Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Көзге каникулны ничек үткәрергә?

Әти-әниләргә киңәшләр

Әти-әниләргә киңәшләр

 

  1. Каникулны бала белән бергә үткәрергә тырышыгыз. Каникул вакытына туры китереп, яллар оештырып булса, бигрәк тә яхшы. Бергәләшеп зоопаркка, музей-театрларга, кинотеатрга, кафеларга барып, баланың укудан алган арганлыгын киметергә кирәк. Ерак булмаган сәяхәтләр дә уңай тәэсир итәчәк. Икенче чиреккә бала эмоциональ яктан ял итеп керергә тиеш.
  2. Каникулны актив үткәрергә тырышыгыз. Һава торышы матур булса, гаиләгез белән саф һавада берәр спорт төре белән шөгыльләнегез. Әгәр балагыз спорт белән мавыкмый икән, аквапаркка барудан ул барыбер баш тартмас.
  3. Каникул – әти-әнигә бала белән рәхәтләнеп аралашу өчен менә дигән мөмкинлек. Гадәттә, уку елы барышында аралашу күбрәк мәктәп, андагы дәресләр, билгеләр,  түгәрәкләр темасы белән бәйле булса, каникул чорында бу темаларны калдырып, гаилә белән бергә яраткан фильм карарга, өстәл уеннары уйнарга, бергәләп берәр тәмле ризык әзерләргә, рольләргә бүлеп маҗаралы китаплар укырга мөмкин.
  4. Ял ял белән, тик китап укудан да читләшергә ярамый. Балага мәктәп программасына карамаган, фантастик, тарихи китаплар уку  күпкә кызыклырак булачак. Укыган китап буенча рәсем ясарга, кул эшләре башкарырга да мөмкин.
  5. Планшет, телефоннарны дөрес итеп кулланган очракта, бала үзенә файдалы мәгълүмат та  туплый ала.  Шуңа да бала белән бергәләп  хайваннар, кешеләр турында кызыклы роликлар карау сабыйның кәефен күтәрәчәк.  Тарих, биология, физика, химия һәм башка фәннәр белән бәйле видеолар да аның белемнәрен арттыра гына.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев