Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Дару урынына – кишер суы

4 апрель – Халыкара кишер көне

4 апрель – Халыкара кишер көне

Кишер суы бик файдалы. Ул бөтен организмны нормаль хәлгә китерә. Кишер суы В, С, Д, Е, К витаминнарына бай, анда А витамины күп.

Организмга ничек тәэсир итә соң ул? Кишер суы аппетитны күтәрә, ашказаны-эчәк системасы эшчәнлеген, тешләр структурасын яхшырта.
Кишер суындагы матдәләр күзләрнең күрү сәләтен яхшырта. Шуңа күрә аны очучыларга, машина йөртүчеләргә, журналистларга һ.б. эчәргә кушалар.
Кишер суы төрле шешләрне (яман шешне дә) дәвалаганда әйбәт ярдәм итә. Тән тиресе коры булганда, гомумән, тире авыруларын дәвалаганда ул бик файдалы. Кишер суы эндокрин (эчке әгъзалар) системасын дәвалый.
Йөкле хатын соңгы айларында көненә 300 мл кишер суы эчсә, бала тудырганда сепсис (кан агулану) булмый. Кишер суы эчкән хатынның сөте сыйфатлы була. Шунлыктан йөкле һәм имчәк баласы булган хатыннарга кишер суы эчәргә киңәш ителә.

Шулай итеп, кишер суы кыйммәтле даруларны да алмаштыра ала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев