Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Китап уку

* Гүзәл китаплар – гаҗәеп эшләрне күрсәтүче көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш, гаҗизлек вакытында ярдәмче, кайгылы вакытта шатлык китерүче, фикерләрне нурландыручы, үткән заманнар хәлләрен сөйләп торучы, өммәтләрнең вакыйгаларын хикәя кылучы, акыллы кешеләрнең акылларын күзгә күрсәтүче, бәһәсе аз, ләкин файдасы күп булган нәрсәләрдер.

* Китаплар арасында мәгънәсез, юк нәрсәләр белән тулганнары да була. Аларны уку кыйммәтле вакытны юкка чыгару була. Шуның өчен фикерләрне нурландырырлык, холыкларны күркәмләүгә ярдәм итәрлек, акылларны арттырырлык китапларны сайлап укыгыз, башкаларыннан ерак булыгыз. Файдалы китапларны уку күңелгә шатлык китерер, фикергә азык булыр, зиһендә куәт кертер.

* Китап уку кешенең йөзенә нур, күңелләренә шатлык китерер, шуның өчен зиһен хезмәте белән шөгыльләнүчеләр ни кадәр арык булсалар да акыллары симез, ә йөзләре мәхәббәтле булыр.

Ризаэддин Фәхреддин Габдрахман Кая әсәрләренә нигезләнеп язылган «Балаларга үгет-нәсыйхәт» китабыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев