"Кар бөртеге" /остаханә/

Әлеге ясалма кышкы бәйрәмнәрне бизәр өчен әйбәт булыр. Аны кече яшьтәге балалар әти-әни ярдәме белән дә башкарып чыга алыр.

Кирәкле әйберләр:


- төсле кәгазь


- клей


- кайчы


- линейка, карандаш


- дырокол


- атлас лента





Зәңгәрсу төсле кәгазьдән 10 смлы 6 квадрат кисеп алабыз. Аларны рәсемдәгечә түгәрәкләп ябыштырабыз. Бу - кар бөртегенең таҗлары. Аннары таҗларны биредә күрсәтелгәнчә бизәгез. Кечкенәрәк кар бөртекләре ябыштырсагыз, яки карандаш, фломастер белән ясасагыз да була.
Алтынсу кәгазьдән диаметры 3 см булган түгәрәк кисәбез. Шушы түгәрәккә таҗларны ябыштырыгыз.
Куе зәңгәр төсле кәгазьдән 7 смлы 6 квадрат кисәбез. Алдагылары шикелле үк түгәрәкләп ябыштырып таҗлар ясыйбыз, бизибез.


Барысын бергә тоташтырабыз.
Элеп куяр өчен атлас лента беркетәбез.
Әзер!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: