Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Кар көртләрен ерганда яки Әниләр кирәксез халык...

Алдан ук кисәтеп куям: бу язмада сез бер генә файдалы мәгълүмат та тапмаячаксыз. Ул тулысынча зарланудан торачак!Һаман бер балык башы дигәндәй, бүген без шәһәр тротуарлары турында сөйләшербез. Аз гына...

Алдан ук кисәтеп куям: бу язмада сез бер генә файдалы мәгълүмат та тапмаячаксыз. Ул тулысынча зарланудан торачак!
Һаман бер балык башы дигәндәй, бүген без шәһәр тротуарлары турында сөйләшербез. Аз гына кар явып киттеме, көннәр җылынып, аяк асты аз гына җепшекләндеме – әлеге юллар йөреп булмастай хәлгә килә. Коляска, чаналы әниләргә исә аеруча авыр. Поликлиникага барып кайту да зур стресска әверелә. Күздән яшьләр килә, хәтта.
Быел бу турыда язмам дип уйлаган идем инде. Чөнки бер мәртәбә бу теманы күтәргән идем инде. Тик берничә көн элек булган диалог мине чын мәгънәсендә чыгырымнан чыгарды.

Иртүк уяндык та, анализлар бирергә дип кызым белән поликлиникага ашыктык. Буран тәмамланганга инде ике (!!!) көн, урамда җылы, рәхәт. Ике ел коляска белән интеккәч, быел шәһәр юллары өчен махсус чана да сатып алдык. Тротуарда мәңге бетмәс кар көртләрен чанада гына җиффердәп узарга иде исәп.
Тик хыяллар чынга ашмады. Шәһәр кары авылныкы түгел шул. Әлеге юлларда коляска гына түгел, чана да йөри алмый булып чыкты. Бата да кала,бата да кала. Бердәнбер сөенеч, чана җиңел, ичмасам. Минем кебек спорт белән дус кешегә аны күтәреп чыгару берни тормый. Өстәвенә, кызым да, минем интеккәнне күреп: “аягым белән барам” – дип чанадан сикереп төшә.
Менә шул рәвешле кызым белән поликлиникага юл тотабыз. Күрәм, якындагы бер оешманың ишек  төбендә бер абыең мәш килеп кар чистарта. Гөнаһ шомлыгы диярсең, чанабыз нәкъ аның янында тагын батып кала. Ул шуны күреп ала да, ярдәм итәсе урынга миңа ташлана: “Нишләп сез тыныч кына өйдә утыра белмисез ул, ә? Балагызны кочаклагыз да, мультик карап тик утырыгыз шунда. Сезнең аркада безгә эләгә. Карны мәҗбүри чистарттыралар әнә”... Миндә шок! Әлбәттә инде тынып тормыйм. Җавап бирергә ашыгам. “Нишләп әле мин өйдә утырырга тиеш. Ошамый икән, оешмагызны ябыгыз да, үзегез өйдә утырыгыз”. Чанамны тиз генә тартып чыгарып, тизрәк китәргә ашыгам. Ул һаман кычкырына. “Бу мамашалар иң булдыксыз кешеләр инде. Акыл сатарга гына беләләр...”
Әлбәттә, бу авыру кешенең сүзләрен мин йөрәгемә якын алмаска тырышам. Тик күңелдә барыбер эзе кала.
Уйлап карасаң, әлеге карны чистартып куюның берние дә юк бит инде. Ул ир-ат кешенең күп дигәндә ярты сәгать вакытын алачак. Тик ни өчендер күп кенә оешмалар барыбер троутарларны чистартырга ашыкмый. Телевизорда хәбәрләрдән генә бу өлкә җитди контрольдә дип сөйлиләр. Чынлыкта исә ул сүзләрдә генә шулай, ахрысы. Юкса, буран тәмамланып ике көн узгач, тротуарлар ялтырап торыр иде. Киләшсезме?
Ярар әле без - яшь әниләр - көчле. Чананы да, баланы да тартып чыгарырлык рәт бар. Ә менә карт әби-бабайларга, мөмкинлеге чикле кешеләргә нишләргә?  Нәкъ менә алар  кыш көне урамга чыгарга куркып, өйдә утырырга мәҗбүрдер.
Моңсу!
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев