Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гүзәл Уразова: “Татар теленә мәхәббәт, беренче чиратта, гаиләдә тәрбияләнә”

“Әни блогерлар” проектының чираттагы кунагы – Татарстанның халык артисты, җырчы Гүзәл Уразова.

“Әни блогерлар” проектының чираттагы кунагы – Татарстанның халык артисты, җырчы Гүзәл Уразова. Бер сәгатькә якын әңгәмә сизелмичә дә үтеп китте. Гүзәл белән балаларны тәрбияләү, блог алып бару үзенчәлекләре,  яңа концерт сезоны турында сөйләштек. Әңгәмәнең бер өлешен сезгә дә тәкъдим итәбез.

– Гүзәл, хәлләрегез ничек? Карантин вакытында өйдә ниләр белән шөгыльләнәсез?

– Без – гастроль кешеләре, һәрвакыт юлда, читтә булырга күнеккән. Безнең өчен өйдә калу – Аллаһы Тәгаләдән килеп ирешкән зур бәхет булды. Безнең бит беркайчан да моның кадәр озак вакыт өйдә торганыбыз юк иде. Дөресен генә әйткәндә, бу безгә бик ошый. Ләкин концертлар тукталып тору беркадәр борчый, тамашачыларны да сагындык, күрәсе килә. Барысы да үтеп китәр, якын арада тулы залларда очрашырбыз дип өметләнәбез.

– Балаларның укулары ничек соң?

– Ниһаять, анысын да уздырдык. Бу безнең өчен зур тәҗрибә булды. Укыту эшенең никадәр авыр хезмәт булуын аңладык: көн саен билгеләнгән аккаунтларга кереп, биремнәрне эшләп җибәрү, вакытында элемтәдә булу – боларның барысын да оештырып, барлап торган укытучыларга рәхмәт. Бу эш бездән – әти-әниләрдән дә күп вакыт һәм сабырлык таләп итте. Дистанцион укуның да шактый уңайлы булуына төшендек. Безнең балалар рус, татар, инглиз телләрендә белем ала. Бөтенесен дә үзебез күреп, ишетеп тордык.

– Ә өйдә балалар белән татар телендә аралашасызмы? Туган телне бүген ничек саклап калырга?

– Әйе, безнең балаларның барысы да татарча яхшы сөйләшә. Аларның телләре татарча ачылды. Кечкенәдән үк әби-бабай тәрбиясендә үстеләр, без үзебез дә алар белән татар телендә сөйләшәбез. Барысы да гаиләдән тора, дип саныйм. Баланың теле татарча ачыла, әти-әни аның белән татар телендә аралаша икән, ул инде аны онытмаячак. Үсә төшкәч, әлбәттә, мәктәптә, башка уку йортларында белемне рус, инглиз телләрендә алырга мөмкин. Ләкин бала кайда да булса ишеткән җыр аркылы, китап-журналлар аркылы барыбер үзенең туган телен истә тотачак. Мондый шартлар булдыруда әти-әнинең роле зур. Татар теленә мәхәббәт, беренче чиратта, гаиләдә тәрбияләнә.

– Балалар хәзер күп вакытларын Интернетта, социаль челтәрләрдә  уздыралар. Моңа карашыгыз нинди? Сезнең балалар Интернетта еш утырамы?

– Шәхсән үземнең социаль челтәрләргә карашым уңай. Бүгенге заман баласын Интернетсыз күз алдына китерү дә кыен. Безнең балалар да аннан файдалана, ләкин без аларга вакыт буенча да, аккаунтларга керү буенча да чикләүләр куябыз. Күп очракта белемнәрен үстерүгә юнәлтелгән сайтларга керү мөмкинлеген генә калдырабыз. Мультфильм, челленджлар карауга вакытны аз калдыру яклы мин. Безнең балаларның Интернетта утырырга вакыты да күп түгел. Алар, укудан тыш, төрле түгәрәкләрдә, секцияләрдә шөгыльләнәләр.

– Социаль челтәрләрдә үз балаларыгызны еш күрсәтәсез, алар фото-видеоларга теләп төшәме?

– Без балалар катнашындагы челленджларны өч ел элек төшерә башладык. Ул вакытта балалар кечкенә иде әле, аларның һәр әйткән сүзләре, хәрәкәтләре кызык иде. Беренчеләрдән булып без ютубта татар телендә балалар белән аралашуны яктырта торган канал булдырдык. Тамашачылар да моны рәхәтләнеп кабул итте. Бүген инде балалар үсте, алар хәзер оялчан. Хәзерге көндә видеолар яздырганда теләкләре булса гына без аларга мөрәҗәгать итәбез. Киләчәктә бу эшне дәвам итәрбез дип уйлыйм.

– Блог алып бару шактый күп вакыт таләп итә. Моңа ничек өлгерәсез?

– Дөрестән дә, блог алып бару - аерым бер эш кебек ул. Бу эшне башлаган вакытта без аны шундый дәрәҗәгә җитәр дип уйламаган идек. Инстаграм да шактый үсеп китте, бик күп вакыт таләп итә. Аерым бер очракларда безнең ярдәм итүче кешеләребез дә бар, ләкин караучыларга нәкъ менә без үзебез кызык. Кайвакыт югалып торсам да, аккаунтларны алып барырга тырышам. Анда мин тормышымны ничек бар, шулай күрсәтәм.

Гүзәл Уразова белән тулы әңгәмәне сез “Сабантуй” журналының Инстаграмдагы аккаунтына кереп карый аласыз.

 

Фотосурәт Гүзәл Уразованың шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев