Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Кызымның колагын тиштерергә куркам!

Башыма тагын бер бәла төште бит әле, җәмәгать. Кызымның колагын тиштереп, матур алкалар тагып куясым килә. Тик куркам! Өстәвенә, белгечләр дә “баланың колагын тиштерү өчен иң кулай вакыт нинди?” дигән...

Башыма тагын бер бәла төште бит әле, җәмәгать. Кызымның колагын тиштереп, матур алкалар тагып куясым килә. Тик куркам! Өстәвенә, белгечләр дә “баланың колагын тиштерү өчен иң кулай вакыт нинди?” дигән сорауга тәгаен генә җавап бирә алмый.

Шәхсән минем колакны әни бары тик 10-11 яшьтә генә тиштергән, чөнки үзем алка сорап аптыратканмын. Шәфкать туташының гади энә белән колакны шалт итеп тишкәнлеген һаман да хәтерлим әле. Аннары тиз генә тишеккә җеп бәйләп куйды. Шул рәвешле, матур алка кигәнче, озак кына яра төзәлгәнне көтәргә туры килде әле. Уфф, дөресен генә әйткәндә, искә төшерергә дә теләмим. Колак тиштерү процессы минем хәтердә бер дә матур хатирә булып сакланмаган икән.
Шуңа күрә колак тиштерү мәсьәләсе мине кызым тугач ук борчый башлаган да иде. Чөнки кайбер ата-ана баласының колагын тугач ук тиштереп куя – хәтерендә калмасын, янәсе. Алай гына да түгел, кайбер “текә” бала тудыру йортларында шундый махсус хезмәт тә күрсәтәләр икән әле – акчаң гына булсын.
Шуңа күрә бу теманы шул чагында ук өйрәнеп куйдым мин. Тик нәтиҗәдә балага бер яшь тулганчы бу темага башка әйләнеп кайтмыйм дип үз-үземә сүз бирдем. Чөнки психологлар да, педиатрлар да 1 яшькә кадәр кызларның колагын тиштерүне тыя. Сәбәпләре билгеле инде: инфекция эләгү куркынычы арта, бала кулларын хәрәкәтләндергәндә, алкага тиеп китеп, колагын яки кулын җәрәхәтләндерергә мөмкин, янәсе. Шулай да мине башка сәбәп аеруча куркытты: матур алка кигертәм дип, сабыйның колак очындагы нервыларына зыян китерсәң? Алла сакласын. Дөрестерме-юкмы, күкрәк балаларының колак очындагы нерв җепселләре бер-берләренә бик якын урнашкан була дип язалар. Һәм аларга зыян китерү бик җиңел, янәсе.
Менә кызыбызга бер яшь тулды. Мин янәдән уйга калдым. Колакны тиштерергәме-юкмы? Психологлар фикеренчә, 1-1,5 яшьлек чор колак тиштерү өчен иң кулай вакыт! Янәсе, бу чорда баланың авыртуны тою сәләте шактый түбән була, шулай булгач, авырту травмасы да тизрәк онытылачак.

Тик менә педиатрлар психологлар белән килешми һәм 3 яшькә кадәр кызларның колагын тиштерүне катгый тыя. Ә инде өч яшьтә баланың иммунитеты ныгый һәм инфекция эләккән очракта, аны дәвалау күпкә җиңелрәк була дип аңлата алар.
Менә шулай! Кайсына ышанырга да белмәссең. Безгә инде ике яшь тула тиздән, ә колак һаман тишелмәгән. Тиштерергә дә телим, шүрләтә дә. Болай дәвам итсә, алка киюне әнием төсле, кызыбыз үзе сораганчыга кадәр кичектерергә дә мөмкинмен әле. Бәлки чын шулай итәргәдер, ә? Ничек уйлыйсыз?
P.S. Бактың исә, белгечләр бу сорауга да җавапны күптән биргәннәр икән. Алар фикеренчә, колак тиштерүне 11 яшькә кадәр башкарырга кирәк. Өлкәнрәк вакытта исә җәрәхәт урынында ямьсез эзләр, шрамнар калу ихтималы бермә-бер арта ди.
Яшь әни язмаларыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев