Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Күкрәк баласына мунча ярыймы?

Беләм инде, хәзер күпләрегез минем турыда: “уф, тапкан язар проблема”, - дип уйлап куячак. Чөнки безнең өчен мунчада юыну гадәти хәл, элеккедән килгән гадәт. Шуңа күрә яңа туган сабыйны да беренче эш...

Беләм инде, хәзер күпләрегез минем турыда: “уф, тапкан язар проблема”, - дип уйлап куячак. Чөнки безнең өчен мунчада юыну гадәти хәл, элеккедән килгән гадәт. Шуңа күрә яңа туган сабыйны да беренче эш итеп мунчага алып бару ягын карыйбыз.
Фото: https://razvitie-rebenka24.ru
Бактың исә, бу бары тик безгә генә бернинди куркынычы булмаган нәрсә булып тоела икән бит. Белгечләрнең күбесе сабыйны ике яшкә кадәр (!)... ышанасызмы, ике яшкә кадәр (!) мунча кызуында юуны тыя. Әлбәттә, сүз хәзерге ата-аналарның иң яраткан, алар арасында иң популяр булган педиатр Евгений Комаровский турында бара. Аның сүзләренә караганда, яңа туган сабыйны мунчага алып бару катгый тыела.
“Балалар кечкенә өлкәннәр түгел. Аларның организмы гомумән башка физиологик законнар буенча эшли, матдәләр алмашы да башка төрле бара. Ул җылыны тизрәк эшләп чыгара, тир бизләре камилләшмәгән. Шуңа күрә мунчадагы температура бала өчен бик тә куркыныч булырга мөмкин”, - дип әйтә ул. Әле алай гына да түгел, доктор Комаровский фикеренчә, мунчаның 7 яшькә кадәрге балалар өчен бер файдасы да юк. Ә менә без күнеккән “мунча иммунитетны күтәрә” - дигән гыйбарә бары тик балага җиде яшь тулгач кына “эшли” башлый ди.
Менә шулай, җәмәгать. Яши-яши әллә ниләр беләсең икән. Шәхсән без кызыбызны беренче тапкыр мунчага 3 айлык вакытта алып бардык. Башка чакта интернетны актарып чыкмыйча берни дә эшләмәсәм, бу очракта ни өчендер белгечләр фикеренә колак салып тормадым. Баламны одеялга төрдем дә, алып киттем. Башта ике-өч минут кызуда яткырып тордым (янәсе тире чыга). Аннары суда рәхәтләндереп юдым.
Аллага шөкер, өч айлык чакта мунчага бару начар нәтиҗәләргә китермәде. Киресенчә, балам мунчаны үлеп ярата. Башка балалар мунчага кермим дип еласа, ул чыкмыйм дип акыра.
Шулай да, мин сезгә бу темага игътибар белән карарга киңәш итәр идем. Әгәр хәзерге акылым булса, мин беренче айлардагы мунчага “сәяхәт”не башкачак оештырган булыр идем. Ничекме? Хәзер сезне дә өйрәтәм.
Фото: https://razvitie-rebenka24.ru
Иң төп киңәш: әгәр яңа туган сабыйны мунчага алып барырга карар кыласыз икән, аңа 3 ай тулганны көтегез. Беренче мунча исә кызу булырга тиеш түгел һәм баланы корыда утыртмасаң яхшы. Ягъни, мунчага керүгә үк баланы алдан әзерләп куйган суга яткырырга кирәк. Мунча керү исә күп дигәндә өч-биш минут дәвам итсен. Сабый бераз үсә төшкәч, күнеккәч, мунчаны бераз кыздырырга мөмкин булачак.
Иң мөһимен әйтергә онытканмын икән бит әле – биредә сүз авырлы вакытта мунчага еш йөргән аналарның балалары турында гына бара. Әгәр дә үзегез дә мунчага сирәк йөрисез икән, баланы ким дигәндә 1 яшькә кадәр чикләсәң яхшы.
P.S. Тагын бер нәрсә өстим: мунча дигәндә, мин авылда яки шәһәрдәге шәхси (!) мунчаларны гына күздә тоттым. Баласын гомуми мунчаларга алып баручы аналар юктыр дип ышанам.
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев