Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Кышка помидор "ябабыз" /рецепт/

Шәп рецепт! Үзегезгә саклап куегыз! 1 литрлы банканың төбенә 2 лавр яфрагы, 6 данә кара борыч, түгәрәкләп киселгән 1 баш суган салабыз. Шуның өстенә рәт белән урталай киселгән тыгыз йомшаклы помидор т...

Шәп рецепт! Үзегезгә саклап куегыз! 

1 литрлы банканың төбенә 2 лавр яфрагы, 6 данә кара борыч, түгәрәкләп киселгән 1 баш суган салабыз. Шуның өстенә рәт белән урталай киселгән тыгыз йомшаклы помидор тутырабыз.
Помидорларны киселгән ягы белән аска таба каратып тезәргә кирәк. Өстенә шулай ук түгәрәкләп киселгән суган салына. Шуннан өстенә маринад коярга гына кала.
Ул болай әзерләнә: 1 л суга 10 лавр яфрагы, 15 кара борыч борчагы, 15 данә гвоздика, 3 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр салына. Кайнап чыкканнан соң, шуңа 3 аш кашыгы серкә өстибез.
Шуннан соң банканы капкач белән каплап 15 минут стерилизациялиләр.
Банканы ябар алдыннан маринадны капларлык итеп аз гына көнбагыш мае өстисе.
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев