Мәктәпләргә әллә ни булган...

Мәктәпләрдә акбур белән язу онытылып бара. Укучылар да “кара такта”да түгел, интерактив дигәнендә эшләргә ярата. Кәгазь журналларның да кирәге калмады. Әти-әниләр исә балаларының билгеләрен “электрон көндәлек”тән генә күзәтә. Кыскасы, заман мәктәпләре бер урында гына таптанмый. Инде хәзер сыйныф бүлмәләрен үзгәртмәкче булалар.

Совет мәктәбендә укыган ке­шеләр яхшы хәтерли булыр: башлангычта “безнең сыйныф иркен, якты һәм матур” дип инша яздыралар иде. Баксаң, сыйныф бүл­мәсе бик үк “дөрес” булмаган икән. “Бездә сыйныфлар дөрес төзелмәгән: алар барысы да турыпочмаклы. Укытучы иң түрдә тора, аның артында – такта. Укучылар рәт-рәт утыра. Аларны төркемләп эшләргә өйрәтсәк, уку нәтиҗәлерәк булачак. Бер урында гына таптанган укытучы бер ноктадан икенчесенә күчә алырмы? Бу – бүген иң авыр мәсь­әлә. Бездә эзләнә торган педагоглар да күп, – дип гаҗәп­ләндерде төбәкләрдә мәгарифне яңарту темасына багышланган  чарада Россия Хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец. – Бү­ген укытучының такта янында гына басып укытуын хупламыйбыз. Без нәкъ шундый система буенча укыдык. Ләкин бүген мәгариф системасы үзгәрде. Укы­тучының әйдәп баручы булуы, укучыларны командада эш­ләргә, аларның сәләтен үсте­рергә ­булышуы мөһим”.
“Бездә сыйныф бүлмәләре дә төрле”
Хөкүмәт Рәисе урынбасары үзе заманча сыйныф бүлмәсен квадрат рәвешендә күрә. Казандагы халыкара мәктәп директоры Нияз Гафиятуллин да аның фикере белән килешә. “Әй­терсең, Ольга Голодец бу сүз­ләрне безнең мәктәпне күздә тотып әйткән. Бездә бертөрле сыйныфлар юк. Коридорлар да башкача. Укытучы тели икән, компьютерлар куеп, дәресен шунда үткәрә ала. Лекцияләр уздыру өчен аерым урын бар. Ялгыз калырга теләгәннәргә махсус сыйныфлар булдырылган. Мәктәптә  белем генә түгел, күнекмәләр дә, киңлек тә мөһим, – ди ул. – Тик, билгеле, коры диварлар гына үзен­нән-үзе белем сыйфатын яхшыртмаячак. Укытучы да үз­гәрергә тиеш. Минемчә, Голо­дец­ның фикерен сыйныфлар түгәрәк яки өчпочмаклы булырга тиеш дип турыдан-туры кабул итәргә кирәкми. Аның фикерен искечә укыту алымнарыннан китәргә кирәк, дип аңлау дөрес булыр”.
“Алда гына басып тормыйбыз”
Бу сүзләр укытучыларны да уйланырга мәҗбүр итә. Мөгаен, һәрберсе үзенең дәресне ничек уздыруын бер кат  күз алдыннан үткәргәндер. “Бездә такта янында гына басып тору дигән нәрсә юк. Дәрестә йөрибез дә,  уйныйбыз да. Бала такта янында эш­ләгәндә, гомумән, артларында басып торам. Баланың күзе гел укытучыда гына булырга димә­гән бит. Балалар аерым партада утыра. Бу аларны мөстәкыйль­леккә өйрәтү өчен кирәк. Алар бер-берсе белән сөйләшә алмый, бары үз көчләренә генә таяна. Сыйныф сәгатьләрендә исә парталарны “түгәрәк өстәл” формасында тезәбез.  Күмәкләп эш­ләгәндә башкача үзгәртәбез”, – ди Казандагы инженерлык лицеенда белем бирүче Лилия  Әх­мәтшина. “Сыйныф бүлмәсе тү­гәрәк тә, өчпочмаклы да булырга мөмкин. Хикмәт аның формасында түгел, эчтәлегендә. Укытучы  дәресен  тирән эчтәлекле, тәрбияви итеп оештырырга тиеш. Утырып та, таянып та сөй­ләшергә була. Бу тәкъдим дөрес түгел. Бары игътибарны җәлеп итү өчен әйтелгән сүзләр”, – ди республиканың элеккеге мә­гариф министры Васил Гайфуллин.
“Күмәкләп эшләргә күптән өйрәндек”
Бер урында гына  басып укыту безнең укытучыларга хас нәрсә түгел. Аларны моңа азмы-күпме Сингапур системасы буенча да эшләргә өйрәттеләр. Хәзер укытучылар 45 минут буе сөй­ләми инде. Дөрес, аларга 10 минуттан артык сөйләргә дә ярамый. Укучыларның фикерен сораштырып өлгерергә дә кирәк. Ялгыш фикер әйткәннәргә дөрес түгел дип әйтергә дә ярамый.
Әмма Сингапур системасы яңалык түгел. Аңа кадәр Әхмәт Рәхимовның иҗади үсеш тех­но­логияләре буенча укытуга күч­кән мәктәпләребез дә бар иде. Балтач районындагы Салавыч мәктәбенең директор урынбасары Зөбәрҗәт Фатыйхова да сыйныф бүлмәсенең нинди булуы мөһим түгел дип саный. “2003 елдан бирле Рәхимов технологиясе буенча укытабыз. Ике партаны тоташтырып, 4 бала кара-каршы утырып, төркем­нәрдә эшли. Дәреснең асылы кабатлаулардан тора. Нәтиҗәдә белемне авыр үзләштергән бала да нәр­сәдер истә калдырырга тырыша. Контроль эшләрне гадәти сыйныфлардагы кебек үткә­рәбез. Укучылар психологик кир­тәләрне җи­ңәргә, үз фи­кер­ләрен әйтергә өйрәнде”, – ди ул.
Мәктәптәге үзгәрешләр әти-әниләргә дә ошап бетми. Әти-әниләр комитетлары берлеге Россия Президенты Владимир Путинга, бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилгә, Мә­гариф  министрлыгына мөрә­җә­гать иткән. Алар ватанпәрвәрлек тәрбияләгән милли белем системасын, рухи кыйммәтләрне, кыс­касы, элеккеге белем бирү системасын кире кайтаруны сорый. Бертуктаусыз үзгәрешләр белем бирү системасының җи­мере­лүенә китерә, дип язалар. Әти-әни­ләр­не барыннан да бигрәк бү­генге мәктәпнең хәтта гади белемне дә ныклап бирә алмавы борчый. Вуз мөгаллимнәре дә студентларның аңлый, яза, сөй­ләшә белмәвен тәнкыйтьли. Дө­рес, монда гаепне БДИга гына сылтап калдыру да дөрес түгел. Укыту ысулларын тәртипкә ки­терергә кирәк. Ә сыйныф бүл­мәсенең нинди булуында әти-әниләрнең әлегә эше юк.
Сәрия Мифтахова

//"Ватаным Татарстан"//

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: