак ризалашкан кебек булсам да, тагын бер кат уйлагач, каршы килдем. Анда да бит инде барыбер бассейн зонасы, ашау зонасы уртак була. Биредә, беренче чиратта, кешеләр, җәмгыять алдында булган җаваплылык хакында әйтеп китәсем килә. Быел каядыр ялга бару, ял итү турында сүз дә булырга мөмкин түгел!

– Пандемиянең йогынтысы турында да фикереңне белик әле. Ничек уйлыйсың, дөньядагы үзгәрешләр безнең тормышка йогынты ясадымы?

– Әлбәттә, баштарак дөнья үзгәреп, бөтенләй икенче төрле булачак дигән сүзләргә бик ышанып бетми идем. Тора-бара фикерем үзгәрде. Хәзер инде дөнья, чыннан да, элеккечә булмый, дип әйтә алам. Мин моны аңладым. Бөтенләй кабул иттем дип әйтеп булмый әлегә, моңа вакыт кирәк булыр. Шулай да, кешеләр үзгәрмәде, дөньяви кыйммәтләр дә шул ук калды. Моңа кадәр аларны аңламаган кешеләр, хәзер дә аңламый, аңлаган булсалар аңлыйлар. Безгә инде бу хәлләр кайчан бетәр дип көтәргә кирәкми, бары яңача яши башларга өйрәнергә генә кирәк. Бөтен дөньясында шундый ситуация булганда беркая китеп котылып булмый.

– Артист эшенә дә йогынтысы булмый калмагандыр?

– Мин артист, төп керемем – зур чаралар үткәрү, тапшырулар төшерүдән. Бүген боларның берсе дә юк. Шуңа күрә керемем дә юк дәрәҗәсендә. Дөресен генә әйткәндә, бүген акырып еларлык ситауция. Ләкин мин елап утырмыйм. Эшләгән кешегә эш бар дип уйлыйм. Акча эшләүнең дә төрле юллары бар. Мине нык борчыганы – телевизион мәктәбем ачылмый калды. Без инде барысын да әзерләп бетергән идек. Аны онлайн форматта ачасым килми. Шуңа күрә тукталып тордык. Бәлки, бераз соңрак кечерәк төркемнәр белән булса да эшне башлап җибәрербез.

– Гаиләдә тәрбия бирү мәсьәләсенә килсәк, синеңчә, әти-әнинең җаваплылыгы ни дәрәҗәдә булырга тиеш? Сезнең гаиләдә бу ничек куелган? Балага ирек бирергә кирәкме?

– Без иребез белән икебез ике төрле. Мин балага ирек бирергә кирәк дип санасам, ул бөтенләй консерватор. Һәрвакыт балага “юк” дип әйтеп тора. Мин дә һәрвакыт “әтиеңнәң сора” дим. Үзебезнең гаиләдә дә шулай булды. Ләкин балабызның төп тәрбиячеләре әтием белән әнием. Әнием, бала теләсә кайда сәхнә артында үсмәсен, дип, Айдан тугач, махсус эштән китте. Аларның безгә ярдәме бик зур. Мин үзем болай эшли алырмынмы – әйтә алмыйм.

– Татар телендә сөйләшүне ничек саклап кала алдыгыз?

– Телне саклап калу бары тик гаиләдән генә тора. Мин балама татар теле өйрәтергә телим дә, ул өйрәнми дигән сүзгә ышанмыйм. Балага нәрсәдер өйрәтергә телисең икән, аны үзеңдә булдырырга кирәк. Әти-әни татарча аралаша икән, бала да татарча сөйләшә. Минем максатым балага кеченәдән өч телне өйрәтү. Беренче чиратта ул – ана теле, аннан соң рус һәм инглиз телләре. Бүген Айданга инглиз телен өйрәтү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез.

– Баланың буш вакыты булырга тиешме?

– Минемчә, юк. Мин үзем дә бала вакытта сигез төрле түгәрәккә йөри идем. Бер генә буш минутым да юк иде. Бала никадәр күп җиргә йөрсә, шулкадәр яхшырак дип саныйм.

– Гөлназ, моннан ун ел элек синнән бер интервью алган идем, ул вакытта әйткән фикерләрең әле дә хәтеремдә. Шул вакытка кире кайтып, әлеге дәвердә Гөлназның никадәр үзгәрүен күзаллыйк әле. Бүгенге Гөлназ нинди ул? Ун ел элек нинди иде?

– Мин инде хәзер элеккеге Гөлназ түгел, яши-яши каешланасың икән ул. Мин хәзер тотрыклыга әйләндем. Хисләрем белән идарә итәргә өйрәндем. Бу тормышта бернәрсәгә дә борчылырга ярамый. Әти белән әниемнең яраткан сүзе бар “баш ярылып, күз чыкмаган”. Бу сүзләрне һәрвакыт истә тотам. Тыныч булырга тырышам. 

– Моңа ничек ирешеп була?

– Кеше үзен үстерү өстендә эшләргә тиеш. Беренче чиратта, эчке дөньяңны чистарту турында уйларга кирәк. Синең эчеңдә начарлык юк икән, син барысына да ирешә аласың. Беркайчан да кешедән көнләшеп яшәргә ярамый. Син башкалар белән түгел, кичә булган үзең белән генә ярышып яши аласың. Һәркемнең үз юлы, үз тормышы, үз бәхете. Дөнья мәшәкате, ыгы-зыгысы белән генә яшәргә кирәкми. Концертлар бит инде ул нәкъ менә шул ыгы-зыгы. Әгәр дә безне Аллаһы Тәгалә бүген шул ыгы-зыгыдан аерган икән, димәк, бу нәрсә өчендер кирәк булган. Димәк, без икенче төрле кыйммәтләргә игътибар итәргә тиеш.

 

Гөлназ белән әңгәмә вакытында шулай ук блогер эшенең җаваплы булуы хакында, бүгенге заманда акча эшләү мөмкинлекләре турында, татар халкының милли бәйрәме Сабантуй һәм быел бәйрәмнең онлайн рәвештә узуы турында да фикер алыштык. Әңгәмә бик җанлы, ихлас, күңелдә калырлык булды.

Әңгәмәнең тулы варианты "Сабантуй" журналының Инстаграмдагы аккаунтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев