Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гөлзар Вәлиева: “Балаларны тәрбияләүдә үз үрнәгең мөһим”

Дүрт бала әнисе, бик оста торт пешерүче, әни блогер Гөлзар Вәлиева белән сөйләшү сизелмичә дә үтеп китте. Бик җайлы, күңелле булды ул. Сабыр, ипле, тыныч һәм шул ук вакытта мең дә бер төрле шөгыль иясе дип истә калды Гөлзар. Әңгәмәнең кыска гына өлешен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Дүрт бала әнисе, бик оста торт пешерүче, әни блогер Гөлзар Вәлиева белән сөйләшү сизелмичә дә үтеп китте. Бик җайлы, күңелле булды ул. Сабыр, ипле, тыныч һәм шул ук вакытта мең дә бер төрле шөгыль иясе дип истә калды Гөлзар. Әңгәмәнең кыска гына өлешен сезгә дә тәкъдим итәбез.

– Үземне блогер дип әйтмәс идем, бары тик үз фикерләрем белән бүлешеп яшим. Минем аудитория күбесенчә, әниләр инде, әни булырга әзерләнгән кешеләр дә бар. Мин үзем бер төрле эш белән генә шөгыльләнә алмыйм, һәрвакыт төрле эшкә алынам. Инстаграмда үз битемне алып бару – шундый эшләрнең берсе.

–Торт пешерү эшенә ничек килдең?

– 2012 елда минем бер таныш кызым мастикадан тортлар ясый иде. Ул вакытта миңа нык кыйммәт тоела иде алар. Димәк, мин тортны сатып ала алмагач, үзем эшләп карарга тиеш, дип уйладым. Интернеттан рецептны таптым, кирәкле әйберләр исемлеген иремә җибәрдем. Берничә тапкыр пешереп карадым. Туган көнгә әле бер атна вакыт бар иде, шулай тырыша торгач, туган көнгә бераз формага кергән торт килеп чыкты инде. Әле дә хәтеремдә, уникенче тортым кешегә күрсәтерлек яхшы торт булып чыкты. Мин ул тортымны әбинең туган көненә ясаган идем. Аны «Вконтакте» челтәренә куйдым да, шунда бер иптәш кызым күреп, заказга ясавымны сорады. Аннан тагын кемдер мөрәҗәгать итте. Һәм мин әкренләп бу эшкә керештем.

– Гөлзар, син дүрт бала әнисе. Барысына да ничек җитешәсең?

– Әлбәттә, барысына да җитешү авыр. Балаларның һәркайсы төрле. Һәркайсына игътибар кирәк. Барысы да өйдә булганда иркенләп суларга да вакыт калмый. Син баланың да кадерен белмисең. Аларны сөепяратып та торырга кирәк. Гел ачуланып торучы әни буласың килмәсә, үзеңә ял бирергә өйрәнергә кирәк. Иң мөһиме – эчке тынычлык. Күңелең тыныч булса, үзең дә тынычланасың, балаларга да вакыт бирә аласың.

– Кайдан алып була соң ул күңел тынычлыгын?

– Мин бик тынгысыз вакытта үземә сорау бирәм. Ну, менә шуннан соң нәрсә була? ....Ә аннары? ....Ә аннары нәрсә була? Бертуктаусыз үземә шул сорауны бирәм һәм аннан соң фикерем бөтенләй икенче якка үзгәрә башлый. Бөтенләй чишелмәс тоелган проблема бар икән, мин туктап уйлый башлыйм: “Ә иртәгә миңа бу проблема ничек тоелыр микән?” дим. Һәм үзеннән-үзе барысы да җайлана. Һәр нәрсәне Аллаһы Тәгаләгә тапшырырга кирәк. Хәерле эш булмый калмый. Аллаһы Тәгалә хәерлерәген белә инде ул барыбер.

– Сезнең балалар татарча сөйләшәме?

– Әлбәттә! Мин, гомумән, балаларның татарча сөйләшмәвен күз алдына да китерә алмыйм. Без гаиләдә гел татарча сөлйәшәбез, һәм балалар да татарча сөйләшә. Балалар бакчасында да шулай, мәктәптә дә бик яхшы өйрәтәләр татар телен. Тел проблемасы безнең гаиләдә юк.

Әңгәмәнең тулырак вариантын безнең Инстаграм аккаунтында карарга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев