Китап укучыга 8 киңәш

*Китапханәдә китап сайлаганда шүрлекләрдә китапның торышын бозма.
* Китапны карар өчен алганнан соң урынына куй.
* Китапларның шүрлектәге урынын бозу белән син иптәшләреңә китап сайларга комачаулыйсың.
* Китапны сайлаганнан соң үзеңнең формулярыңа яздырып ал.
* Китапханәдән алган китапларны вакытында тапшыр, аны иптәшләрең көтә.
* Китапны кояшка куйма: тышлыгы сынар һәм битләре саргаер!
* Ашаганда китап укыма, пычратасың. Укыганда китапны каерып тотма, китап битенең почмакларын бөкләмә.
* Укып туктаган урыныңа карандаш белән билге ясама, юка кәгазь яки җептән файдалан. Китапның битләрен ачканда бармакны төкерекләп ачма.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Балалар өчен табигать турында шигырьләр Балалар өчен табигать турында шигырьләр
-
Табигатькә – сәфәргә: кечкенә сәяхәтчегә киңәшләр 3 март – Бөтендөнья кыргый табигать көне
-
Сабантуй көрәшсез буламы? "Сабантуй" журналы менә инде ярты гасыр буена батыр егетләр арасында көрәш турниры уздыра.