Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Кызларның чәчен балачактан кайгырт!

Чынлыкта чәч мәсьәләсе яшь әниләрнең барысын да борчый. Яңа туган сабыйның чәчен кыркыргамы, юкмы? Башындагы себорея белән ничек көрәшергә? Ни өчен нәнинең баш артында чәч үсми? Кайсы гына ата-ана әле...


Чынлыкта чәч мәсьәләсе яшь әниләрнең барысын да борчый. Яңа туган сабыйның чәчен кыркыргамы, юкмы? Башындагы себорея белән ничек көрәшергә? Ни өчен нәнинең баш артында чәч үсми? Кайсы гына ата-ана әлеге сорауларга җавап эзләмәде микән. Андыйлар юктыр, мөгаен.
Шәхсән мин дә нәкъ шундый ана булдым. Башта сабыйның чәчен кыркыргамы, юкмы дип борчылдым. Нәтиҗәдә, кыркырга дигән карарга килдек. Өстәвенә, мулла да моны саваплы, тиеш эш диде. Ә инде чәчне кыркыганнан соң яңа проблема туды: әгәр дә чәч алган вакытта аның тамырларына зыян китергән булсам? Балам чәчсез калса? Бу сораулар баланың яңа чәчләре чыкканчыга кадәр күңелне тырнап торды.
Күпмедер вакыт узгач исә күзем баламның баш артына төште. Ә анда чәч үсмәгән!!! Миндә тагын паника. Ярый интернет бар дөньяда. Аны укып шуны белдем: күп вакытны ятып уздырганга, баланың баш артында чәч сирәк була икән. Ә инде утыра һәм йөри башлагач, һичшиксез, үсәчәк.
Аллага шөкер, шушында минем кызымның чәче белән бәйле борчуларым тәмамланды. Ә бактың исә, кайбер ата-аналарга сабыйга бер яшь тулгач та тынычлык юк икән. Кайсыбер балаларның чәчләре билгеле бер яшькә кадәр сирәк үсәргә яисә, гомумән, үсмәскә мөмкин ди.
“Кызымның чәче бик сирәк үсә. Инде 1,5 яшь тулды, ә ул һаман чәчсез”, -дип яза әниләр чатларында аралаша торган хатыннарның берсе. Ә икенчесенең малаеның башында гомумән дә чәч юк. “Әллә кыркыганда тамырларына зыян китердек микән, кемгә барыйк?”, - дип киңәш сорады ул. Малайлар бер хәл, ә менә кызларның әниләре өчен бу чын мәгънәсендә зур борчудыр, мөгаен. Хәер, Аллага шөкер, белгечләр аларга бу әлегә гадәти хәл дип кайтарган. Өч яшьләрдән соң баланың башы чәч белән капланырга тиеш дип әйткәннәр.
Бактың исә, баланың, бигрәк тә кызларның чәчен шушы яшьтән үк кайгырта башларга, җентекләп карап тотарга кирәк икән. Төп киңәшләр белән сезне дә таныштырам:
Нәни балаларның чәчләре нәфис, нечкә була, ә баш тиресе бик тә сизгер. Шуңа күрә баланың чәче турында кайгыртканда бик тә сак булырга кирәк. Әгәр дә тарарлык чәче бар икән, көнгә ике тапкыр – иртә-кич тарау сорала.
Яңа туган сабыйның чәчен җылымса су белән юарга, атнага бер тапкыр шампунь кулланырга кирәк. Сабын түгел!
Бераз өлкәнрәк - уйный, йөгерә торган сабыйларның, бигрәк тә кызларның чәчен атнасына ике-өч юарга кирәк, бигрәк тә җәй көне. Тагын бер мөһим таләп: шампуньне башта кулда күбекләндерү сорала, бары тик шуннан соң гына чәчкә сөртергә ярый.
Сабыйларның чәчен сөлге белән сөртмәсәң яхшы. Аннары соң юеш килеш чәчне тарау тыела.
Шампунь сайлаганда, аның компонентларына игътибар итегез. Составында лаурил, сульфат лауретлары булмаска тиеш. PH дәрәҗәсе 4,5-6 булса яхшы.
Кайчакларда шампуньне төрле үләннәр белән алыштыру кирәк. Кычыткан, каен бөресе, розмарин, мәтрүшкә чәчләрне ныгыта. Ә менә ромашкадан читтә торсаң яхшы. Ул чәчләрне корыта һәм сынучан итә.
Менә шундый киңәшләр, җәмәгать. Шулай булганда, үсеп җиткәч, кызыгыз сезгә мең кат рәхмәт укыр!!!
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев