Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Казан мәктәпләрендәге башлангыч сыйныф укучылары өчен бердәм Мәдәният дәресе үтте

16 сентябрьдә Казанның муниципаль китапханәләрендә һәм мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучылары өчен бердәм Мәдәният дәресе үтте. Дәреснең үзенчәлеге шунда ки, анда Казан җитәкчеләре, Дәүләт Советы һә...

%d0%ba%d1%83%d0%bb%d1%8c%d1%82%d0%b4%d0%bd%d0%b5%d0%b2%d0%bd%d0%b8%d0%ba_2
16 сентябрьдә Казанның муниципаль китапханәләрендә һәм мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучылары өчен бердәм Мәдәният дәресе үтте. Дәреснең үзенчәлеге шунда ки, анда Казан җитәкчеләре, Дәүләт Советы һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары катнашты. Алар укучыларга «Укучының мәдәни көндәлеге»н тапшырдылар, Татарстан һәм Казан тарихы, мәдәнияте турында кызыклы әңгәмәләр үткәрделәр.
«Әкият» Балалар үзәгендә Мәдәният дәресен ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова үткәрде, Казанның Үзәкләштерелгән китапханә системасының 43-нче номерлы китапханә-филиалында исә шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов чыгыш ясады.
«Укучының мәдәни көндәлеге»н Казан мәктәпләренең 1-4 сыйныфларында укучы 50 меңнән артык бала алган, шуларның 14 мең 413-е - 1 нче сыйныф укучылары.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Укучының мәдәни көндәлеге» дигән мәдәни-белем бирү проекты инде ике ел дәвамында уңышлы гына гамәлгә ашырыла. Әлеге проектта шушы вакыт аралыгында 200 меңнән артык укучы катнашкан.
Татарстанлылар арасында әлеге көндәлеккә ихтыяҗ зур булуы аңлашыла. 2015-2016 уку елында республика музейларында 61 мең укучы, мәдәни-ял учреждениеләрендә 170 мең тирәсе укучы булып киткән. Республиканың башлангыч сыйныфында укучы һәр бала китапханәгә язылган, һәм ул биредә ким дигәндә 5 тапкыр булган, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе матбугат хезмәте.
Мәгълүмат old.kzn.ru сайтыннан
Фото kzn.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев